|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2019 Сәясәт
Министр Марат Әхмәтовның Дәүләт Советында кем кәнәфиенә утырачагы билгеле6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайланган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов соңгы 15 елда Римма Ратникова җитәкләгән парламент вице-спикеры вазыйфасын биләячәк. Бу хакта закон чыгару органында берничә чыганакка сылтама белән "Коммерсантъ" яза. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Римма Ратникова бу мәгълүматны раслаган.
"Мин вице-спикер вазыйфасына дәгъва кылмыйм", — дигән ул.
Газетаның әңгәмәдәшләре раслаганча, Ратникова даими нигездә парламентарий булып калырга мөмкин. Марат Әхмәтов исә 2016 елда Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланып, аннары мандаттан баш тарткан иде.
Ул вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрның Мәскәүгә китү-китмәве турында: «Шундый тәҗрибәле кешегә берни дә тәкъдим итмәделәр, ә гади депутат буларак кына җибәрергә — бу дөрес булмас иде», — дип аңлатты.
--- |
Иң күп укылган
|