поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
08.09.2019 Җәмгыять

Меңәрләгән кеше үсмерне үлемнән коткарып кала

Британиянең Зур Манчестер графлыгындагы Болтон шәһәрендә бер малай бик авыр чирдән интегә. Көннәрдән беркөнне ул таныш булмаган кешеләрдән 3 меңнән артык открытка ала. 13 яшьлек Рис Уильямс (Rhys Williams) буллез эпидермолиз авыруыннан интегә. Тумыштан килгән бу чир нәтиҗәсендә тән тиресе бик тиз яраланучан һәм җәрәхәтләнүчән була.

Хәтта кием кигән вакытта да тән тиресе бозыла, кабарып чыга, эрозияләр барлыкка килә. Тирегә зыян килмәсен өчен кул-аякларны бинт белән урарга туры килә. Су җыелган шешләрне даими җентекләп эшкәртү кирәк, югыйсә алар чиләнеп торган ярага әйләнәчәк. 
 
Ниндидер моментта үсмер көне-төне бәйләвечләрдә йөрүдән арыган да, суицид хакында уйлана башлаган. Әнисенә дә бу хакта әйткән. Куркынган ана малаен дәртләндерү ысулы уйлап тапкан. Ул үзенең Facebook кулланучыларын малайның 14 яшенә открыткалар җибәрүне сораган. 
 
Пост тиз арада вируслыга әйләнә, берничә көн эчендә малайга бөтен дөньядан (хәтта Катар, Чили, АКШтан) 3 меңнән артык открытка килә. Алар шулкадәр күп була ки, Уильямслар йортына бары тик шушы Рис өчен генә тәгаенләнгән хатлар тулы почта фургоны җибәрәләр. 
 
Рисның әнисе Таня (Tanya) улының чиксез бәхетле булуын белдерә. Рис дусты белән һәрбер открытканы укыган. “Искитмәле хәл. Миңа Facebook-та һаман меңәрләгән хәбәрләр килә, кешеләр ишек төбенә открыткалар салып китә, улым Риска хатлар тулы бер почта фургоны килде”, - ди күңеле тулган әни кеше. 
 
Сәламәт кешеләр никадәр бәхетле икәнлекләрен һәм кайчагында таныш булмаган кешене дә дәртләндереп, куркыныч адымнан саклый алганнарын аңласын иде. Бер җылы сүз җитә... Онытмагыз шуны...
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Tanya Williams-ның Facebook-тагы битеннән.

---
Өмет
№ --- | 08.09.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе