поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.05.2010 Авыл

МАЛ КАРАУЧЫНЫ ТҮБӘНСЕТҮ ҖИҢЕЛ УЛ

Сәясәткә бик катышасым килмәсә дә, бу хәтле кабәхәтлеккә чыдар чамам калмады. Бакча башындагы ябалдашы болытларга тиеп торган тирәкнең өске ботагына кадәр менеп, бар дөньяга кычкырасы килә: – Яшисем килми минем бу илдә!

Үз халкын яклый белмәгән, үзләре турында гына кайгыртып яшәгән җитәкчеләр, аз гына намуслары булса, инде күптән урыннарыннан китәргә тиешләр. Хәзер бит аларны сайлап азапланасы да түгел, ата үлгәндә төп нигезне төпчек улына калдырган кебек, җитәкче булачак дәүләт башлыгын үзе сайлап куя. Әйтерсең, халык бөтенләй юк. Хәер, үзебез дә шул... Баштарак алдагы җитәкченең этеннән алып бетенә кадәр яздылар, күрсәттеләр. Яңасы әле кәнәфигә утырырга өлгермәде, инде тотындылар аның турында чәйнәргә: укыганда нинди кызык сүз әйткән, әтисе сәгать ничәдә почмакка бастырган... Бик туры сүзле бер авторыбыз белеп язды: “Атасыз балалар җитәкчелеккә үрмәли алмады, анда әтиләре канаты астында үскән әрсезләр генә менә алды”, – дип. Туган җире, авылы, районы өчен, чыннан да, нидер эшләгән, биләгән постын халык мәнфәгатьләре өчен дә файдаланган, көн-төн юлдан кайтып кермәгән кеше турында гомереңдә бер язасың һәм ниләр генә ишетмисең! Төкергәнем бар иде минем Путин этенә, Медведевның хомягына – болай да беләм ул эт белән хомякның миннән рәхәт, яхшы яшәгәннәрен, язмасалар да беләм ул ашаганны гомердә ашый алмаячагымны. Ике улымны өйдә ялгыз тапканымны, ә Путин эте балалар алдыннан ике академик белән югары белемле өч ветврачның туктаусыз кизү торганнарын да беләм. Шту син, көчеге аркылы килеп, эте үлеп китсә, шул кайгыдан Володябызга ул-бу булса, безнең “дошманнарны” бәдрәфтә манчучыбыз да калмаячак бит...

 

Ярар, чукынып китсен этләре. Йөрәгемне бозган башка нәрсәләр турында языйм әле. Безгә Алла юк дип еллар буе тукыган укытучыларыбыз хәзер дин сабагы укытуга, теш-тырнаклары белән абыстайлыкка ябыштылар. Минем мәктәпләрдә дин сабагы укытуга кагылышлы язмам уңаеннан Тукай районының Боерган авылында яшәүче Гөлфия апа Әһлиева: “Мәктәп-укытучы-укучы – гаҗәп матур, самими, шул ук вакытта бик четерекле дөнья. Укытучы булып, балалар белән эшләп карамыйча, аңларлык түгел аны. Бу – маллар арасында гына эшләү түгел!” – дип язган (13 март, “Укытучылар да, хәзрәтләр дә укытсын”).

 

Мин гомер буе сыер саудым, фермада эшләдем, ләкин бу мин башка эшне булдыра алмыйм дигән сүз түгел әле. Аллага шөкер, училищеда, техникумда, институтта алган белемем бар. Гел укыдым, гел үземне белемле итү өстендә эшләдем. Нинди генә эшләргә чакырмадылар, ләкин мин шәһәр кешесе түгел, авылдан башка яши алмыйм. Мактанудан түгел, бик күп эштә эшли алачагымны беләм. Хайваннар янында эшләп арысам, “эт булып” кайтсам да, алар янында җаным ял итә. Күреп яшим: авылны механизатор, терлекче яшәтә, укытучы түгел. Укытучылар кадәр зарланган кешеләр юк, кәгазь боткасында актарынуны язып туймыйлар. Еллар буе сыер тизәгендә актарынып, ил халкын ит, сөт, май белән тәэмин итү җиңелме?! Укытучылар белән борчагым пешмәгән дип тә шикләнергә кирәкми, Гөлфия апа. Әле бүген дә һәр бәйрәмемдә укытучылардан котлау алам, алар әле дә укыталар. Очрашкач, сөйләшеп сүзләребез бетми. Мәктәп елларында булган, мин инде күптән оныткан вакыйгаларны сөйләп, шаклар катыралар. Физика-математика укытучым Хәмит абый Әлмиев хәзерге вакытта Олыяз мәктәбе директоры, райондагы иң мактаулы укытучылар исемлегендә. 8 Мартка котлау җибәрә, телефоннан сөйләшеп торабыз. “Син сыер савучы гына”, – дип, ялгышып та әйткәне юк. Башлангычта белем биргән укытучым Нурания апаның хәле авыр. Кеше аркылы чакырттырган иде, аның яныннан кайтканда җаным әрнүгә түзә алмыйча, каенны кочаклап еладым – шулкадәр газиз бит алар, югалтулардан үзәк өзелә. Татар телен һәм әдәбиятын укыткан Зәкия апа минем белән горурлана икән. Күземә карап: “Синең уңышларыңда минем дә өлешем бар”, – дигәч, сөенечтән тыным кысыла. Рәхмәт аларга! Тик бер укытучым, үзе дә сизмәстән, йөрәгемне яралады. “Әрәм булдың шул Ямашта, балага баттың, сыер тизәгенә чумдың, нинди киләчәк көтә иде бит сине, югыйсә! Сүземне тыңламадың...” – диде. Син мал караучы, савымчы дип мыскыл итеп, үзен өстен куеп әйтмәде, ә бары тик, мин күрсәткән юлдан киткән булсаң, зуррак урында эшли алыр идең, табигатькә, илебезгә бермә-бер артыграк файда китерә алыр идең, диде. Ләкин, белгәнебезчә, кешене – урындык түгел, ә кеше урындыкны бизи. Дума депутатына караганда сыер савучы туган ягына күбрәк файда китерергә мөмкин. Берәр эш белән кергәч, кайбер җитәкченең: “Син кем соң?” – диюенә шаклар катасың. Үзеннән: “Ә син кем?” – дип сорасаң, гомердә әйтеп бирә алмый. Аларны кемнәр укыткан? Һәрхәлдә, мине укыткан укытучылар түгел.

 

Аннан соң минем әти укытучы булган. Сугыш башланганчы ук. Олы апам (аңа инде 60тан артык) хәзер дә укый, юньләп күрмәсә дә. Мамадыш мәчетенә йөреп, төне буе дәрес хәзерли. Ул да югары белемле медицина белгече.Аның көйләп, мәкам белән укуына тирә-як халкы шаклар ката. Ямашлар: "Булса да була кешедә баш, белмәгәне юк", – дип сөйлиләр. Ләкин мин апаның авызыннан беркайчан да кешенең эшеннән көлү дигән нәрсәне ишеткәнем юк. Тирә-яктагы шифалы барлык үләнне танып белә, төнәтмәләр ясый, үләннәр буенча Казанда укыды. Минем туганнар миңа охшамаган – әниебезгә тартканнар, күпне беләләр, сабырлар, авырлык килгәндә, кемнең кем булуына карамыйча, ярдәм кулы сузалар, бик гадел, туры сүзлеләр. Алты туганыбызны алар да югалттылар, югыйсә. Ләкин минем кебек баш югалтып ярты ел сырхауханәдә аунап, йөрәк авыруы, баш чире алмадылар – Ходайга якын булгангадыр. Әмма, аңлагыз инде, үзгәрә алмыйм мин. Бүген – коммунист, иртәгә – “единорус” була алмыйм. Һәркемнең үз язмышы. Мине бүгенге көндә табигатебез, аның бездән күргән этлекләре, дингә бала-чагыннан, чын күңелдән бирелгән мөселманнарыбызның түгелгән каны борчый. Имам-хатыйбларыбызның шул мөселманнарны гаепләп сөйләве, балаларын үтереп, үзләренә кул салган аналар җанымны әрнетә. Беренчеләрен ислам дине кешесе андый эшкә бармый дип гаеплисез, икенчеләрен диннән ерак торганга шулай эшлиләр дисез. Кайда сезнең кыйблагыз? Җил тегеләйгә дә, болайга да исә, аның уңаена аркылыга-торкылыга сузыласы түгел бит. Хәзерге якты күңелле, үзенә тартып торучы хәзрәтләребезне тәрбиясез, этиканың нәрсә икәнен дә белмәгән укытучы түгел, минем укытучыларым кебек җан җылысы булган остазлар укыткан, Гөлфия апа! Институт белем генә бирә шул, ә акыл, тәрбиялелек кешегә тумыштан салына. Беләм, күпме генә язсам да, сез үзегезне хаклы санаячаксыз.

 

Хәзерге миллионерларны, көтү булып үрчегән түрәләрне, депутатларны аягыннан ел әйләнәсе резин итек төшмәгән мал караучылар, сыер савучылар, механизаторлар баета бит. Әйе, эчәләр, бичаралар. Бушка эшләп йөреп, төрле яклап сөлекләр кебек кан эчүчеләр чорнап алса, өстәвенә зыялылар матбугат аша икенче сортлыга аерып ятса, эчү түгел, әллә нинди хәлләргә төшәрсең...

 

Кыскасы, җитәкченең дә, укытучының да тотрыклы кыйбласы булу кирәк. Иман телдә түгел – күңелдә.

Мамадыш районы, Ямаш авылы.


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 61 | 22.05.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»