поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.09.2019 Дин

Динебез ислам файдасына булсын иде

Үткән атнада Ширяево авылы тавында куелган Канатлы барс сыны янында өлкә татар милли-мәдәни авто-номиясе һәм “Болгар мирасы” иҗтимагый оешмасы чираттагы тарих дәресен уздырган булсалар, иртәгә, як-шәмбе көнне, Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәчетенең ун еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Самарада борынгы болгар бабаларыбызның мирасын саклаучы - эшкуар Гомәр Батршин икәнлеген күпчелек татарлар беләдер. Ә менә шушы изге эшләрне эшләргә аны нәрсә этәргән соң?

- Гомәр әфәнде, Болгар дәүләтенең төньяк чигендә Канатлы барс сынын куеп, Зубчаниновка бистәсендә “Болгар мәчете”н төзеп, бәлки, җәмгыятькә нидер әйтергә теләгәнсездер? Ул сезнең туганнарыгыз рухына төзелгәнме, әллә борынгы баба-ларыбыз дәүләте истәлегенәме?
 
- Икесе дә булгандыр инде. Үзен татар дип санаган кеше язмышы борынгы болгар тарихына барып тоташа ул. Безнең гаилә тарихы да бик кызыклы һәм фаҗигале дә. Читадан Уфага кадәр таралып яшәгән Ситдыйковлар 1916 елга кадәр аяк киемнәре теккәннәр, мануфактура сатканнар, патша армиясен ашамлыклар белән тәэмин итеп торганнар. Революциядән соң әнинең әтисе Харис бабайны, раскулачивать итеп - төрмәгә, ә әбине һәм аларның сигез баласын Магнитогорск якларына эшкә җибәргәннәр. Менә шундый зур бәлагә тарган ата-бабаларыбызның, бер-берсенә ярдәм итешеп, тоткынлыктан котылуы, гомер буе ярдәмләшеп яшәве безгә, аларның оныкларына да, көч биргәндер, үрнәк булгандыр, дип уйлыйм.
 
Берничә елдан Харис бабай төрмәдән качу җаен таба һәм, башка эшлекле татарлар белән бергә, Урта Азиядәге алтын приискларына китә. Чөнки ул зур гаиләсен туган якларына кайтару өчен зур акча кирәк булуын яхшы аңлый. Анда эшләгән татарлар Үзбәкстаннан алтын комы алып кайтып, эретеп, Куйбышевка яисә Мәскәүгә илтеп сатып, туганнарын берәм-берәм тоткынлыктан чыгарганнар. Безнең бабай да шулай иткән.
 
Харис бабайның олы уллары Сөләйман, Зәки һәм Якуб Беренче Бөтендөнья сугышында катнашалар, Якуб абый сугыштан яраланып кайта. Нәкъ ул алтын комы бәясенә тоткынлыктан коткарылган әнисе белән сеңелесе Зәйнәпне Куйбышевка алып килә дә инде. Ә җиде яшьлек Рабиганы (минем әнине) иреккә чыгару хокукы алган тоткыннар кием-салым капчыгына салып алып кайталар. Шундый ысул белән тоткынлыктан алып кайтылган егермеләп баланы хәзерге Ботанический сад янындагы бер өй подвалында яшереп торганнар. Ата-аналары тернәкләнеп киткәч, балаларын килеп алганнар, ә алар урынына яңаларын китергәннәр...
 
 
Җиде яшьлек әнием шул подвалда ярты ел яши. Ә бу вакытта әтисе һәм инде өйләнгән ике абыйсы шул алтын комы акчасына Временный урамында өч өй салалар. Бабай яңа өйгә хатынын һәм кызлары Зәйнәп белән Рабиганы алып кайта, ә үзе озакламый бакыйлыкка күчә. Бу вакытта аңа нибары 41 яшь кенә була. Ә тагын ике елдан Икенче Бөтендөнья сугышы башлана. Олы абыйлар икесе дә сугышка китәләр, ә Якуб абыйны, Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында яраланган кешене, сугышка җибәрмиләр. Зәйнәп апабыз ФЗОда укый, ә әни унике яшеннән КАТЭК заводында сугыш өчен миналар ясый.
 
