поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.05.2010 Җәмгыять

АРМИЯГӘ ...ЯЛГА

Тарихтан мәгълүм булганча, элек патша армиясендә солдат 25 ел хезмәт иткән. Россиядә бүген хәрби хезмәт вакыты – 1 ел. Оборона министрлыгы хәрби хезмәт көннәрен тагын да киметергә ниятли.

Россия Федерациясе оборона министры Анатолий Сердюков күптән түгел иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашты. Министр белдергәнчә, хәрби частьләрдә шактый гына яңалыклар көтелә. Аларның кайберләре инде быел ук гамәлгә ашырылачак. Хәрби хезмәткә чакырылыш солдатларына шимбә һәм якшәмбе ял биреләчәк. Алар гражданнар киемендә увольнениегә чыга алачак. Ләкин үзеңне тәртипле тотарга кирәк, билгеләнгән кагыйдәләрне бозсаң, увольнениедән колак кагасың. Ерак хәрби частьләрдә хезмәт итүче солдатларның шимбә көннәре отпуск хисабына җыелып бара. Моңа якшәмбе керми, чөнки ул армиядә болай да ял көне.

 

Иртән тору (подъем) 6.00 сәгатьтән – 7.00гә, йокларга яту (отбой) 22.00 сәгатьтән 23.00гә күчерәлә. Төшке аштан соң 1 сәгать ял.

 

Армиядә контракт тәртибендә хезмәт итүче рядовойлар һәм сержантлар санын 150 меңнән 90-100 мең кешегә калдыру күздә тотыла. Контрактчылар уртача 8-10 мең сум хезмәт хакы ала. Сан ягыннан кыскартылганнан соң контракттагы рядовойларга һәм сержантларга хезмәт хакы бермә-бер арттырылачак.

 

Солдатларга мондый ташламалар ата-ана өчен дә куанычлы кебек. Хәрби хезмәт, гәрчә, бер генә ел булса да, газиз балаң сагындыра, борчуга сала. Ә болай ул атна саен гаиләсенә яки өенә кайтып-китеп йөри алачак. Үзе туган шәһәрендә хезмәт итсә, әлбәттә.

 

Армиядә кертеләчәк яңалыкка карата төрле категориядәге кешеләрнең мөнәсәбәтләрен белештем.

 

– Хәрби һава көчләрендә 30 ел хезмәт иттем, – диде отставкадагы полковник Рифкать Садыйков. Миңа АКШ хәрби частьләрендә дә булырга туры килде, аларда увольнениеләр электән тәртипкә салынган. Безнең армиядә дә шимбә һәм якшәмбене ял көне тәртибендә кертелүне хуплыйм. Солдат егетләр гаиләләренә кайтып, ял итеп килсеннәр, кызлар белән очрашсыннар. Хәзер бит армиядә хатын-кызлар да күп, аларга да гаиләләрендә булу, гадәти тормыштагыча ир-атлар белән очрашу кирәк. Чөнки казарма тормышы психологик яктан гаять тә авыр ул, аннан бушану бик әһәмиятле.

 

Татарстан Хәрби комиссариатының матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Логачев: «Россия оборона министры әйткән икән, димәк, эш гамәлгә ашырылачак. Ләкин әлегә республика Хәрби комиссариатына рәсми күрсәтмәләр килмәде. Шунлыктан өстәмә мәгълүматларыбыз юк», – дип, җавапны кыска тотты.

 

Психология фәннәре кандидаты, доцент Рамил Гарифуллин: «Армиядә кертергә җыенылучы бу «кагыйдәләр» Россиянең тотрыксызлыгы, Көнбатышка ярарга тырышуы билгесе минемчә. Коммерция бизнес-планы дигән төшенчә бар. Сәүдәдә шимбә һәм якшәмбедә иң күп табыш керә. Солдат шәһәргә чыккач нишли? Ашый һәм, әлбәттә, аракы эчә. Коммерция структуралары инде солдат акчасын да каерып алачаклар.

 

Безнең армиядә һаман «муштра» хөкем сөрә. СССРдан бирле килә бу хәл. Ләкин солдатны сафка бастырып күпме маршировать иттерергә була?! Хәзер мәгълүмати технологияләр заманы, безне Көнбатыш технологияләре кысрыклады, ә үзебезнеке ташландыкка әйләндерелде. Россиядә эшсезлек болай да кискен мәсьәлә, инде контракттагыларны да эшсезләр исемлегенә кертәләр болай булгач. Мин солдатларны шимбә көнне дә шәһәргә җибәреп, акчаларын теләсә нәрсәгә туздырып йөрүләренә ирек куюны хупламыйм. Әнә, югары технологияләргә өйрәнсеннәр», – дип белдерде.

