• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 02 Апрель Ренат Акчурин
  • 02 Апрель Эльвира Хамматова
  • 02 Апрель Ләис Зөлкарнәй
  • 02 Апрель Наил Фәйзетдинов
  • 03 Апрель Рүзәл Әхмәдиев
  • 03 Апрель Ландыш Хөсәенова
  • 03 Апрель Фидарис Мортазин
  • 04 Апрель Руфия Рәхмәтуллина
  • 05 Апрель Гайнан Мөхәммәтҗанов (1940-2003)
  • 05 Апрель Ирек Мортазин
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар
  • Актаныш.тонировка бронь авто.89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150

 

 
Архив
 

               

14.09.2019 Мәдәният

Канатлы барс янында ачык дәрес

7 сентябрьдә Ширяево авылы янындагы тау битендә “Чыганаклар. Самара Җәясендә Болгар цивилизациясе” дип аталган туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде. Быел аны Татарстан президенты гранты акчасына өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Самара археологлары, тарихчылары 1920 елдан бирле Жигулевсктан ерак булмаган Муром шәһәрчегендә казыну эшләре алып баралар. Самара Җәясендә болгар бабаларыбызның көнкүреш әйберләре табылып тора һәм алар барысы да Х - XV гасырларда биредә болгар татарлары яшәвен дәлилли. Ул заманнарда Самара Җәясе болгар иленең көньяк чиге булган һәм бу культурага караган әйберләр, каберлекләр, корылмалар да Жигулевск, Валы, Винновка, Шелехметь, Манчиха, Белая Гора авыллары тирәсендә табыла. Димәк, болгарлар күчмә халыклар һөҗүменнән Идел елгасы белән ышыкланып, Самара Җәясе эчендә яшәгәннәр, ә сәүдә итү өчен көймәләрдә Иделнең аскы ягына да, өске ягына да йөзеп йөргәннәр.
 
2012 елда эшкуар Гомәр Батршин җитәкчелегендәге “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды болгар бабаларыбыз истәлегенә Канатлы барс монументын куйгач, аның янына экскурсияләр оештырыла иде. Озын булмаган тәнәфестән соң, быел да төрле милләттәге укытучылар, укучылар, галимнәр – барлыгы 230 кеше, өч теплоходка утырып, Канатлы барс янында узачак тарих дәресенә юл тоттылар.
 
Экскурсиянең үзенчәлеге дә бар – ул быел “Болгар мирасы” акчасына түгел, ә Татарстан президенты грантына үткәрелде. Чара өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланды.
 
 
Тарих дәресе теплоходларда ук башланды. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә туган тел җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, 2011 елда дөнья күргән “Булгарская цивилизация на Волге” китабы авторы Фәрит Шириязданов, тарихчы Тамара Ведерникова, туризм белгече Михаил Кржижевский, экскурсовод Зөлфия Таштабанова, археолог Анна Кочкина, Татарстан дәүләт университеты белгечләре - профессор, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, доцент Әскәр хаҗи Гатин Идел буе татарлары, борынгы Болгар цивилизациясе, аның Россия дәүләтенә йогынтысы турында бик кызыклы чыгышлар ясадылар.
 
Шушы дәресләр программасы, башлыча, яшьләр аудиториясе өчен эшләнгән иде. Чөнки күпчелек уку йортларында краеведение дәресләре керми, студентлар Урта Иделдә оешкан беренче Болгар дәүләте турында бернәрсә дә белми. Шуңа да ачык һавада, табигать кочагында үткән дәрес күңелләрендә озакка кала.
 
Биредә Фәрит Шириязданов төзегән “Булгарская цивилизация на Волге» китабы әһәмиятен дә билгеләп үтәсе килә. Ул танылган тарихчылар Г.М. Дәүләтшин, Ф.Ш. Хуҗинның саллы хезмәтләренең иң әһәмиятле өлешләрен үз эченә алган. Кем Болгар иле турында күбрәк белергә тели икән, китапханәләрдән шушы китапны табып укысын.
 