1943 елда Якуб абый сугыштан яраланып кайткан Сәетгәрәй исемле кеше белән таныша (ә бәлки элек тә таныш булганнардыр, ул кадәресен белмим инде) һәм туганлашырга сүз куешалар. Сәетгәрәйнең Мулланур исемле бертуган энесе дә бар икән. Яшьләрнең төрле катламнан булуына да карамыйлар, туганнар белән дә киңәшмиләр, тоталар да Рабиганы Мулланурга кияүгә бирәләр. Шулай итеп, беренче рөхсәтле никах 1949 елда минем әти белән әнигә укыла. Ә моңа кадәр егерме еллар чамасы Куйбышевта никах укырга рөхсәт булмаган. Бу җаваплы эшне Ибраһим мулла башкара. Ул сугыш вакытында татарларның дин йортларын таратмыйча тоткан батыр кешеләрнең берсе булган.
 
Ә әти белән әни Әлмәттә зур гына йорт салып керәләр, бер-бер артлы туган өч улларын үстерә башлыйлар. Тик бу никах озакка сузыла алмый. Чөнки әти ягыннан бабам да раскулаченный булып, ярты гомерен төрмәдә уздырган, аның малае да шул төрмә тирәсендә, төрмә йогынтысында үскән кеше. Түзеп-түзеп тә түземлеге беткәч, әни, өч баласын ияртеп, Куйбышевка кайта. Туганнар аңа ярдәм итәләр - фатир алырга булышалар, безне үстерешәләр. Хәер, әти белән араларыбыз беркайчан да өзелмәде, гомер буе аралашып яшәдек. Олы абыйларым икесе дә сәүдәгәрләр булып киттеләр, мин дә инде алар юлыннан киттем, дияргә була.
 
 
Мәктәптә яхшы укыдым, дип мактана алмыйм. «Ярар, укыйсың килми икән, бар, эшлә», - диде олы абыем. 4нче ГПЗ заводына кереп беравык эшләп караган идем - ошамады, машина төзү техникумына кереп ярты ел укып йөрдем – бу эш тә минеке түгеллеген аңладым. Карыйм, инде армиягә китәргә вакыт җиткән. Булмаса, хет шофер курслары бетерим инде дип, курслар тәмамладым. Хәер, аңа хәтле дә машина йөртә белә идем инде. Абыйны үз машинасында командировкаларга йөртүче дә мин булдым. Ә буш вакытта мотоциклыма атланып чаба идем. Почта маркалары җыю, алмашу, кыйбаткарак сату да минем мавыгуларымның берсе булды. Анда мине маркаларны альбомга яшереп тоту түгел, ә кыйбаткарак сатып, акча эшләү мәсьәләсе кызыксындыра иде. Ә инде Мәскәүдән мотоцикллар кайтарып сата башлагач, бу бала берәр машина астына барып кермәгәе дип, туганнар мине армиягә олактырдылар.
 
Армиядә Сызранның югары хәрби училищесын тәмамларга туры килсә дә, хәрби кеше булу мине кызыктырмады. Армиядән кайттым да кабат руль артына утырдым. Чөнки абыйның йогынтысына эләгәсем килмәде. Ул бит мине базарга ит чабучы итеп урнаштырырга теләгән иде. «Аннан сәүдә институтына кереп укырсың, кибет директоры булырсың», - дип теңкәмне корытты. Ә мин үз юлым белән барырга теләдем.
 
Гади шофер булып машинада йөрү, аңлыйсыз инде, кызык түгел иде. Тиз арада калым эшләү җае килеп чыкты һәм мин ике ел буе Урал, Татарстан, Башкириягә товар ташып, үземә машина сатып алдым һәм, хөкүмәт машинасын ташлап, шул ук товарны үз машынамда ташый башладым. Кыскасы, коммунистларның борын төбендә бизнес ясап яттым. Ә ул вакытларда спекуляция өчен ундүрт ел төрмә бирәләр иде бит. Ходай саклагандыр инде.
 
Шул арада 1985 ел да килеп җитте һәм миңа, кооператив оештырып, бизнесымны рәсмиләштерергә мөмкин булды. Анда инде коммерция талантым бөтенләй ачылып китте, дип әйтергә була. «Урожай» дип аталган кооператив оештырып җибәрдем һәм, Краснодардан бодай, арыш, карабодай сатып алып, эшкәртеп, сата башладым. Оешмамда йөзләп кеше эшли иде. Тик бу минем бизнесның бер өлеше генә иде. Иң керемлесе - эре көнбагыш чәчеп, аны Себер якларына илтеп сату иде. Авылы-авылы белән халык безнең көнбагышларны сатып баеды. Без дә, күмәртәләп сатучылар буларак, яхшы ук керем алып эшли идек. Соңрак мин төзү бизнесы белән мавыгып киттем һәм әлегә хәтле шунда эшлим. Улларым Сабир һәм Ибраһим, кызым Мәрьям бар.
 
