поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.05.2010 Мәдәният

“ӨСТӘЛГӘ” ЯЗА АЛМЫЙМ”

Мәдинә апа Маликова белән соңгы тапкыр очрашуыбызга төгәл 5 ел вакыт узып киткән. Быел аның 75 яшьлек юбилее. Әңгәмә корырга ул бик теләп ризалашты. Мин килеп кергәндә помидор үсентеләрен кояшлы тәрәзә төбенә күчереп йөри иде. Бер дә үзгәрмәгән, элеккечә җитез, тиктормас. Әле фатирларында ремонт бара икән.

– Мәдинә апа, бер дә картаерга уйламыйсыз, ахры?

 

– 75 яшьлек кешене барысы да комы коела башлаган кортка итеп күз алдына китерә, күрәсең. Әле картаерга ашыкмыйм. Фатирымда ремонт башлагач, хәтта үз-үземә шаккаттым – көне буе бертуктаусыз йөгерәм: кибеткә барып әйбер дә сайлыйм, өйне дә әллә ничә кат җыештырам.

 

– Ремонтыгызны бик зурлап башлагансыз, кыйммәткә төшә торгандыр бит?

 

– Җиһазларның гел яхшысын сайларга тырышам. Нигә дип мин генә гомер буе арзан әйбер эзләп йөрергә тиеш әле?! Каеннан эшләнгән урындыклар карап кайткан идем, берсе 3 мең сумнан артык. Гомерем буе эшләдем, язучы кешегә дә кыйммәтле әйбер алырга ярый торгандыр.

 

– Соңгы 5 ел эчендә ике роман язгансыз. Гонорарлар яхшыдыр...

 

– “Тылсым” романым китап булып чыкты. “Юкә чәчәк аткан чак иде” романым әле “Казан утлары” журналында басыла гына башлады. Журналда роман чыгу зур вакыйга, әлбәттә, тик менә гонорарны кимсетерлек дәрәҗәдә аз түләүләре күңелне сүрелдерә. Акча өчен иҗат итмиләр, диярсез. Ә нәрсә өчен эшләргә тиеш соң мин?! Әгәр бу һөнәрем икән, ул мине туйдырырга тиештер ләбаса!

 

– Бу романыгыз юбилеегызга китап булып чыгарга өлгерә торгандыр бит?

 

– Юбилейга ике китап әзерләгән идем, берсенә акча юк, диделәр. Хәер, бу мине артык гаҗәпләндермәде. Иң борчыганы – укучыларыма юллар ябык булу. Алар бит, яшерен-батырын түгел, бөтен илгә таралган, ә китапларым барып җитә алмый. Хәзер мин җилкәмә капчык асып, китап таратырга чыгарга тиешмени инде?! Китапларың басылмаса, өстәлгә яз, диләр. Ә мин алай булдыра алмыйм. Мин үлгәч, кемдер әсәремне эзләп табып, бастырып чыгарыр дигән хыял белән эшли белмим.

 

– Мәдинә апа, 40 ел иҗат итеп, 7 роман язган автор буларак әдәби әсәрләрегез өчен бер дә рәсми бәяләмәделәрме?

 

– Үз кандидатурамны 4 тапкыр Тукай премиясенә тәкъдим иттем. Быел да, юбилей елы дип тә тормыйча, Язучылар берлеге идарәсе миңа дәррәү каршы чыкты – конкурска да кертмәделәр хәтта. Әйе, мин зур күләмле романнар язмыйм. 600-700 битлек әсәр язу холкыма туры килми. Минемчә, әдәби әсәр бер сулышта укылырга тиеш. Ниндидер фикер әйтәм дип кенә акыл өйрәтүне үземә бурыч итеп куймыйм – язганнарым кеше күңеленә тәэсир итәргә, ул алардан җанына ял алырга тиеш.

 

– Әсәрләрегез нигезендә тормышчан вакыйгалар ятуы белән якын.

 

– Тормышта булмаганны язып булмый ул. Әмма тормыш әдәбият чынбарлыгыннан аерыла, әлбәттә. Мәсәлән, “Тылсым” романының нигезендә туганнан туган энем язмышы тасвирлана. Ир белән хатынның гаиләдә бер-берсен бәхетсез итүе аркасында бер гаепсез сабый һәлак була – бу бик күп еллар йөрәгемдә йөртеп, ачыргаланып язган әсәрем.

 

– Сезнең балачак еллары сугыш чорына туры килгән.

 

– Ул чакта кечкенә идем әле. Әткәем Габделхак сугышка китте. 1944 елны бик каты яраланып әйләнеп кайтты – аның ике аягына да атканнар иде. Ул яңадан сугышка бара алмады. Өйдә ир-ат булгангамы, безнең гаилә башкаларга караганда сугыш афәтен җиңелрәк кичерде.

