поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.05.2010 Җәмгыять

АМЕРИКАЧА СӘҮДӘ ХИКМӘТЛӘРЕ

Узган ел ахырында сезонлы эшкә – бәйрәм чорларына гына дип кибеткә сатучы булып урнашкан идем. Бәйрәмнәр мәңгелек түгел, "сезон" дигәннәре сизелми дә узып китте, ә мин вакытлыча гына дип башлаган яңа шөгылемне дәвам иттердем.

Моңарчы журналист булып йөреп тә, халык күңелендәгесен аңлап бетермәгән икәнмен. Кешеләр белән аралашу өчен иң җайлы урын икән ул кибет! Кеше психологиясен өйрәнәм дисәң, туры базарга яки кибеткә юл тотарга кирәк. Хәер, психологиядә генә түгел хикмәт, сатучы "бишмәтен" киеп, алар күзлегеннән кулланучы хокукларын өйрәнү өчен менә дигән җирлек ул сәүдә үзәге. Яраксыз товарны кибеткә кире тапшырып буламы, я булмаса җөе сүтелгән ыштанны ташламалы бәядән алу өчен сатулашырга хакың бармы – кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә күп вакыт сәүдәгәрләр генә белә торган, ә гадәти сатып алучыларның төшенә дә кереп карамаган нәрсәләр шактый. Кибеттә мин үземә яңа бер Америка ачкандай булдым. Сер итеп саклыйсым килми, күргән-белгәннәрне сезгә дә бәян итим әле.

 

Кибеткә кем төнлә йөри?

 

Мин эшкә кергән "Macy`s" кибете Америка тарихында тамырлары тирәнгә киткән, урта сыйныф вәкилләре йөри торган сату челтәренә карый. Өй кирәк-ярагыннан алып чүпрәк-чапракка, хушбуйларга һәм зәркән әйберләренә кадәр табып була монда.

 

Зур гына молның ике этажын биләүче "Macy's"ка мине хатын-кыз киемнәре бүлегенә сатучы итеп билгеләделәр. Баштарак ике-өч сәгатьлек махсус курста касса аппаратын, сату нечкәлекләрен өйрәндем дә, җиң сызганып, яңа һөнәрне үзләштерергә керештем. Акча тотып караган кешемени инде мин: кичке сменада эшләгәнгә күрә, кибет ябылыр алдыннан касса аппаратында көне буе сатудан кергән долларларны, Америка тиеннәрен чутлый-чутлый тирләп бетә идем беренче көннәрне. Вакыт үзенекен итә икән ул: акча санарга да, кием-салым мактарга да тиз өйрәндем. Әле һәр сатучыга көнлек эш планы да билгеләнә бит, анысын да тутырырга кирәк. Минем өчен эш планын үтәү бервакытта да кыенлык тудырмады: кешеләр белән тәмләп сөйләшә белсәң, кибеткә кашык алыр өчен килгән түтигә дә бишмәт, туфли һәм сумка сатып җибәрергә була.

 

Кибеттә сәгатьләр буе йөрергә хатын-кызның гына хәленнән килә икән. Ирләр алар нәрсә сатып аласын төгәл белә, шул әйберен генә ала да, күзен кызыктырып, киштәләр арасында озак йөрмичә кайту ягына таба борыла. Ә хатын-кыз сатып алучыларның кайберләрен сәүдә бинасыннан төн уртасы җитеп, ишекләрне япкач кына "куып чыгарып" була. "Macy's" яңа ел бәйрәме алдыннан атналар буе төнге уникегә кадәр эшләде. Төн уртасында кем инде кибеткә йөрсен дисезме? Кичке сменада эшләп кайтучы кешеләр кереп чыга, болай гына "гүләниегә" дип килүчеләр дә бар. Бер­көнне дүрт-биш яшьләр чамасындагы ике баласын, карт кына әбисен ияртеп, бер ханым төнге унберләргә кадәр чуалды киштәләр арасында. Моның малае бәдрәфкә барасым килә дип мыжгый башлады, әбисенең озак йөрүдән аяклары арыган, ә ул ташламалы бәядән сатылучы киемнәр арасында үзенә күлмәк сайлый. Инде кибет ябылырга унбиш минут вакыт калгач, бер кочак кием күтәреп кассага килеп басты. Ул төнне шушы соңгы сатып алучыны озатканда, төн уртасы күптән узып киткән иде инде.

