|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2019 Җәмгыять
“Ул җиләкләрен зираттан җыя бит”Җиләк җыю сезоны беткәч, базарда, кибет буйларында тезелеп сатып утырган апа-түтиләр кура җиләге, кызыл карлыган һәм, ниһаять, кара карлыган, чия сатуга күчтеләр. Моннан бер-ике атна элек базарда йөргәндә күзем төште: берсе биш литрлы капрон чиләк белән урман җиләге сатып утыра. Читтән генә күзләп торганымны бер таныш хатын күреп, яныма килде. “Әллә җиләк алыргамы исәбең?” – дип сорады. Юк, мин әйтәм, болай гына сокланып торам, малайлар ашарлык китерде, кайнатмыйм быел, узган елгылары да тора әле, хәзер ашау ягы да кимеде дим. Сөйләшеп карап торабыз: җиләк сатучы хатын җирдәге пакеттан селеккәләп, эреләрен чүпләп ала да, чиләгенең өстенә сала. Таныш хатын: “Сатып алырга омтылсаң, мин сине туктата идем, ул хатын җиләкләрен зираттан җыя бит”, – дип ушымны алды.
– Берничә көн элек иремнең кабер рәшәткәләрен буярга дип зиратка төштем, – дип сөйләде ул. – Май башында чүп-чарларын утап, тәртипкә китереп кайткан идем. Дөнья мәшәкатьләреннән арына алмыйча буяу эше шулай кичекте. Рәшәткә буяулары әле әлләни искермәсә дә яңартасым килде. Өстемә халат киеп, яулык бөркәнеп, бисмилла әйтеп керештем бу эшкә. Шунда мыдыр-мыдыр сөйләшеп, ике хатын зиратның икенче башына үттеләр. Мине искәрмәделәр. Иң гаҗәбе – кулларында капрон чиләкләр. Бераздан калкынып карасам – болар җиләк җыя. Ходаем, тамакларыннан ничек үтә икән дип, ушымны җыя алмый тордым. Шуннан сугыштан соң – 1945-47 елларда булган хәл исемә төште. Сарманның урта бер җирендә зират бар иде. Татарлардан гына торган район үзәгендә мәчет юк. Диннең тыелган еллары. Корбан гаете булдымы икән, әллә Ураза гаетеме, унлап абзый-бабай зират эчендәге ачыграк урында тезелешеп салават, тәкъбир әйттеләр. Без, берничә кыз, малай, иртүк торып зиратка килгәнбез. Шунда кабер ташлары арасында эре-эре җиләкләр үсеп утыра. Ул заманнарда кабер өсләрендә тимер рәшәткәләр бөтенләй юк, такта-коймадан корыштырганнары сирәк кенә күренә, алары да еллар үтү белән каралып, череп беткәннәр. Әле буяулар юк заман бит. Зиратка күптән мәет күмелми иде инде. Каберлекләр җир белән тигезләнеп беткән, күбесендә таш та юк. Булган ташларда мәрхүмнең туу-үлү вакыты гарәп хәрефләре-саннары белән язылган. Шунда ник беребез бер җиләк өзеп капсын!..
Теге Җәлил поселогы зиратыннан җиләк җыйган хатынның берсе шуны базарга сатарга алып чыккан. Ходаем, акча дип инде... Бу базар сатучыларының күбесе шундый урыннардан, бигрәк тә юл буйларыннан җыялар икән. Җәлилне аркылы кисеп, Чаллы – Сарман – Азнакай трассасы үтә. Узган ел мәтрүшкә эзләп, шул юлдан эчкәре кергән идек. Юл буенда гына эре-эре кып-кызыл җиләкләр. Башка җирдә җиләк инде бетеп барганда, моннан җыймаганнар. Теге акчага комсыз хатыннар җиләкле юл буйларына килеп чыкмаганнар, димәк.
Чирләр күп дибез. Алтмыш-җитмеш яшькә җитми үлгәннәр дә күп. Хәзер ашарга-эчәргә дә бар, өс-баш та бөтен, Аллага шөкер. Менә шундый сыйфатсыз ризыклар бетерәдер халыкны. Сөт ризыклары турында уйларга да куркыныч. Азнакай районыннан базарга бер хатын көн дә сөт ризыклары сатарга килә. Өс-башы да бик пөхтә түгел, кулына, тырнакларына күз салсаң, гомердә сөт-катык ашыйсың килмәс. “Алты сыерыбыз бар, кош-кортларның санын да белмибез, тәүлегенә өч-дүрт сәгать кенә йокы эләгә”, – дип сөйләп торды ул бервакыт. Мондый шартларда чисталык буламы инде? Аптырагач, кибеттән алабыз. Анда ичмасам махсус эшкәртү ысулы бар икән. Авылларда да сыер асраучылар сирәк. Әгәр сөте-катыгы чиста, әйбәт булса, алты сыер асраучы хатын улын яки ирен бимазалап Җәлилгә тикле сату белән килмәс иде. Димәк, авылда кем икәнен беләләр, сатып алучы юк. Иртүк килеп, өйлә җиткәнче дә сатып бетерә алмыйлар икән. Шунда базар тирәсендә уралып көн күрүче хатын сөйли: “Утыртып алып килгән кешеләре ашыктыра башлагач, сатылып бетмәгән әйберләрен без алып калабыз да, кичкә кадәр сатабыз, хакын бераз төшергәч алучысы табыла тагын. Сатылмаса үзебезгә алабыз, мәҗбүриләп, арзан бәягә күршеләргә бирәбез”, – ди. Ипи, ит ризыклары да шулай әзерләнә дип уйларга кирәк. Аллага тапшырдык инде.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.
--- |
Иң күп укылган
|