|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2019 Криминал
Игътибар! Төрмәдән җинаятьче качканҖинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге хөкем ителүче Костылев Александр Витальевичны эзли. Кыскача белешмә: 1973 елгы, Туймазы шәһәреннән, Уфа шәһәрендәге 9 санлы холык төзәтү колониясендә хөкем вакытын үткәргән. 9 сентябрь көнне колоние-поселениедән үз белдеге белән чыгып киткән.
2017 елның гыйнвар аенда 4 ел да 7 айга ирегеннән мәхрүм ителгән, 2021 елда иреккә чыгарга тиеш булган.
Хөкем ителүчене танып, аның кайдалыгын белүчеләр булса 8 (347) 250-64-21, 8-917-753-57-77 телефонына шалтыратулары сорала.
Автор : Эльвира Әсәдуллина әзерләде
Чыганак: Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең матбугат хезмәте
Фото: Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең матбугат хезмәте
--- |
Иң күп укылган
|