поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.05.2010 Шоу-бизнес

ЛИЛИАНА ИРНАЗАРОВА: «ТАТАРЧА ҖЫРЛЫЙСЫМ КИЛӘ»

Татар эстрадасының моңлы сандугачы Лилиана Ирназарова 2005 елда «Барс-Медиа» продюсерлык үзәге тарафыннан оештырылган «Йолдызлар фабрикасы» проектында җиңеп, зур сәхнәгә аяк басты. Бүгенге көндә ул тормыш иптәше белән Уфада яши. Ә шушы көннәрдә җырчы Казанда булып китте. Бу уңайдан Лилиананы «Intertat.ru» газетасы редакциясенә кунакка чакырып, аның белән әңгәмә кордык.

Лилиана, билгеле булганча, син яшьтән үк сәхнә өлкәсендә кайныйсың. Татар эстрадасында танылганчы, Айдар Галимов студиясендә эшләгән идең. Бу студиядә озак эшләргә туры килдеме?

 

– Айдар Галимов белән 3 ел матур гына эшләдек. Студиягә мин 2005 елның октябрендә кастингта катнашып эләккән идем. «Барс-Медиа»га да шул ук елны кастинг аша үттем. Бүгенге көндә «Барс-Медиа» белән хезмәттәшлек итәм, бергәләшеп матур җырлап иҗат итәбез.

 

Айдар Галимовның кайсы сыйфатларын үзең өчен үрнәк дип саныйсың?

 

– Аның яхшы сыйфатлары бик күп, аеруча тыйнак булуы сокландыра. Аңа кешене хөрмәт итү, кеше белән аралаша белү сыйфатлары хас. Мин студиягә эшкә килгәндә, миңа нибары 14 яшь иде. 14 яшьлек баланы төркемгә алу өчен зур җаваплылык кирәк, ә ул курыкмыйча мине үзенә алды. Бергә эшләү дәверендә ул миңа бик күп киңәшләр бирде, аның безгә тавыш күтәргәнен хәтерләмим.

 

Ни өчен аннан китергә булдың?

 

– Казанга укырга керү сәбәпле, бу эшемнән китергә туры килде. Хәзерге вакытта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының социаль-икътисади факультетында белем алам.

 

Кемнән күчкән икән сиңа җырлау сәләте?

 

– Әниемнең әтисе һәм әтиемнең әнисе җыр-моңга осталар. Мөгаен, аларга охшап моңлы бала булганмындыр. Мин махсус музыкаль белем алмадым, бу сәләтем табигатьтән килә.

 

Сине тыңлаучы аудиторияне кемнәр тәшкил итә? Җырларың кемнәргә багышлана?

 

– Җырларым өлкән яшьтәге кешеләргә, әти-әниләргә багышлана. Яшьләр өчен язылган мәхәббәт турындагы җырларым да бар. Аннан соң шуны да әйтергә кирәк, фаҗигале төстә якты дөньядан китеп барган абыема багышланган «Кайтам дип киттең» һәм әниемә атап язылган «Сагынуларга җаным түз генә» җырларын үзем иҗат иттем. Музыкага килгәндә, мин джаз, эстрада, халык җырларын – барысын да башкарам.

 

Үзең бу музыка юнәлешләренең кайсына өстенлек бирәсең?

 

– Джазга. Җырларымның күпчелеге шушы стильдә башкарыла.

 

Яшьләрнең күбесе берәр танылган җырчыга охшатып җырларга тырыша. Синдә бу күзәтелмиме?

 

– Кемдер минем җырлавымны Мәликәгә, икенчеләре – Вәсилә Фәттаховага охшата. Мин «шушы кешегә охшарга тырышыйм әле» дигән уйлар белән йөрмим, үзем булып калырга тырышам.

 

Җырлый алмаган вакытлар буламы?

 

– Була. Гадәттә, көнбагыш ашаганнан соң яисә кәеф булмаса, йокым туймаса җырлап булмый, тавышым чыкмый.

 

Башкортстан җирлегендә туып, Татарстанда җырлап йөрүеңә хыянәтче дип карамыйлармы?

 

– Мин үзем татар кызы, татар авылыннан. Туган ягым Дүртөйле районының Иске Баеш авылында урнашкан. Хыянәтче дигән сүзләр күп булды, моңа минем җавабым бер генә: Башкортстанда ни әйтсәң дә, башкортча җырлыйлар. Башкортча сөйләшә, җырлый белсәм дә, татарча җырлыйсым килә, күңелем Казанга тартыла.

 

Лилиана, синең өчен танылу мөһимме?

 

– Танылудан бигрәк, җырлавымның үзенчәлеген, тавышымның тембрын, җырларымның мәгънәсен, стилен тамашачыларга җиткерәсем килә. Танылган җырчылар дәрәҗәсенә менү өчен әле бик күп тырышырга кирәк. Мин йолдызчыкның йолдызчыгы гына әле.

 

Күптән түгел генә кияүгә чыгып, Уфага күчендең. Казан-Уфа арасы якын түгел, һәрвакыт юлда йөрү ялыктыра торгандыр?

– Ике атнага 3-4 көн Казанда булабыз. Инде хәзер эшем дә монда булгач, Казанга күченергә уйладык. Уфадагы фатирны сатып, Казаннан фатир сатып алырга ниятләп торабыз.

Артист кеше һәрвакыт юлда, иреңнең моңа мөнәсәбәте ничек?

 

– Ирем иминиятләштерү оешмасында җитәкче булып эшли. Аңа да еш кына командировкаларга барырга туры килә, шуңа күрә ул мине бик яхшы аңлый.

 

Иҗатыңа, үзеңә мөкиббән булган егетләрдән мәхәббәт хатлары килмиме?

 

– Башта булды андый хәлләр. Әмма кияүгә чыккач, радиоларда, газета-журналларда «кияүгә чыктым, иремне яратам» дип интервьюлар бирә башладым. Шуннан соң егетләр әкренләп юкка чыкты. Дөресен генә әйткәндә, мин ир-фанатларның артык күп булуын теләмәс идем. Чөнки алар булмаса, борчучы кеше булмый, димәк, баш та юкка авыртмый дигән сүз.

 

Лилиана, кияүгә чыккач, ягъни зур тормышка аяк баскач, дөньяга карашың үзгәрдеме?

 

– Әлбәттә. Мин хәзер үземдә зур җаваплылык тоя башладым. Тизрәк өйгә кайтып, ашарга пешерергә ашыгам. Иремнең күлмәкләрен үтүкләп, элеп куярга кирәк дигән уйлар кайный башымда. Биш минут саен ирең турында уйлыйсың, аны кайгыртасың. Ягъни, тормышка чыккач, кешене бөтенләй башка мәсьәләләр борчый башлый икән.

 

Хатын-кыз буларак, әле кияүгә чыкмаган кызларга нинди киңәшләр бирер идең?

 

– Үзеңә тиң ярны эзләргә кирәк түгел. Язмышыңа язылган булса, иртәме-соңмы – Аллаһы Тәгалә барыбер кавыштыра. Кайбер кызлар матур киемнәрен киеп, егетләр «ауларга» чыгып китә. Андый кызларны аңламыйм мин. Ходай кушса, ничек бизәнсәң дә, ничек киенсәң дә, ул кеше барыбер синеке булачак. Ирем белән танышу тарихы да кызыклы булды. Айдар Галимов концертына килде ул, ә кулында билеты юк иде. Мин вахтада «чакыру» язып утыра идем. Мине күрде дә, шул чакыруны сатуны үтенә башлады. Мин, әлбәттә, сатмыйм, дидем. Ә ул һаман үзсүзләнеп каршымда басып торды. Шуннан соң мин аны урын табып залга утырттым. Акча алмагач, «Ничек рәхмәт әйтим соң?», ди. «Концерттан соң яныма килеп, ошадымы юкмы икәнен әйтерсез», дидем. Килде, сөйләшеп киттек, очраша башладык. Шулай итеп, 2 ел дәвамында очрашканнан соң, өйләнешеп тә куйдык.

 

Ничә бала алып кайтырга уйлыйсыз?

 

– Өч бала алып кайтырга исәп, Алла бирса.

 

Әңгәмәң өчен рәхмәт, Лилиана!


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»