 
Теплоходлар Ширяево пристаненә килеп туктаганда, тау өстеннән татар музыкасы агыла иде инде. Микрофоннар, музыкаль бизәкләр булдыру эшен Жигулевск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Шәрәфетдинов һәм аның якташлары (алар Балыклы авылыннан) башкарып куйганнар иде. Аларның үзләренең “Вольница” дип аталган ансамбле дә бар һәм, бу чарада катнашып, Жигулевск егетләре бәйрәмне бик тә күтәрделәр. Ә чараны матур итеп Фәрзанә Мәхмүтова (мәрхүм Фәрхәд Мәхмүтовның кызы) алып барды. Үзенә шундый алмаш калдырган Фәрхәдкә - афәрин! Чибәр кыз татарча бик оста сөйли дә, җырлый да, нинди генә сорау бирсәң дә, югалып калмый.
 
Канатлы барс янындагы митингны Әнвәр Горланов ачып җибәрде. Талип хәзрәтнең ике телдә үткәрелгән вәгазе, губернатор администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова, Ширяево авыл җирлеге администрациясе консультанты Алевтина Кутявина, мәгариф министрлыгының Төньяк-көнбатыш идарәсе вәкиле чыгышлары татар оешмасы уздырган чараның аң-белем бирү ягыннан мөһим чара булуын ассызыкладылар. Шулай ук өстә атап үтелгән галимнәр биредә дә чыгыш ясадылар, дәлилләр китереп, бу җирләрдә болгар татарлары яшәп яткан, сәүдә иткән, корабларда йөзеп йөргән, дип сөйләделәр.
 
Дәрес тәмамлангач, мәктәптә тәнәфес була. Монда да халыкка ял бирелде. Кемдер Илья Репин музеен карарга китте, кемдер саргылт, кызгылт төс кергән урманнар белән хозурланды, таш чыгару штольнясына кереп югалды. Ә төш вакытында барысы да тау астындагы иркен кафеда җыелдылар, оештыручылар әзерләп куйган лагманны ашап, чәй эчтеләр.
 
Шул арада Яр Чаллының “Болгар” бию ансамбле дә килеп җитте, Тольятти татарларының милли-мәдәни автономиясе әгъзалары Идея Солтанова һәм Рамазан Шәриповның моңлы җырлары Иделгә кушылып акты. “Нефтяник” мәдәният сараенда шөгыльләнүче Илдар Шәрәфетдиновның “Вольница” ансамбле дә бик матур чыгыш ясады. Шушы ансамбльдәге рус егете Ширяево авылына багышлап гимн да язган икән. Ул аны гусли дип аталган уен коралында уйнап җырлады.
 
 
Гомумән, бу чарада катнашкан бер генә кеше дә: “Вакытымны әрәмгә уздырдым”, - дип әйтмәгәндер. Табигатьнең иң матур чорында Идел буйлап сәяхәт итү, саф һава иснәп кайту, бигрәк тә аң-белем ягыннан үсү тәнебезгә дә, миебезгә дә зарядка булды сыман. Без башка тарихны күрдек, борынгы заманнарга сәяхәт иттек. Кызганыч, бирегә экскурсияләр килгәндә, экскурсоводлар болгар цивилизациясе турында сөйләмиләр. Әллә белмиләр, әллә теләмиләр. Ә менә бүгенге чарада катнашкан 230 кеше, бүгеннән башлап, Идел буе тарихына башкарак мөнәсәбәттә булачак...
 
Икенче көнне өлкә татар автономиясе электрон адресына рәхмәт сүзләре ява башлады. Самараның 65 санлы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять дәресләре укытучы Марсель Гомәровның сүзләре шушы бөтен хәбәрләрне дә берләштерде бугай: “Рәхмәт, Шамил Хәйдәрович! Чакыруыгызга рәхмәт! Безнең укытучылар бик канәгать калдылар. Иртәгә бу турыда бөтен укучыларыбызга да сөйләрбез”, - диелгән анда. Карале, 230 гына түгел, йөз мең кеше Канатлы барс, болгар бабаларыбыз тарихы турында беләчәк икән бит. Рәхмәт сезгә, Гомәр Мулланурович, Әнвәр Имранович, Ильяс Гомәрович, Шамил Хәйдәрович, Фәрит Мөхәммәтнурович кебек милли җанлы, тарихыбызны белүче, милләтебезнең киләчәген кайтаручы кешеләр!
 
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
 
Руслан МОСТАФИН фотосурәтләре.

 

---
Бердәмлек
№ --- | 14.09.2019
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik