поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.06.2008 Спорт

КАЗАН – 2013 ЕЛГЫ УНИВЕРСИАДА БАШКАЛАСЫ, ЯКИ МЕДВЕДЕВ ТАЛИСМАНМЫ?

Без бу җиңү көнен ким дигәндә ике ел көттек. Һәм, ниһаять, 31 май Брюссельда, Мәскәү вакыты унберенче киткәндә барлык шәһәр халкы диярлек телевизор экраннары каршында Казан өчен дога кылып утыргандыр, мөгаен. ФИСУ җитәкчесе конверттагы җиңүче исемен укып, безнең делегация вәкилләре сәхнәгә чыкканнан соң, Брюссельда татарча “Хәерле кич, хөрмәтле дуслар!” дигән сүзләр яңгырады. “Казан-2013” Универсиада сайлау алды кампаниясенең башында торган премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җиңүнең, чыннан да, бик авыр бирелгәнен искәртеп үтте.

Әйе, 2011 елгы Универсиаданы Татарстан башкаласында үткәрү өчен нибары ике тавыш кына җитмәгән иде. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин әйтүенчә, әлеге күренеш безне тагын да көчлерәк, кырысрак, башка кандидат шәһәрләргә карата куркыныч коралга әйләндерде. Аннары, быел “җиңмәсәк, үз кандидатурабызны алдагы елларда да куячакбыз” дигән сүзләрне дә ишетмәдек. Универсиаданың бездә узачагы шик тудырмагандыр, күрәсең.

 

Студентлар спорты ярышын үткәрү хокукы Казанга бирелүе шәһәр өчен генә түгел, Россия өчен дә зур дәрәҗә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Яңа Президентыбыз Д.Медведев илнең бәхетле талисманына әйләнеп бара бугай. Уйлап кына карагыз, ул ил җитәкчесе булуына бер ай да үтмәде, “Зенит” УЕФА кубогын отты, 15 ел җиңү күрмәгән Россия хоккей җыелма командасы чемпион калды, шуңа “Евровидение”да җиңүне кушсак, хәзер менә Казан да дөньякүләм аренада танылды.

 

Ни дисәк тә, Казан Олимпия уеннарыннан соң популярлык буенча икенче урында торучы студентлар ярышын үзендә үткәрү өчен барлык көчләрен дә куйды. Иң мөһиме, моны, гадәттәгечә, җитәкчелек кенә түгел, ә шәһәр халкы да хуплап алган иде. Бигрәк тә Казан югары уку йортлары студентларының активлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

 

Шул рәвешле, 2013 елны көтәбез, җәмәгать. Бергә җиңеп, Универсиаданы бергә матур гына үткәреп тә җибәрергә кирәклеген онытмаска кирәк. 


Алмаз ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»