|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2019 Шоу-бизнес
«Матбугат.ру» татар авылларын квадрокоптердан төшерә башлады. Сезнең авылны да төшерербез (ВИДЕО)Туган авылын һәркем ярата. Ә сез үз авылыгызны, үз йортыгызны самолет тәрәзәсеннән яки кошлар күзлегеннән күргәнегез бармы? «Матбугат.ру» мондый мөмкинлек бирә. Татар авылларын квадрокоптер белән төшереп матур клиплар ясый башладык бит әле. Беренче клип – админның туган ягыннан. Балык Бистәсе районы Яншык авылына рәхим итегез:
Яншык турында белешмә:
Яншык - Балык Бистәсе районындагы авыл. Район үзәгенннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. Хәзер Яншыкта 100гә якын кеше яши. Бер гасыр элек халык саны 700дән арткан. Авылда мәчет, китапханә, клуб, медпункт, кибет бар. Яншыкның интернетта үзенең сайты эшли - Yanchikovo.ru. Шулай ук “Инстаграм” һәм “Вконтакте”да үз битләре бар. Яншыкка рәхим итегез!
Әгәр бу видео сезгә ошаган булса, сезнең авылны да шулай төшереп китә алабыз. Бәясе 10 мең сум (килү-китү чыгымнары, төшерү һәм монтаж). Килеп чыккан клипны «Матбугат.ру» сайтына элербез, авылыгызның инстаграмына, контактына, ватсабына таралыр. Үзе бер хатирә! Көннәр матур тора. Нәкъ һавадан төшерер өчен! Бүген үк шалтыратыгыз, озакка сузмагыз. Телефон: +79046605908 (ватсап та бар)
--- |
Иң күп укылган
|