 

Америкача "кәкре каенга терәтүчеләр"

 

Беркөнне сәүдә үзәгенә "әйберен кире тапшыручы" ханым килде. Без аны әнә шулай атап йөртә башладык инде. Бу ханым һәрвакыт кыйбатлы, бәясе йөзәр доллар булган кием-салымны кире тапшырырга килә. "Миңа бу кием ошамады, монысының үлчәме туры килми" дигән сәбәп белән сатып алган әйберен кире тапшыручылар очрап тора анысы. Әмма бу ханымның кибеттә нәрсәдер сатып алганын күргәнебез юк иде. Күпвакыт сәүдә ноктасына икенче-өченче тапкыр килүчеләрне йөзләреннән үк таный башлыйсың. Шәхсән үзем эшләгән көннәрдә генә дә ике тапкыр килде ул. Беренче юлы алып килгән кәчтүмнәренең тамгасын компьютер системасы танымады, шуңа без аның киемнәрен алмадык. Кем белә, бәлки ул аларны бөтенләй башка бер җирдән, я булмаса кеше кулыннан арзанга алган да, кибеткә аткарып, тулы бәясен кире кайтарырга тырышадыр? Икенче юлы исә ул алып килгән кыйммәтле маркадагы кием-салымны компьютер безнеке дип "таныды", һәм без аңа 9 мең сум тирәсе акчасын кире кайтарып бирдек. Кайтаруын-кайтардык, әмма күңелдә барыбер ниндидер шик калды. Кешене дәлилсез гаепләү гөнаһ булса да, бу хатынның кулы чиста түгеллеген барыбер сизендек. "Ральф Лорен" кебек зиннәтле брэндка караучы киемнәргә бай америкалыларның гына кесәсе чыдарга мөмкин. Ә "кием тапшыручы"быз андый төр ханымнар рәтенә керми.

 

Беренче карашка, без аңа берничек тә бәйләнә алмыйбыз. Иң күбе – кире кибеткә тапшырган әйбернең бәясе шактый зур булган очракта таныклык сорыйлар. Әле анысы да формаль нәрсә генә. Теге ханымнан таныклыгын сораган идек, "үзем белән таныкнамә йөртмим" дип җавап кайтарды. Аның таныклыгы булмау яки күрсәтергә теләмәве безнең шигебезне куертты, әлбәттә. Ләкин кибет җитәкчелеге аннан гына тавыш куптармады. Матур итеп елмаеп, хәерле көннәр теләп озаттык без аны.

 

АКШның сәүдә үзәкләрендә караклар да күп, аларга урларга мөмкин булган байлык та тулып ашкан. Монда әйбер чәлдерүнең нинди генә ысулларын кулланмыйлар. Кайберәүләр, махсус сенсор тамгасы беркетелгән кием-салымны киенү бүлмәсенә алып кереп, скрепка очы белән каезлап, тамгасының "йозагын" ача. Киенү бүлмәсенә бер кочак чүпрәк-чапрак күтәреп кереп, үз өсләренә яңа әйберләрне киенеп, шыпырт кына чыгып сызган караклар да була. Ашамлыкны кибеттә качып ашаучылар, вак-төяк нәрсәләрне кесәгә шудыручылар, иске кәлүшләрен яңасына алыштырып чыгып китүчеләр байтак. Һәр җирдә урнаштырылган исәпсез-чутсыз камералар да, үзе бер офисны тәшкил итүче сак хезмәте дә, ишектән чыкканда сызгыручы сенсор тамгасы да чик куя алмый хәйләкәр бурларга. Әле узган атнада гына бер яшь егетне берничә әйбер чәлдереп чыгып барганда тоттылар. Тотылганнар үз җәзасын ала: аларны тәүлеклек төрмәгә утырталар, ат бәясе кадәр штраф түләтәләр, эш урыннарыннан кудыралар...

