поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.09.2019 Мәгариф

Мәктәптә компьютер уеннары файда китерәме?

1 сентябрь. Белем көне. Яңа уку елы башлана... Ата-аналар һәм балалар ниндидер яңалык көтә: яңа белемнәр һәм осталык, ачышлар һәм казанышлар, эмоцияләр, яңа кызыклы танышулар. Укытучылар исә инновацион педагогик технологияләр, балаларның укуга карата кызыксынуын арттыру, мәгълүмат киңлегендә ирекле ориентлашу, укый һәм өйрәнә белү, заман белән бергә атлау, трендта булу чараларын эзлиләр.

Haier корпорациясенә нигез салучы һәм компаниянең директорлар рәисе Чжан Жуймин фикеренчә, заман белән бергә атлау – цифрлаштыру шартларында бүгенге көн җәмгыяте белән аерылгысыз. Шундый чараларның берсе – компьютер уеннары куллану. Компьютер уеннары XXI гасырда мәгълүмати аудиовизуаль технологияләр үстерү үрнәге булып тора. Алар фән өлкәсенә карата кызыксыну уята, гомумиләштерү, аргументлау, нәтиҗә ясау кебек сәләтләрне үстерергә булыша.
 
Татарстанда инде берничә ел белем бирү учреждениеләрендә, шул исәптән өстәмә белем бирү системасында да, заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә уку-укыту эшләре алып барыла. Укытуны компьютерлаштыруда психологик-педагогик проблемаларны чишү мәсьәләсе туды. Компьютер уеннарын укытуда куллануның оптималь ысулларын эзләү, нигезләү һәм гамәлгә кертү аеруча мөһим булып тора.
 
Казан шәһәренең кайбер гомуми белем бирү мәктәпләрендә, шулай ук Арча, Балтач, Кукмара, Саба һ.б. кебек кайбер районнарда укытучылар арасында үткәрелгән сораштыру шуны күрсәтә: аларның күбесе компьютер уеннарын дәресләрдә бөтенләй кулланмый яки сирәк куллана. Төп сәбәпләр: компьютер уеннарына тискәре караш, уку процессында мондый программаларны куллануга вакыт җитмәү, күпчелек фәннәр буенча уен компоненты булган компьютер программалары булмау, методик материалның җитәрлек булмавы һ.б.
 
Казан федераль университетының берничә укытучысыннан торган авторлар коллективы Казанда RoboLand робототехника лабораториясен эксперименталь мәйданчык итеп сайлаган. Тәҗрибә эшенең төп бурычы – компьютер белән шөгыльләнүче уеннарны, аерым алганда, Scratch программалаштыруның визуаль тел чаралары белән математик эчтәлекле уеннар һәм Python программалаштыруның текстлы телен эшләү процессына балаларны җәлеп итү.
 
Scratch һәм Python программалаштыруның яңа телләрен өйрәнүче балалар төп игътибарны синтаксиска юнәлтми (билгеле булганча, синтаксик хаталар еш кына төшеп калган ике ноктаны яки җибәрелгән ялгышларны эзләүгә, җәяләрне санауга һ.б. китерә). Scratch һәм Python телләрендә зур булмаган компьютер уеннары булдыру нигезләрен үзләштерү аша башка телләрне үзләштерү күпкә җиңелрәк бара.
 
Шунысы да кызыклы, укучылар белән алдагы әңгәмә барышында аларның күбесе дәресләрдә компьютер уеннарын куллануны кулай дип саный, чөнки бу материалны кызыклы формада истә калдырырга мөмкинлек бирә. Әмма кайберәүләр мондый ярдәмнең урта һәм кече яшьтәге укучылар өчен кайвакыт урынлы булмавы турында да фикер әйтә.
 
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, компьютер уен программаларын булдыру – ул иҗади процесс һәм төгәл фән белемен генә түгел, ә инженерлык интуициясенең дә таләп итә. Компьютер уеннарын эшләү нигезләрен өйрәнгән балалар, табигать белеме укытучысы, инженер-конструктор булсынмы, яисә киң профильле дизайнер булсынмы, хәзерге заман шартларында кирәкле барлык компетенцияләр белән беррәттән фән-специфик белемнәр буенча күнекмәләр алалар.

Ольга РАЗУМОВА, Елена САДЫЙКОВА
Матбугат.ру
№ --- | 01.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»