|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2019 Мәдәният
Рәшит Заһидуллинның хатыны, 30 ел буе эшләгән Җәмилә Әсфәндиярова, Тинчурин театрыннан китүен белдерде1993 елдан бирле Тинчурин театрының баш режиссеры вазыйфасын үтәгән Рәшит Заһидуллин театрдан китә. Бу хакта ул ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашуы вакытында әйтте. Аның театр белән эш килешүе 5 сентябрь көнне тәмамлана. Режиссерның хатыны, 30 ел буетеатрда эшләгән Җәмилә Әсфәндиярова шулай ук театрдан китүен белдерде. "Министр белән низаг театр хезмәткәрләрен яклаудан килеп чыкты. Узган ел музыкаль театр үсеше концепциясен языгыз дигәч, мин баш тарттым. 85 еллык театрның музыкаль театр булып китүен мин берничек тә кабул итмәдем. Хезмәткәрләрне яклау өчен каршы төштем. Шуңа күрә узган ел да декабрьгә чаклы килешү озайтмый килделәр. Икенчесе, театрның урысча тамашалар куюын кабул итмим. Яңа ел бәйрәмендә балаларга урысча әкият уйнауга да каршы чыктым. Аны миңа әйтмичә уйнадылар. Без "Тапкыр егет" әкиятен куймакчы идек", - ди режиссер.
Заһидуллинның эштән алыну мөмкинлеге турында хәбәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында дөнья күрде.
--- |
Иң күп укылган
|