|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2010 Җәмгыять
ҖАН ИЯСЕМондый матур җан иясен очратырмын дип кем уйлаган. Бигрәк тә биредә – күп вакыт битарафлык, күралмаулык хисе хөкем сөргән урында. Адәм баласы, хокук бозмаган очракта да, үзен акларга көч таба алмыйча, гаепләнүче хәлендә монда. Бүлмәдә кергән кешеләргә каш астыннан гына сөзеп караучы тикшерүчеләр утыра. Озын кара өстәл өстендә, ачытып кычытуга чыдый алмыйча, сикергәли-сикергәли бер җан иясе бәргәләнә. Аңа игътибар итүче юк. Бу шулай булырга тиеш тә. Бирегә эләккән һәр җан иясе интегергә, үз-үзенә урын таба алмыйча, бәргәләнергә тиеш. Сынау һәм сыналу урыны бу. Кайсысы сыный да, кайсысы сынала. Монысы бер Ходайга гына билгеле.
Тик мин аны шушы хәлдә, шушы урында бер икеләнүсез кызгандым да, яраттым да. Аның күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләрендә, көл төсендәге сыгылмалы гәүдәсендә яшьлек шуклыгы белән коточкыч газап берләшкән иде. Күңел түремдә Ходай яраткан шушы кечкенә җан иясен бу халәттән тизрәк азат итү теләге уянды.
– Миңа сатыгыз әле бу сабыйны, – дигән мөрәҗәгатем ир-атларны шундук җанландырып җибәрде. Очрашасы кеше белән күрешеп, язма өчен кирәкле мәгълүматларны алганнан соң, алар янына яңадан әйләнеп кердем. Сикергәләгән песи баласын көчкә тотып, полиэтилен капчыкка салдык. Капчыктан борынын гына чыгарып калдырган хәлдә җәяүләп даруханәгә юнәлдем.
Сабыйга кран астында махсус крем белән юындыру бик ошамаса да, мин тәвәккәл идем. Күзләренә, танау тишегенә, колагына җыйналган борчаларын бетерү ниятеннән, аны ваннага берничә тапкыр чумдырып алырга да туры килде. Ике сәгать үтүгә, ул коточкыч интегүләрдән азат иде.
Мара (аның кушаматы шулай), җылыту батареясы өстенә мамык шәлгә төреп киптерергә куелган урыннан, аптырашка калып, күзләрен ачты. Бу яңа халәт аңа бик тә сәер, таныш түгел иде. Аның хәтта ашыйсы килүе дә онытылды.
Ул «Бу минме? Апа, син мине нишләттең? Нишләп миңа шундый рәхәт?» дигәндәй, сораулы күзләрен миңа төбәде дә, чиста, кабарган йонлы койрыгын, җилкәсен, аякларын карап чыкты. Күнегелгән гадәт буенча, борыны белән кайбер җирләренә кагылып та карады. Юк, аны беркем дә тешләп интектерми иде. Мара, күзләрен мөлдерәмә тутырып, миңа карады да тынып торды. Бу аның бөтен барлыгыннан чагылган рәхмәт хисе иде. Мин, елмаеп, башыннан йомшак кына итеп сыйпадым да күмәчнең йомшагы уылган җылы сөт савытын аның алдына эттем.
***
Тормышта кеше өчен бераз ялгызлык та кирәк ул. Мин бүген өйдә менә шундый вакытлыча ялгызлыкта. Ирем белән улым ике көнгә кунакка киттеләр. Рәхәтләнеп чаңгы шуып, сәламәтлекләрен ныгытырлар, Аллаһы боерса, дип сөендем. Бүлмәләрдә тәртип ясадым, гөлләрне матурлап формалаштырдым, язасы мәкаләмә бераз «җан керттем», җырлый-җырлый кер дә юып алдым. Беркем комачауламый. Берничә ай эчендә матурланып үскән Мара да тып-тын, җыештырып куелган мендәре өстендә мырлап йоклый.
Рәхәтләнеп үзем теләгән киноны карадым да йокларга яттым. Кинәт ниндидер тавыштан сискәнеп уянып киттем. Дөм караңгы төн. Бәдрәфтәге суны кемдер җибәргән. Мине шул тавыш уяткан икән. Үземнең кайда, сәгатьнең ничә икәнлеген чамаладым. Дерт итеп исемә төште: мин өйдә берүзем бит. Беркем дә бәдрәфкә керергә һәм аның суын агызырга тиеш түгел. Краннан богыр-богыр итеп су җыелуы ишетелә. Тәнем куркуымнан лычма су булды. «Кайчан, кем кереп яшеренеп калган икән? Нишләп мин аны күрмәгәнмен? Нинди ният белән кергән ул фатирга?» Уйлар давылы башымны яргалады. Нишләргә? Юрган гына мине аннан яшерә алмаячагына мин, ниһаять, инандым. Болай качып ятудан мәгънә юк иде. Бәлки әле ялгыш ишеткәнмендер, бәлки күршеләрнеке шулай ишетелгәндер дигән өмет тә чагылып китте китүен. Тик былтыр җәй көне бүлмәләрне җилләтергә дип ачып калдырган ишектән бер наркоманның килеп керүе, җәй көне бакчабызда мәк эзләгән атлы булып икенче исерекнең өй эченнән магнитофонны алып чыгарга тырышуы искә килеп төште дә, уйларым мине чынбарлыкка кайтарды.
Мин һөҗүмгә әзерләндем. Әмма бәдрәфтән чыгучы булмады. Ишек тә ачылмады, аяк тавышы да ишетелмәде. Миңа беркем дә ярдәм итәргә өлгерә алмаячагын бик яхшы аңлыйм. Тартмадан, капшап, кайчыны кулга алдым да, аяк очларыма гына басып, бәдрәфкә юнәлдем. Аның ишеге ябылып бетмәгән, уты янып тора иде. Кемдер, минем килеп җиткәнне махсус көтеп торган кебек, көчле горылдавык тавыш чыгарып, бәдрәфнең суын тагын агызып җибәрде. Мин, ачынып, ишекне ачып җибәрдем.
Юк, мин әллә нәрсәләр дә күрергә әзер идем, тик бу хәлне генә түгел...
Ул, ишек ачылып китүенә дә игътибар итмичә, арткы тәпиләренә баскан хәлдә бөтен барлыгы белән яңа ачышын күзәтә иде: әле унитаздан аккан суны алгы тәпие белән тотып карый, әле селкенүеннән туктап бетмәгән су бачогы чылбырына күз төшерә. Аның өчен бу мизгелдә якын-тирәдә беркем дә юк иде. Күзләреннән, зур ачыш ясаган галимнәрнекедәй, бәхет нурлары сирпелә.
Мин хәлсез калып идәнгә чүктем дә: «Ма-а-ра», — дип дәштем. Ул очкынлы күзләрен бер мизгелгә генә миңа юнәлтте дә «Күрдеңме, апа, мин нинди, күрдеңме?» дигәндәй, мине шаккатыруын дәвам итте...
Гөлилһам АВЗАЛ |
Иң күп укылган
|