|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2019 Фаҗига
Ике кеше гомере утта өзеләБашкортстанда соңгы атна эчендә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ике кеше үлеменә китергән. 4 сентябрьдә Илеш районының Югары Яркәй авылында шәхси йортта яшәүче 36 яшьлек ир гомере утта өзелә. Ә 2 сентябрьдә Бакалы районының Яңа Әгъбәз авылында сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән йортка ут каба. Анда 40 яшьтәге ир тереләй янып үлә.
БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, янгыннарның сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз кылану. Иң еш очраган күренеш – урын-җирдә ятып тәмәке тарту. Тәмәке тарткан кеше йоклап китә, тәмәке постельгә төшә һәм янгын чыга.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: gtrk.tv
Фото: s11.stc.all.kpcdn.net
--- |
Иң күп укылган
|