 

– “Мине ашарга җитмәү язарга этәрде”, дигән идегез...

 

– 14 яшемә кадәр шигырьләр яздым. Аннан ничектер үзеннән-үзе туктадым. Бәлки, язганнарымны кая куярга белми башлаганмындыр. Үзем өчен генә иҗат итә белмим. Мин язганнар басылырга, укылырга тиеш. Мәктәптә алар стена газеталарында урын ала иде. Әле күптән түгел авылга очрашуга кайткач, сыйныфташым Нәкыйп яныма килде дә: “Хәтерлисеңме, Мәдинә, син бер шигырь язган идең.

 

“Безнең мәктәп бакчасында

Үсә кишер, кәбестә.

Бер көн килә, бер көн килми

Фәлән кеше дәрескә!” – дип яттан сөйләп бирде. Ә мин бу юлларны бөтенләй хәтерләмим. Ул шигырь, мөгаен, Нәкыйпнең үзенә багышланган булгандыр, бу кадәр хәтеренә сеңеп калмас иде. Никадәр үтемле булган икән мин язганнар! Ә Казан педагогия институтына укырга кергәч, чынлап та ашарга җитмәү кабат кулыма каләм алырга этәрде. Редакциягә эшкә урнашып, гонорар ала башлаганчы тамагым туймады минем.

 

– Мәдинә апа, әсәрләрегезнең популярлыгы зур сәләт нәтиҗәсеме, әллә тырышлык җимешеме?

 

– Ходай биргән сәләтең булмаса, язучылык эшендә әллә ни ерак китеп булмый. Шулай ук күләмле әсәрләр язганда тырышмыйча гына ерып чыгармын димә. Минем бәхетем – үз кулымнан килгән һөнәр сайлавымдадыр. Үзем булдыра алырдай эшкә тотынганмын, уңышка ирешүнең төп сере, мөгаен, шундадыр. Балалар үстергән чакта, вакыт җитмәгәндә, бик аз эшлим, язам шикелле тоела иде. Еллар үткәч, карасам, миннән уздырып эшләгән татар әдипләре сирәк икән. Алары да бары ирләр генә.

 

– Балалар хакында сүз чыккач, улларыгыз турында да сөйләп китегез әле.

 

– Олы улым Ильяс Канадада яши. Шахмат буенча Татарстан чемпионы иде, әмма аны үз илендә кирәксенмәделәр. Хәзер инде ул гаиләле. Дүрт яшьлек оныгым Диана шунда үсә. Ул баланы 7 айлык чагында күргән идем, шуннан бирле күрешкәнебез юк. Улым белән интернет аша аралашабыз. Кече улым Искәндәргә 31 яшь. Гаиләсе юк әле, фатир алып бирдек, бездән аерым яши, программист булып эшли.

 

– 35 ел бергә гомер кичергән ирегез Әхмәт абый да иҗат кешесе.

 

– Әхмәт белән икебезнең дә беренче гаиләләребез таркалгач, танышып өйләнештек. Безне кавыштыручы да әдәбият булды. Иремне бүтән өлкә кешесе итеп күз алдына китерә алмыйм. Гаиләдә ир белән хатынның уртак сөйләшер сүзе булмау читендер дип беләм. Әсәр язар алдыннан аңа сөйләп чыгам, фикерен ишетергә телим. Ә ул үз әсәрен язып бетергәч кенә укыта – мин аның беренче укучысы. Иҗат кешесенә һәрвакыт фикердәш кирәк. Бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез.

 

Мин үземне, өй эшләренә килгәндә, үрнәк булырлык хатын-кыз дип санамыйм. Кайчак кухня өстәленә өелгән юылмаган савыт-сабаны этеп куеп, машинкада әсәр язарга утырган чакларым да булды. Әхмәткә рәхмәт: ул миңа бернинди таләп куймады, ирегемне кысмады.

 

Әхмәткә мин беренче никахымнан туган улым Ильяска булган мөнәсәбәте өчен дә гомер буе рәхмәтле булачакмын. Без озак еллар бергә яшәдек, Әхмәт улымны гел кайгыртты, әмма үзе аннан берни дә таләп итмәде, “Нишләп миңа әти димисең?” – дип бәйләнмәде. Гомер буе бөтен нәрсәгә фәлсәфи карады, бар нәрсәне табигый кабул итте. Һәрвакыт тормышчан булды. Минем шикелле беркатлы, гомер буе сабыйлыгы чыгып бетә алмаган хатын-кызга нәкъ менә Әхмәт кебек ир кирәк тә инде. Ул минем өчен зур бәхет!


Эльмира ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»