 

Сатып алучы үҗәт һәм иркә булырга тиеш

 

Океан артында сәүдәгәр – сатып алучының колы ул. Россиядә алган әйбереңне ошамады дип кире кибеткә алып барып кара әле! Синең белән сөйләшмәя­чәкләр, товарны кире кайтарып бирергә хаксыз булуыңны кат-кат "аңлатачаклар", кибеттән үк куып чыгармасалар әле. Ә инде даулашып, түләгән акчаңны кире кайтарып ала алсаң, син үзеңне Альп кыяларына менеп җиткән җиңүче итеп тоячаксың.

 

АКШта исә кулланучылар хокукын яклау кәгазьдәге буш сүз генә түгел. Монда сатып алган әйберең ошамаса, үлчәме туры килмәсә яки сыйфаты начар булса, ике дә уйламый кире тапшырып, чыгымыңны тулысынча кайтарып алырга хокукың бар. Кайбер кибетләрдә товарны кире тапшырганда хәтта чегын да таләп итмиләр. Мисалга, "Волмарт" исеме астында берләшкән сәүдә нокталары Американың иң арзанлы сату челтәренә карый. Аларда әйберне кире тапшырганда чегың булса – сиңа шунда язылганга карап чыгымыңны кире кайтарсалар, чек булмаган очракта товар шул көнне нинди бәя тора – шулкадәр акча бирәчәкләр.

 

Дөресен әйтергә кирәк, кайбер башка сату оешмаларында товарны кире тапшыруга таләпләр кырысрак. Нигездә әйбернең чегын сорыйлар, кайбер сатып-алу нокталары исә товарны алыштыру, кире кайтаруга бер айдан алып 6 айгача вакыт бирә. "Macy's"та исә алты ай элек сатып алган күлмәкне кире тапшыру очрагы да булды. Анысы да кулланучы җаена хәл ителде. Кибетнең менеджеры күп очракларда сатып алучыны "әбижәйт итмәскә" фатиха бирә.

 

"Сатып алучы һәрвакыт хаклы" дигән гыйбарәгә ышанасызмы? Мин ышанам, шулай булырга тиеш тә ул. Америкалылар ул яктан бик иркә халык. Базарда гына түгел, гадәти кибетләрдә дә сатулашып бәя төшерергә остарып беткән алар. Мәсәлән, тулы бәядән сатылучы товар ялгыш кына 40, 60, я булмаса 75 процент ташламалы әйберләр киштәсенә эләккән булса, аны шул элмә тактада күрсәтелгән хакка алырга хокукы барлыгын монда һәркем белә. "Мин бу күлмәкне 75 процент ташламалы дигән элгечтән алдым", – дип касса аппараты янына килүчеләр шактый.

 

АКШта барысы да ал да гөл дип әйтәсем килми, монда да идән асты ысулы белән сыйфатсыз товар сатып ятучылар байтак, әмма аларның бездәге базарлар белән чагыштырганда халыкка зыяны азрак сыман. Монда бәлки гаепнең бер өлеше үзебездәдер. Сәүдәгәрләр сыйфатлы һәм арзан товар сатсын, хезмәт күрсәтү өлкәсендә кешечә мәнәсәбәт булсын өчен, бәлки үзебезгә үҗәт булып, хокукларыбызны белеп, тиешлесен дауларга вакыт җиткәндер?..


Гөлгенә ЛОТФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 98-99 | 21.05.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»