поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.09.2019 Мәгариф

Белем учагы сүнми янсын

Самарада оештырылган якшәмбе мәктәбендә иң беренче татар теле дәресе 1989 елның 9 сентябрендә Хәридә ханым Дашкина эшләгән 12 санлы кичке мәктәптә узган иде. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, якшәмбе мәктәбендә эшләгән һәм укыган милләттәшләребез бу вакыйганың утыз еллыгын билгеләп үттеләр.

Самара төбәге тарихчысы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары (ул шушы чараны үз инициативасы белән оештырды) Шамил Галимов татар якшәмбе мәктәбе ничек ачылу тарихын сөйләде. “1989 елның мартында “Туган тел” татар җәмгыятенең чираттагы утырышына 12 санлы эшче яшьләр мәктәбе директоры Хәридә ханым Дашкина килеп, татар якшәмбе мәктәбе оештырырга тәкъдим итте. Оешма активистлары Мансур Ямалетдинов, Равил Яһудин, Рәшит Абдуллов, Азат Надиров һәм башкалар җиң сызганып эшкә алындылар. Бүген бу изге гамәлдә актив катнашучыларны, беренче укытучыларны, беренче дәресләрне искә алу өчен җыелыштык”, - дип сөйләде ул. Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин шәһәребездә татар мәктәбен ачучыларга зур рәхмәтен белдерде.
 
- Һәр эшне башлап җибәрүе авыр. Кайда барырга, ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә? Шуңа да Самарада татар мәктәбен ачу зур батырлык, дип әйтер идем. Аллаһыга шөкер, Хәридә ханым Дашкинаның, милләт дип янып-көеп йөргән өлкә “Туган тел” татар җәм-гыяте активистларының бу эшләре дәвамлы булды.
 
Татар якшәмбе мәктәбендә дин дәресләре дә бар иде. Кайберәүләр Уфа һәм Казан мәдрәсәләренә кереп укуларын дәвам иттеләр.
 
Бүген дә арабызда милләтебезне, динебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып баручылар күбрәк булсын иде, - дип сөйләде мөфти.
 
Хәридә ханым Дашкина якшәмбе мәктәбен ачу чынлап та җиңел булмады, дип белдерде. “Китаплар, татар теле укытучылары юк иде. Үзем милли якшәмбе мәктәбе планын төзеп, аны район һәм шәһәр мәгариф органнарында расладым. Монда Куйбышев өлкә халык мәгарифе бүлеге хезмәткәре Дамир Гатинның ярдәме күп булды. Бик зур кыенлыклар белән якшәмбе мәктәбендә татар теле, тарихы, мәдәнияте һәм гарәп графикасын укыта башладык”, - дип искә алды ул. “Сез идея генә биреп калмыйча, барлык эшләрдә актив катнаштыгыз. Мәгариф өлкәсендә тәҗрибәгез булуы, әлбәттә, нык ярдәм итте. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары эшне нәрсәдән башларга белмиләр иде. Ә сез нинди язулар әзерләргә, нинди җиһазлар сатып алырга кирәклеген һәм башка күп оештыру эшләрендә ярдәм иттегез”, - дип Хәридә Габделҗан кызына рәхмәтен белдерде шул елларда өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе вазифасын башкарган Рәшит Абдуллов.
 
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров өлкәбездә татар милли мәгарифен торгызуның чишмә башында торучыларны энҗе бөртекләренә тиңләде. “Татар мәктәбе, мәчетебез төзелмәгән булса, бүген Самара татарлары нинди хәлдә булыр иде – билгесез. Кызганычка, бүген дә ана телен, гореф-гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә проблемалар бар. Быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә 30 ел тулды. Ноябрьдә оешманың юбилейлы җыелышын уздырып, анда өлкәбез районнарында, шәһәрләрендә булган “Туган тел” оешмалары әгъзаларын җыярга планлаштырабыз. Барлык проблемаларны уртага салып сөйләшергә, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләргә кирәк, дип уйлыйм. Оешма әгъзаларының күбесе инде өлкән яшьтә, ә яшьләр килергә бик теләмиләр. Шуны аңласыннар иде – милләтебезнең киләчәге алар кулында”, - дип сөйләде Ильяс Гомәр улы.
 
 
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат Надировның да чыгышы ялкынлы булды. “Россия Федерациясе Конституциясенең 68нче маддәсе илебездә яшәүче халыкларның үз телләрен саклау хокукын беркетә һәм аларны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли. Без үзебезнең шул хокукыбыздан файдаланабыз”, - дип сөйләде Азат Камил улы. Ул “Яктылык” мәктәбе укытучыларына һәм администрациясенә “Туган тел” оешмасы башлап җибәргән эшне дәвам итүләре, ана телен укытулары, милли тәрбия бирүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Мәктәп бинасын, аның өч катлы янкормасын төзүгә зур өлеш керткән “Прогресс-В” компанияләре төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин турында да җылы сүзләр әйтте.
 
Очрашуга якшәмбе мәктәбенең беренче укытучылары Әлфия Гыйниятуллина, Мария Шакирова, Риза Баһаутдинов, Нурзидә Фәйзуллина да килгәннәр. Алар беренче дәресләрнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр, төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Нурзидә Әхмәт кызы бүген “Яктылык” мәктәбендә татар телен укыта, якшәмбе мәктәбендә дә дәресләр алып бара. “Яктылык” мәктәбенең тагын бер татар теле укытучысы Фәния Гыйлаҗева бүген мәктәптә ана теле дәресләре ничек укытылуы, балаларның, төрле олимпиадаларда катнашып, дәрәҗәле урыннар алулары турында сөйләде.
 
Кичәдә беренче татар теле укытучылары Асия Сәйфетдинова, Минзакир Нуретдинов һәм Гөлнур Баһаутдинова, иске татар язуы белгече Минәхмәт Сәгыйров, музыка укытучылары Гүзәл Ямалетдинова, Радик Газизов, Альбина Мәхмүтова (Мамедалиева) турында да күп җылы сүзләр яңгырады. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Әхмәт Нәфыйгин “Яктылык” мәктәбенең истәлек китабын булдырырга һәм бу исемнәрне, хатирәләрне шунда язып куярга тәкъдим итте. Ильяс Шәкүров, бу фикерне хуплап, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе турында китап бастырырга кирәк диде.
 
Татар якшәмбе мәктәбенең беренче укучылары Асия Шәймарданова һәм Разия Гыйззәтуллина да хатирәләре белән уртак-лаштылар. Разия ханымның оныклары “Яктылык” татар мәктәбендә укыйлар икән. “Быел Наиләбез мәктәпне алтын медальгә тә-мамлады”, - дип сөйләде ул.
 
Ахырда Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов: “Самарада татар мәктәбен булдырган кешеләргә хөрмәтебезне белдереп, аларны зурлау өчен мөмкинлек булдырган чараны оештыручыларга зур рәхмәт”, - дип белдерде.
 
 

Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 15.09.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»