поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.06.2008 Җәмгыять

ТУГАН КӨН ШУЛАЙ ҮТТЕ

Май — бәйрәмнәргә бай ай гына түгел, кызу эш чоры да. Хезмәтләре белән халык күңеленә үтеп кергән шәхесләрне дә биргән әле ул. 1е — журналист, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, язучы Вакыйф Нуруллин, 6сы — шагыйрь Ренат Харис, 9ы —җырчы ИлСаф, 11е — Рөстәм Закиров, 14е — тарихчы Рафаэль Мостафин, 21е — режиссер Фәрит Бикчәнтәев, 22се — Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, 23е — композитор Фасил әхмәт, 24е — сәясәтче Индус Таһиров, җырчы Хәмдүнә Тимергалиева, 27се — Зөлфия Шакирова, 29ы Гөлнара Тимерҗанова туган.

 

Ренат ХАРИС:

— Мин туган көнемне ике тапкыр бәйрәм итәм: 29 апрельдә һәм 6 майда. Соңгысы паспорт буенча. Беренче көнне якыннарым, икенче көнне дуслар белән билгелим.

Бүләккә килгәндә, аны күбрәк бирергә яратам. Кешедән алганда уңайсызланам. Гомер бәйрәмем көнне хатыным Лилия иртән базарга чыгып, мин яраткан ак яки сары төстәге чәчәк алып кайта. Шуннан да зур бүләк юк.

Аннан соң һәр туган көнемдә истәлеккә шигырь язам.  

 

Фәрит БИКЧӘНТӘЕВ:

— Мин тыйнак кеше, шау-гөр килеп туган көн уздырырга ярат- мыйм. Бу көнне хатыным Люция гадәти табын кора. Мин яраткан “Керпе” кәтлитен пешерә. әлбәттә, торт алабыз. Котларга килүчеләр гел була анысы.

Иң истә калган туган көн дип, 25 яшемне атыйм. Ул вакытта армия сафларында, Калининград өлкәсендә идем. Май ахыры булуга карамастан, ишеп-ишеп кар яуды.

Быел хатыным белән улым җәйге кием-салым бирделәр. Мин юк кына әйберне дә зур бүләк төсле кабул итәм. Бала-чага кебек чын күңелдән сөенәм.

 

Зөлфия ШАКИРОВА:

— Быел туган көнемне үткәрмәдем. Төнлә юлга чыгасы булгач (Башкортостанга кайтабыз), көне буе эш белән мәшгуль идем. Паспортта мине 5 июньдә туган дип язганнар, котлап өйгә килүчеләр булачак әле. Әмма мин гомер бәйрәмемне билгеләргә яратмыйм, ул көнне күңелемә бик моңсу була. Ә менә Җәвитем белән улларымның туган көненә бик теләп әзерләнәм.

Туган көнемдә таңнан торып иң беренче Җәвитем тәбрик итте, чәчәк бирде. Аннан улларым котлады. Ирем миңа алтын әйберләре бүләк итүне хуп күрә. Бу юлы бриллианттан ясалган комплект тапшырды.

Мин көндезге сәгать дүрттә туганмын. Нәкъ шул вакытта әнием шалтыратты. 81 яшьтә булуына карамастан, хәтере яхшы.

Минем өчен иң зур бүләк — сәламәтлек. ә иң истәлекле әйбер — күмер самавыры. Аны берничә ел элек әнием бирде. әле дә кадерләп саклыйм. Мунча кереп чыккач, шикәр белән күмер самавырыннан чәй эчәргә яратам.

 

Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА:

— Туган көнне үткәрергә яратмасам да, сәнгать кешесе, дус-ишләр күп булгач, бәйрәм итәргә туры килә. Быел табигатькә чыктык. Уха пешердек, кунакларны бәлеш белән сыйладым һәм, мәрхүм әтием өйрәткәнчә, карлыган яфрагы, сөт салып, учакта чәй кайнаттым.

Кайберәүләр ялгышып 26 майда тәбрик итте. Үземә бүләк ясарга уйладым. “Тойота ярис” машинасы сатып алдым. Ә иң истәлекле бүләк 29 яшемдә булды. Ирем Илдар 29 гөлчәчәк биргән иде.

 

ИЛСАФ:

— Мин Җиңү көнендә дөньяга килгәнмен. Мәктәптә укыганда бу көнне ветераннар алдында чыгыш ясый идем. Хәзер дә еш кына концерт вакытына туры килә.

Быел исә гаилә дусларыбыз белән Казандагы бер ресторанга бардык. Нинди генә ризыклардан авыз итсәк тә, хатыным Миләүшә әзерләгән кебек тәмле “Тун” салаты юк иде. Ул аны биек итеп ясый.

Кечкенә чакта әти-әнием туган көнемә Кубан гармуны бүләк иткән иде.


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 30.05.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»