|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2019 Мәдәният
Айгөл һәм Әмир Фазыйловларга ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты узачак14 сентябрьдә Г.Тукай исеменндәге Татар дәүләт филармониясе скверында Хәйрия концерты була. Татар филармониясе скверында Хәйрия концертлары 2014 елдан бирле уздырыла. Филармониянең барлык коллективлары –ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры,ТРФилармонияджаз оркестры, ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Филармониянең музыкаль- әдәби лекторие катнашында узучы әлеге концертлар инде традициягә әйләнде. 2018 елдаХәйри концертлары тагы да зуррак масштабта –филармония коллективларыһәм филармониянең сәхнә ветераннарын туплаган «Илһамият» клубы, «Балкыш» фестивале лауреатлары, «Ла Примавера» оркестры, дистәләгән татар эстрадасы йолдызлары катнашында узды.2014 елдан алып уздырылучы Хәйрия концертлары вакытында җыелган акчалар ярдәмгә мохтаҗ балаларга, ятимнәр һәм инвалидлар йортларына тапшырылды. 2019 елның 14 сентябрендә Татар филармониясе скверында узачак Хәйрия концертынконцерт-эстафета дип атарга мөмкин. 14 сәгатьтә сәхнәгә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры чыга. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер – Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков. Оркестр инициативаны Филармониянең музыкаль-әдәби лекториена тапшыра. Лекторийның сәнгать җитәкчесе –Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев. Лекторий солистлары чыгышыннан соң концертны популяр джаз музыкасы белән Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры дәвам итәчәк. Оркестрның сәнгать җитәкчесе – Сергей Васильев. Хәйрия концерты Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы белән тәмамлана. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов. Концерт вакытында кызыклы викториналар, конкурслар уздырылачак, филармония концертларына билетлар уйнатылачак. Шулай ук Татар филармониясенең балалар өчен әзерләнгән музыкаль программалары геройлары белән фотога төшү дә мөмкин булыр.
Концерт вакытында сәхнә алдынамахсус тартма куела, чыгыш ясаучы артистлар, тамашачылар акчаны әлеге тартмага салачаклар. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итәргә хаклы. Җыелган акча Айгөл һәм Әмир Фазыйловлар гаиләсенә тапшырыла. Айгөл авыр онкологик чир белән көрәшә. Улы Әмир быел 1нче сыйныфука укырга керде, ханым улын ялгызы тәрбияли.
--- |
Иң күп укылган
|