• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 03 Август Айдар Сәлимгәрәев
  • 03 Август Люция Нотфуллина
  • 03 Август Люция Мусина
  • 03 Август Лима Кустабаева
  • 04 Август Илһам Вәлиев
  • 04 Август Энгель Таһиров
  • 04 Август Равил Фәйзуллин
  • 05 Август Наилә Ибраһимова
  • 05 Август Мәдинә Маликова
  • 05 Август Зөфәр Хәйретдинов
  • Казанда яхшы хэлде 2 камералы веко холодилныгы сатыла хэм кер юу машинасы сатыла индезит 89274412220
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 24/7. 89196271171
  • Казанда Горьковское шоссе урамында 1 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Яшәү өчен барлык шартлар да бар, кирпеч йорт. Собственник. Айлык тулэу: 12500+к.у. тел.89274233376
  • Сдается однокомнатная 43 м в солнечном городе, 10 тыс плюс квартплата тел. 89172768551
  • Казанда фатир снимать итү өчен 1 яки 2 кыз эзлим. Яисә кызларга подселениягә керәм. Мәскәү районында булса яхшы ( башка вариантлар да карала) WatsApp 89871854511
  • Сдаю однокомнатную уютную квартиру в г. Наб Челны, 58 комплекс на длительный срок. В квартире имеется мебель: диван, гардеробная, кухонный гарнитур, телевизор, холодильник, стиральная машина, балкон 6 метров. Есть всё для проживания, есть посуда.Имеются все магазины ежедневного спроса. Аренда 10000+квартплата. 89061199156
  • Экологик яктан чиста, гербицидларсыз, үзебезнең бакчада үстерелгән суган, кабачки, кызыл чөгендер сатам. Казанга кадәр алып килү мөмкинлеге бар. Тел.: 8 937 525 51 46.
  • Казанда яхшы хэлде веко холодилнигы сатыла 2 камералы хэм кер юуу машинасы индезит 89274412220
  • Авиастроительный район да Айдарова урамында бер булмэле квартира сдается. Собственник. 12000+к.у. 89600451171
  • Корбанга яки асрау очен - торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр, буаз хэм бэтиле сарыклар сатыла. Балтач. 89874245531

 
 

 
Архив
 

               

06.09.2019 Язмыш

Хәсәншәех авылындагы янгында исән калган гаилә: “Барысын да яңадан башларга туры килә”

Арча районының Хәсәншәех авылында гомер итүче Лилия һәм Данил Әхмәтовлар биш балалары белән санаулы минутлар эчендә йорт-җирсез кала. Ярый әле үзләре уттан чыгып котыла…

Янгын 23 август төнендә булган.
 
– Ул көнне олы улыбыз телефонда уйнап утырды. Төнге унбер тулып 15 минут киткән иде. Берзаман аның: “Әти, анда нидер кычкыра”, – дип  эндәшүенә уянып киттем. Баксаң, янгыннан саклау өчен куелган сигнализация эшләгән икән. Андый  җиһазларны күп бала тәрбияләнгән гаиләләргә бушка куеп чыкканнар иде, – дип сөйли Данил. – Төтен исен сизсәм дә, янгын чыккандыр дип башыма да китермәдем. Тышка карасам, мунча ягында ялкын күренә. Ишекне ачып җибәрүгә, ялкын бәреп керде. Мин шул чакта пешкәнмен. Кире ишекне япмакчы да булдым, әмма өйгә ут кереп өлгергән иде инде.
 
Документларны җыеп, балаларны чыгарган арада, утны күреп, авыл яшьләре килеп җитә. Әмма ялкын бик тиз тарала. Сүндерергә өлгермиләр. Өй, Әхмәтовларның җыйган бар мал-мөлкәте көлгә оча. Янгыннан соң барлык иске-москыны түккәч, фундамент кына утырып кала.
 
– Утның каян чыкканын да белмибез. Ул көнне мунча да якмаган идек. Безнең гаиләдә кичке 9дан соң барлык электр җиһазларын уттан алып, сүндереп кую гадәте бар. Бу көнне дә шулай эшләдек. Күрәчәктер инде. Йорт-җир янып бетсә дә, әле ярый гаиләм исән дип сөенәм. Үземнең яралар да төзәлә, – ди Данил. – Район, авыл хакы, туганнарыбыз бик ярдәм итте. Арчаның  күп кенә оешмалары, булышабыз, дип тора. Кирпеч бирәбез, диючесе дә, ут кертергә вәгъдә бирүчесе дә бар. Ярдәм сорамыйча да булмый. Бернәрсәсез калдык бит. Әле бит өебезне яңа гына салып чыккан идек.
 
Әлегә Әхмәтовлар Данилнең әниләрендә яши. Ул йорттагы җиде кеше янына тагын җидәү сыйган. Сабыйлар бик тә үз йортларын сагына икән.
 
Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Лилия Лотфрахман кызы Әхмәтова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5336 6900 5785 5183.
 
Сүз уңаеннан, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе, күп балалы, имин булмаган һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар яши торган фатирларга һәм шәхси йортларга янгын турында автоном хәбәр бирү системасы кую өчен, хәйрия чарасы уздырырга тәкъдим иткән иде. Әлеге фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Республикада 30 меңгә якын әнә шундый җиһаз урнаштырылган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.09.2019
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте