|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2019 Хәвеф-хәтәр
Ут капкан самолет пассажирлары якыннары белән саубуллашып калырга өлгергәнSwoop авиакомпаниясе самолеты двигателенә кыр казлары килеп кереп ут капканнан соң, андагы пассажирларның күбесе телефоннан якыннары белән саубуллашырга өлгергән. Авиалайнер 11 сентябрь көнне гадәттән тыш хәлгә юлыккан, аның Эдмонтонга очышы булган. Самолет двигателе бер төркем кыр казларын суырып алган, пассажирлар иллюминатордан чыккан ялкынны күргәннәр һәм үзләренең якыннарына саубуллашу хатлары да җибәрергә өлгергән булганнар. Күпләр моның соңгы очыш булуына инанган.
Тик бәхеткә каршы, самолет вакытында уңышлы гына җиргә төшеп утырган һәм бөтен пассажирлар да исән калганнар. Алар шулай ук билет өчен тотылган чыгымнарын да кире кайтарып алганнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|