|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2019 Җәмгыять
Габаритлы үзгәрешләр кертмичә генә йортны ничек иркенәйтергә?Заманча үлчәүләр буенча, 100 м2 кадәр булган йорт кечкенә (4 кешелек гаилә өчен) буларак бәяләнә. Тик борчылмагыз, компактлы йорт та бик уңайлы һәм функциональ булырга мөмкин. "Ханский дом" компаниясе белгечләре йортта иркенлек күбрәк сизелсен өчен архитектура-планлаштыру карарына нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген әйтә. Бу, беренче чиратта, йортның көндезге зонасын планлаштыруга кагыла. Бер киңлеккә берләштерелгән аш һәм кунак бүлмәсе күпкә иркенрәк булып күренә. Шул ук вакытта кечкенә йорт өчен коридорлар, холл, баскычның торак мәйданда бик аз урын алуы мөһим. Ул чакта күбрәк урын торак бүлмәләргә бирелә. Зур, якты тәрәзәләр визуаль рәвештә эчке һәм тышкы киңлекне берләштерә, шуңа күрә интерьер өчен бу бик мөһим пунктларның берсе булып тора. Кечкенә генә йортта торак бүлмә тәрәзәләрен көньякка каратып чыгару дөрес. Кирәк булган үзгәрешләрне бары тик архитектор белән килешү буенча гына башкарырга кирәк. "Ханский дом" компаниясе белгечләре йортны планлаштыру буенча иң кулай юлларны сайларга һәрвакыт ярдәм итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|