|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2010 Матбугат
![]() ЯҢА ТАТАР МАТБУГАТЫ“Ватаным Татарстан: өйдән-өйгә” акцияләре узганда, татар газеталарын төп укучысы кем, дигән сорауга җавап эзлибез. Авыл булмаса, матбугат та калмаячак икән ул. Шәһәр мәдәният һәм гыйлем үзәге дип саналса да, татар газеталары анда кирәксез товар булып ята. Авылда гына ул бер гаилә 4-5 газетага языла. Гомумән алганда исә, татар газеталары, нигездә, авыл җирендә яшәүче урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар һәм пенсионер абзыйлар өчен чыга. Пенсионер әби, 3-4 мең сум пенсия алса да, майда яки ноябрьдә 500 сумын матбугатка сарыф итмәсә, пенсиясен хәләлгә санамый. Авылда иң күп газета алдыра торган өй тышкы яктан башкалардан әлләни аерылып тормый, ә иң төзек, иң бай, иң матур өйләрдә, кагыйдә буларак, бер газета да укымыйлар.
Татар газеталарын өлкәннәр генә алдыруы авыр уйларга этәрә. Яңа буынны, 20-40 яшьтәгеләрне татарча укырга өйрәтмичә, милли мәгълүмат чараларының ышанычлы киләчәге бар дип әйтеп булмый. Әйе, бөтен дөньясында шул ук хәл, башка илләрдә дә газета укучылар “картая”. Әмма шулай дип кул селтәсәк, дөрес булмас, чөнки башка илләрдәге халык матбугаттан башка да милли үзгәлекләрен сакларга сәләтле. Мәсәлән, рус кешесе рус газеталарын укымаса да, рус булып кала. Ә татар газеталары милли үзаңны үстерүче буларак милләтнең саклануында бик зур роль уйный.
Яңа буын татарларын татарча ничек укытырга соң? Авылда яшиме, шәһәрдәме, бу аек фикер йөртүче, чынбарлыкка җайлашырга тырышучы, прагматик буын. Бу – “яңа татар”. Өлкәннәрдән аермалы буларак, алар дәүләттән күп нәрсә өмет итми. Алар “Син үзеңнән башка беркемгә дә кирәк түгел” дигән кагыйдә белән яши. Күбесенең рухи ихтыяҗлары милли мохиттән аерылган, чөнки алар өчен нәрсәнеңдер татар булу-булмавы түгел, ә файда китерүе генә мөһим. Телевидениедән татар тапшыруы кызык түгел икән, ул аны татар булганы өчен генә карамаячак. Гайбәт, гыйбрәт һәм фаҗигале хәлләр язып кына да (татар газеталарының яраткан темасы) аларның игътибарын җәлеп итеп булмый. “Яңа татар” русча камил белә, шуңа күрә рус мәгълүмат чараларыннан үзләренә кирәкле информация табуда кыенлык кичерми. Нәкъ иномарка сайлаган кебек: сез бит автомобильнең кайда җитештерелгәненә игътибар итмисез, аның ышанычлы һәм уңайлы булуы мөһимрәк. Рус мәгълүмат чараларын да “яңа татар” үзе өчен җайлырак дип саный. Һич кенә дә халыкны гаеплисе килми. Татар маңкортлаша, татарча укымый, милли мәсьәләләр белән кызыксынмый, татар дөньясына, матбугатына битараф, дип халыкны гына гаепләү җаваплылыктан качуның иң җиңел юлы. Күпләр шуннан файдалана да инде. Ә матбугат үзе шул кешеләрнең мәнфәгатьләренә туры килү өчен нәрсә эшли соң? “Яңа татар”ның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен татар газетасы русларда да басылмаган, файдалы, эксклюзив мәгълүмат белән тәэмин итеп торырга, ягъни рус газеталарын да узып китәргә тиеш. Татар матбугаты моңа сәләтлеме? Кызганыч, юк. (Рус мәгълүмат чараларының кайчан да булса татар матбугатын чыганак итеп файдаланганнарын хәтерлисезме? Хикмәт тел белмәүләрендә түгел, кирәк булса испан теленнән дә тәрҗемә итеп алалар.) Татар матбугаты журналист тикшерүе, сәяси фаразлар, кыю аналитика, профессиональ комментарийлар белән шаккатыра алмый. Дәрәҗәбезнең шактый түбән булуын танырга кирәк, җәмәгать.
Күптән расланган факт: дәүләт милкендә булмаган газеталар укучы күңеленә якынрак. Сәбәбе – азмы-күпме бәйсезлек саклауларында, хакимият структураларына хезмәт күрсәтергә мәҗбүр булмавында. Алар укучының мәнфәгатьләрен хөкүмәтнекеннән өстенрәк күрә. Шәхси эшмәкәр дәүләткә караганда һәрвакыт яхшырак идарә итә – дөнья икътисады тарихы моны дәлилләп күрсәтте инде. Мәсәлән, шәхси кибет сельподан әйбәтрәк хезмәт күрәсәтә. Үз-үзенә генә ышанган, дәүләтнең ярдәменә зур өметләр багламаган нәшир да шулай. Бәлки, матбугатны үстерүнең бер варианты буларак, аңа тулы бәйсезлек бирергә, шуның белән табигый сайланышка юл бирергә? Йөзә белмәгән кешене күлгә ташлап, аны йөзәргә өйрәтәләр бит. Шуннан соң халыкка иң кирәклеләре, үз урынын таба алганнары, “йөзәргә өйрәнгәннәре” яшәп калыр. (Балалар газеталары кебек тар аудитория өчен чыгучы басмаларны грантлар формасында эшләтергә мөмкин.)
Әйе, шуннан соң “сары” булмаган татар газеталарының, бәлки, уннан берсе генә батмый калачак. Милләт дип лаф оручылар мондый “шок терапиясе”н татар матбугатын бетерү дип кискен каршы чыгачак. Дәүләт тә мәгълүмат кырын кулдан ычкындырудан, сәяси монополияне югалтудан курка.
Әлбәттә, куркыта. Ләкин уйлап карагыз: сандамыни хикмәт? Татар матбугаты мәсьәләсендә Марксның диалектика закончалыгы һаман да эшләми бит безнең: сан сыйфатка китерми!
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|