|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2019 Мәдәният
Ваһапов фестивале матбугат конференциясе үткәрә11 сентябрь көнне Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яңа концерт сезонына багышланган матбугат конференциясе үткәрә. Очрашуда фестивальнең яңа проектлары турында сүз барачак: - “Илһам Шакиров ядкәре” ;
- “Яңа татар җыры” конкурсы;
- Ваһапов фестивален Италиядә тәкъдим итү;
- “Гөлсирин һәм Азат туеның дәвамы”...
- Ваһаповфестның яшь җырчысы Зәлилә.
Матбугат чарасында фестивальнең Кайгыртучылар Советы рәисе, Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов һәм фестиваль лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә катнашачак.
Вакыты: 2019 елның 11 сентябре, 11:00.
Урыны: Казан шәһәре, “Шаляпин палас” кунакханәсе, 2 кат, “Толстой” залы.
Очрашу түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
11:00-11:45 – Матбугат конференциясе;
11:45-12:30 – Төшке аш форматында аралашу.
Элемтә өчен:
- 8(843) 293-27-11, +7 960 048 59 94 (Айдар Салимов)
- 8(843) 293-27-13 (Зөлфирә)
Катнашуыгыз хакында алдан хәбәр көтәбез.
--- |
Иң күп укылган
|