 

Психолог Гарифуллинның фикере Россия оборона министры Сердюковныкына беркадәр аваздаш. «Контрактта хезмәт итүчеләрне күпләп тотуның зарурлыгы юк. Армиядәге хәзерге техника бик кыйммәтле һәм катлаулы. Хәрби хезмәттә калган контрактчылар югары технологияләргә ныклап өйрәтеләчәк», – диде Анатолий Сердюков.

 

Армиядән чакырылыш срогын яңа гына тутырып кайткан Казан егете ефрейтор Фәрит Хәмидуллин солдатларга якшәмбе көненә шимбәнең дә ял буларак өстәләчәген хуплар дип ышанган идем. Тик ул бөтенләй киресенчә җавап кайтарды.

 

– Армиягә баргач 1 ай «учебка»да буласың. Шуннан соң төрле хәрби частьләргә тараталар. «Учебка»да билгеле бер юнәлеш буенча өйрәнсәң дә, яңа билгеләнгән хәрби частеңдә сиңа техниканы яки аппаратураны барыбер ышанып тапшырмыйлар, кабат 3 ай укыталар, өйрәтәләр. Шулай болганып йөри торгач, чын хәрби хезмәткә 4-5 ай вакыт кала. «Учебка»ны аны, кайсы частькә билгеләнсәң – шунда үткәрсеннәр иде. Коллективка да ияләшәсең, бер әйберне кабат укып вакыт та әрәм итмисең, – диде Фәрит. – Армиядә якшәмбе – ял, Ант кабул иткәч ял. Инде шимбә дә ял булса, хәрби техниканы өйрәнергә ничә генә көн кала соң. 1,5-2 ел хәрби хезмәт вакытында, офицерлардан тыш, өлкән солдатлар да яңа чакырылыштагыларны армия тәртипләренә, техникага өйрәткәннәр. Яшь солдатларны яхшы өйрәтсә, аңа кече сержант, сержант дәрәҗәсе бирелгән, отпускасына көннәр өстәлгән. Хәзер армиядә остазлык юк, чөнки өлкән солдат 2-3 айдан болай да срогын тутырып кайтып китәсен белә, шунлыктан яңа чакырылыштан килгән яшьләрне өйрәтеп мәшәкатьләнми.

 

– Мин күбрәк Совет чорында, ягъни социалистик армиядә хезмәт иттем. Ул вакытта күңелләрдә ватанпәрвәрлек хисе көчле, милләтара дуслык әйбәт иде, – дип фикерен дәвам итте отставкадагы хәрби полковник Рифкать Садыйков. – Россиядә хәзер капиталистик армия, ә капитализмда алгы планда – акча.

 

Полковникның сүзләре мине шактый борчулы уйларга этәрде. Ялланган армия ышанычлы була аламы икән ул? Хәтерләвебезчә, Гыйрак армиясе АКШ гаскәрләренә әллә ни каршылык күрсәтмәде, Грузия хәрбиләре техникаларын, шәхси коралларын ташлап качты, ә Кыргызстан армиясе бәреп төшерелгән рәсми хакимиятне яклап, коралга да ябышмады хәтта.

 

Россиядә элек дворяннар хәрби хезмәтне дәрәҗә санаган. Бүгенге байлар исә армиягә баруны түбәнчелек сыйфатында кабул итә. Армиядәге хәерче, гади эшче-хезмәткәр баласы (солдат) күңелендә нинди каршылыклы уйлар кайнаганын чамалавы кыен түгел.

 

Психолог Рамил Гарифуллин: «Безнең армиянең бүген тәгаен идеясе, бурычы юк. Димәк, офицерларның да бурычы юк. АКШ та, шулай ук Европа да Россия армиясенең көчле булуын теләми. Безгә көнбатыштан тәкъдим ителүче астыртын тәкъдимнәргә алданмаска, армиябезнең куәтен саклап калырга кирәк. Армия икән, ул армия булырга, катгый тәртиптә тотылырга тиеш», – диде.

 

Кызганыч ки, әлегә без тәртипне йомшартканнан-йомшарта барабыз шикелле. Армиядә «ял» итеп кайту күңелле, әлбәттә, ләкин илгә хәвеф янаса, дошманны уйнап кына җиңеп булырмы икән?


Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»