 
 
- Гомәр Мулланурович, «Болгар мәчете»н салу тарихын да сөйләгез инде.
 
- Башта әниемнең туган авылы Иске Ибрайда мәчет салырга ниятләгән идем. Анда мәчет бар һәм башкасы кирәкми, дигәч, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин Зубчаниновкада мәчет салырга урын бар, диде. Һәм мин бу эшкә алындым. Аны әнием яисә әтием истәлегенә аларның исемнәре белән атарга кирәк, диючеләр булды. Ләкин мин бу мәчет бөтен болгар бабаларыбыз мирасы булып балкысын, дигән фикергә килдем һәм шулай атадым да..

- Проектын ясаучы кем булды соң?
 
- Гамәлдә - мин үзем. Ләкин, кагыйдә буенча, зур корылмаларны архитектор ясарга тиеш. Һәм, ярты миллион сум акча түләп, проектчы ялладык. Ул, минем план буенча, мәчетнең проектын ясап бирде. Төзелә-төзелә, ул проект киңәйде, югарыга үсте, һәм менә шундый матур мәчет килеп чыкты.
 
- Акча мәсьәләсе ничек хәл ителде? Гадәттә, мәчетләрне халык акчасына салалар бит. Сезгә ярдәм итүче булдымы?
 
- «Болгар мирасы» мәчете төзелеше 40 миллион сумнан да артыкка төште. «Прогресс-В» төзү компаниясе президенты Вазыйх Мөхәммәтшин ярдәме белән бер өлешен - 11 миллион сумны өлкә хөкүмәте бирде. Тагын бер миллион сум акчаны «Дуслар ярдәме» проекты буенча шәһәр эшкуарларыннан җыйдым. Мин ул миллионны үзем дә түли ала идем, әлбәттә. Тик бабамның әйткән сүзе бар иде - юллар, күперләр, мәчетләрне беркайчан бер кеше генә төзергә тиеш түгел. Сиңа ярдәм иткән кешеләрнең дә бит балалары, оныклары бардыр. Үскәч, бу мәчетне, яисә бу күперне минем әткәм төзергә булышкан, дип әйтерлекләре булсын, дип әйтеп калдырган. Хәер, бу бабам сүзе генә түгелдер, дип аңлыйм. Гомумән, татар халкы шулай эшли, һәм бу бик дөрес. Хәзер менә шул «Дуслар ярдәме» проектында катнашкан ун кешенең исемнәре мәчет диварына язып эленгән. Берничә мәртәбә аларның балалары, оныклары миңа шалтыратып: «Чыннан да минем әти (бабай) мәчет төзелешенә акча бирдеме?» - дип сорадылар. Минемчә, алар ата-бабалары өчен горурлык хисләре кичерәләрдер, дип уйлыйм.
 
- Соңгы сорау, Гомәр әфәнде. Сез мәхәллә, имам Расих Вакказов эшчәнлеге белән разыймы?
 
- Баштагы мәлләрне мәчеттәге кибетләрне чыгарып-чыгарып бәргән чаклар да булды. Чөнки мәчет эчендә сәүдә итәргә ярамаганлыгын балалар да белә. Тора-бара сабырландым. 2012 елда Идел буйлап сәяхәт итүем дә сәбәпче булгандыр, бәлки. Әс-терхан, Ярославль кебек зур шәһәрләрдә туктап, берничә көн андагы мәчетләрдәге эшчәнлекне күзәттем. Киләләр дә, намаз укыйлар да шуның белән тәмам. Ә безнең мәчеттә Расих хәзрәт актив эш алып бара, аның янында яшьләр мәш килеп эшләп йөриләр, укулар, төрле чаралар уздырыла. Кайттым да: “Безнең мәчетләрдә бар да яхшы”, - дип, башкача аның эшчәнлегенә кысылмый башладым. Кешеләр өчен төзедем мин аны. Ничек кирәк – шулай куллансыннар. Динебез ислам файдасына гына булсын иде.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 15.09.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»