|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2019 Әдәбият
Ренат Харис бөек татар шагыйрен Гиннесс китабына кертергә тәкъдим иттеТатарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Ренат Харис татар шагыйре Фатих Кәрим Гиннессның рекордлар китабына кертелергә тиеш дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылышында сөйләде. “Фатих Кәримгә без һәрвакыт: мәхәббәт, горурлану, соклану хисләре белән киләбез, чөнки аның кебек шагыйрьләр дөньяда бик аз. Хәтта мин Фатих Кәримне Гиннесс китабына да керергә лаеклы дип саныйм. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында окопларда сугышып, 150 шигырь, 9 поэма, ике повесть һәм бер пьеса язган бер генә милләт язучысы да юк”, - дигән ул.
Ренат Харис фикеренчә, Фатих Кәрим гражданин, патриот, иҗатчы шагыйрь буларак та соклануга лаек кеше. “Ает авылында аның музее ачылу – Башкортстан, Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия һәм дөнья әдәбияты өчен зур вакыйга”, - ди шагыйрь.
“Күп язучылар сугыша, штат эшчеләре, корреспондентлар була. Эрнест Хемингуэй, Михаил Исаковский, Әхмәт Фәйзи, Риза Ишморат һ.б. беркем дә окопта утырып моның кадәр әсәр иҗат итмәгән”, - дип сөйләде Ренат Харис.
Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. Сугыш башланыр алдыннан “халык дошманы” дип гаепләнеп кулга алына. Фронтка китәргә теләк белдереп үтенечләр язгач, аны сугышка җибәрәләр. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг тирәсендә һәлак була.
--- |
Иң күп укылган
|