|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда ЮХИДИ закон бозучыларга каршы яңа ысул кулланып көрәшә башлыйКаршы як полосага чыгу аркасында барлыкка килгән юл-транспорт һәлакәтләре иң авырлардан булып санала. Әйтик, ел башыннан Татарстанда шундый 124 фаҗига булган, аларда 22 кеше үлгән һәм 210 кеше җәрәхәт алган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Дәүләт автоинспекциясе яңа профилактика ысулларын куллануга керешә. Мәсәлән, шундый яңа чараларның берсе - Росгвардия Татарстан авиация отряды аэростаты, дип яза МК-Казань.
Аэростат авария куркынычы зур булган юл участоклары өстендә очып, узып китү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Камералар вакыйга урынын һәрьяклап берничә километр радиуста терки.
Бер генә көндә, 5 сентябрьдә, каршы як полосага чыгу белән бәйле 12 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Кагыйдә бозучыларга карата административ җәзадан алып 4-6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|