|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2019 Спорт
"Кинәт башланды. Әйберләр дә җыярга өлгермәде" - 38 яшьлек Екатерина Гамова беренче тапкыр әни булганРоссиянең танылган волейболчысы, Казанның "Динамо" волейбол командасы составында алты сезон уйнаган Екатерина Гамова тәүге тапкыр әни булган. Катяга 38 яшь. 2012 елда ул кинооператор һәм продюсер - Светлана Дружининаның улы Михаил Мукасейга кияүгә чыккан иде. "Матбугат.ру" ачыклаганча, спортчының апасы һәм беренче тренеры Любовь Гамова журналистларга тулгакларның кинәт башлануы турында сөйләгән. Хәтта хастаханәгә әйберләр дә җыярга өлгермәгәннәр.
- Барысы да төнге берләрдә башланды. Тиз генә җыенып киттеләр. Берни дә алырга да өлгермәделәр, - ди Любовь Гамова.
Сабыйның буе 57см (Катя үзе 202 см), 4020 г авырлыкта. Хәзер бәхетле әти-әни яңа туган улларына исем сайлыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|