поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.05.2010 Җәмгыять

“ӘТӘЙ КАЙТТЫ!” – БУ БИТ НИНДИ ШАТЛЫК

Сугыш... Нинди ачы сүз. Анда күпме язмышлар киселгән, күпме өметләр өзелгән. Камышлы районының кечкенә генә Дәүләткол авылыннан да йөздән артык кеше беренче көннәрдән үк сугышка чыгып киткән, шуларның кырык дүртесе мәңгегә яу кырларында ятып калган.

Туган, үскән җирләренә кайтмаган солдатларны искә алып, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, күп урыннарда, шул исәптән кечкенә авылларда да, алар хөрмәтенә һәйкәлләр ачылды. Татарлар күпләп яшәгән Камышлы районының Бозбаш, Неклюдово, Никиткино, Чулпан, Яңа Ярмәк, Дәүләткол авылларындагы халыкның күптәнге, йөрәк түрләрендә йөрткән хыяллары, ниһаять, тормышка ашты.

 

Шуларның берсендә – Дәүләткол авылында үткәрелгән тантанада булырга туры килде миңа. Аның кебек күп кечкенә авыллар таралып, җимерелеп, җир йөзеннән юкка чыксалар да, Дәүләткол әле һаман исән, тырышып-тырмашып гомер кичерүен дәвам итә.

 

Авылның нәкъ уртасында, күптән түгел генә яңартылган манаралы мәчет каршында мәрмәр һәйкәл пәйда булды бу көнне. Ул кайтмый калган сугышчылар белән беррәттән, көнне-төнгә ялгап басуларда, терлекчелек фермаларында эшләгән, мылтык күтәрергә яраксыз булган олы яшьтәге бабайлар һәм ирләрен, улларын фронтка озаткан хатыннар, аналар истәлегенә дә багышланган иде, дип уйлыйм.

 

Тантанага авыл халкы җыелып бетүгә, авылдашыбыз Рәфис Гыйззәтов үз кулы белән төзәтеп, өр-яңадан җыйган 1954 елгы “Победа” машинасында җилдертеп кенә, Дәүләткол хатын-кызлары арасында бүген бердәнбер сугыш ветераны Минсәрвәр апа Сафинаны өеннән алып килде. Һәм менә Камышлы авылы җирлегенең үзидарә башлыгы Минзаһит Сафин белән Минсәрвәр апа фронтта һәлак булган дәүләтколлыларның исемлеге язылган мәрмәр ташны ачтылар. Тантанада муниципаль район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов та, авыл халкын хөрмәт итеп, бик матур чыгыш ясады.

 

Ленинград блокадасыннан исән-имин калган олы яшьтәге Зөлкагыйдә апа Низамова сүз алып, сугыш ачлыкларының газабы турында сөйләгәндә, күпләрнең күзләре яшь белән тулды.

 

Мөдәрис абый Гыйззәтов үзенең чыгышында: “Сугыш безнең авыз тутырып әйтергә “Әти” дигән иң кадерле сүзебезне тартып алды. Аталары сугыштан исән-имин кайтып, бер ел гына яшәп калган балалар да бик тә бәхетле иделәр ул вакытта. Әтиләренең каберләренә барып искә алыр урыннары бар иде андыйларның. Ә бүген күпләребезгә яңадан бәхет иңгән кебек тоелды. Үзләре кайтмасалар да, әти-бабаларыбызның исемнәре кайтты авылыбызга", – дип өзгәләнеп сөйләде.

 

“Әтиемнең кабере кайларда икән, – дип уйлап йөргән чакларым күп булды. Бүген мин аның шул каберен тапкандай булдым. "Әтәй кайтты!" - бу бит нинди шатлык. Хәзер күпләребезнең килеп искә алыр урыны булды. Хөкүмәт һәм җирле хакимият башлыкларына моның өчен мең рәхмәт”, –диде минем әнием Фәнүзә Сәгыйдуллина да (әтисен, минем бабамны, 1941 елда Смоленск урманында барган каты сугышларның берсендә юкка чыккан Миңнулла Хәйруллинны искә алып).

 

Сәйфулла Яруллин кызы Әлфия апа Гыйззәтуллина да барлык туганнары исеменнән хуҗаларга һәм авыл халкына рәхмәт белдереп, үзенең Дәүләтколга багышланган шигырен укыды.

 

Әйе, шулай итеп бу көнне авылыбызның 44 йортына солдат әтиләребез кайтты!!!

 

Расих хәзрәт Вакказов сугыш кырларында һәлак булган шәһитләргә багышлап Коръән сүрәләре укыганнан соң:

 

– Һәйкәлнең мәчет каршы-на куелуы бик дөрес булган. Изгеләр исемлеге мәңге онытылмасын, - дип төгәлләде үзенең сүзен.

 

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 65 ел узса да, Әфган, Чечня юлларын үткән, 1941-1945 елларда сугышта һәлак булган солдатларның оныклары Фәнис Гыйззәтов, Эльвир Сафиуллин, Азат Гарифов кебек яшьләребез дә сугыш афәтенең ачысын бик яхшы беләләр. Кечкенә генә авылыбызда һәйкәл ачу сугышта һәлак булучыларга түгел, күбрәк исәннәр өчен кирәк иде.

 

Сугыш тарихының чынбарлыгын үзгәртмичә киләчәк буынга җиткерү үзебездән тора. Соңгы елларда моңа бигрәк тә зур әһәмият бирелә башлады. Бабаларыбыз сөйләп калдырган дөреслекләр өскә калкып чыга хәзер. Зәңгәр экраннардан Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы турындагы кинофильмнарны караганда, йөрәкләргә кан сава.

 

Тылда калганнар да сугыш ачысын бик күп татыдылар. Сугыштан соң илне яңа баштан кору чорында күргән хәсрәтләр турында язып та бетерерлек түгел. Шул афәтле елларда ирләр эшен үз иңнәрендә күтәргән ялгыз аналар, тол хатыннар, ачлы-туклы яшәгән ятим балалар күргәнне киләчәк буын беркайчан да күрмәсен иде.

 

Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызның исемлеген барлаган активистлар Зөлфия Дәрҗемановага, Нәсимә Сафиуллинага аеруча зур рәхмәт әйтәсе килә. Шушы мәрмәр һәйкәл янына без утырткан чыршы, каен үсентеләре нык тамырлы булып үссеннәр, авылыбыз югалмасын, Дәүләтколобызның киләчәге якты булсын иде.

 

 

Яңа ачылган һәйкәл янында.

 

 

Ленинград блокадасын кичергән өлкән яшьтәге авылдашыбыз Зөлкагыйдә әби НИЗАМОВА.

 

 

Бәйрәмдә катнашкан ветераннар.

 


Зөлфия ГАЛИХАНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»