поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.08.2019 Җәмгыять

Чал Иделдә нурлы Казан

Халыклар дуслыгы йорты һәм милли-мәдәни оешмалар ярдәмендә «Самарская газета» үзенең битләрендә “Халыклар картасы” дип аталган рубрика ачып җибәргән. Анда Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының туган яклары – өлкәләре, республикалары һәм илләре турында язарга ниятлиләр.

Басылып чыккан материаллар арасында мәркәзебез Казанны тәкъдим иткән язма да бар. Ул безнең газета укучыларына да кызыклы булыр дип, тәрҗемәсен үзебезнең газетада да бастырып чыгарырга булдык әде. Татарстанны күреп кайтырга ният итсәгез, артык мәгълүмат комачауламас.

 
Ял көннәренә Казанга барып кайту – туристлык программаларының иң хаҗәтлесе, диләр. Берәүләр – теплоходта, икенчеләре – автобусларда, өченчеләре күптән түгел генә йөри башлаган төнге поездда Казанга барып, тарихи урыннарын күреп кайтырга тырышалар. Ә менә ике көн эчендә нәрсә күреп өлгерәсең – анысы инде икенче мәсьәлә. Минем карашка, Казанны күреп туяр өчен бер ай да аз булыр, мөгаен.
 
- Соңгы вакытта җәй саен Идел буйлап теплоходта сәяхәт итәргә тырышам. Беренче кыска сәяхәтем дә нәкъ Казанга булган иде. Шулхәтле ошады ки, хәзер башка шәһәрләрне дә шул рәвешле карап йөрим. Ләкин Идел буйлап югарыга таба йөзгәндә теплоход гел Казанда туктый, һәм мин һәрвакыт экскурсиягә чыгам, үзем өчен, Казанның яңадан-яңа кырларын ачам, - дип сөйли Людмила Селезнева. - Казанда, әлбәттә, бик яхшы сакланган һәм төзекләндерелгән Кремль гаҗәпләндерә. Ул Идел буендагы тарихи корыл-маларның иң матуры. Шулай ук бөтен диннәр храмы, Свияжск, Рәиф монастырен карарга киңәш итәр идем. Кама буйлап сәяхәт итсәгез, Алабуганы күрмичә калмагыз. Бу борынгы шәһәр күңелегездә иң уңай тәэсирләр калдырыр – борынгы тарихыбызга да кагылып үтәрсез, рәссам Иван Шишкин картиналарында урын алган табигый истәлекләрне дә күрерсез. Алабугада бөтен кунакларны да чәкчәк белән каршы алалар. Мин аннан бүләксез кайтканым юк – туганнарыма гел чәкчәк, сувенирга чәй кәсәләре алып кайтам.
 
Казанны яхшы белгән кешеләр Иске Татар бистәсе буйлап җәяү йөрергә киңәш итәләр. Андагы һәр өй ачык һавадагы музей кебек. Автобуска утырып Юныс мәйданына барып җитәсез дә борынгы Казан атмосферасына кереп чумасыз, Кабан күле янында, Казанның Меңъеллыгы паркында ял итәсез. Иске Татар бистәсе XVIII гасыр ахырында торгызыла башлаган һәм анда бик күп матур архитектуралы биналар, мәчетләр сакланган. Күп йортларга реставрация ясалган, агач челтәрле тәрәзәләре, капкалары күз явын алып тора.
 
Татарстанда өйләрне, капка-коймаларны аеруча матур итеп ясау гадәте бар. Ташландык йортлар юк диярлек, барысы да “Мин кем!” дип кәперәеп тора сыман. Бу милли гореф-гадәттер, дип уйлыйм. – дип уртаклаша тәэсирләре белән Елена Бортникова, туристлар төркеме җитәкчесе. Ә милли колоритка тирәнрәк чумарга теләгән кешеләргә Татарстанның авылларында да булып кайтырга киңәш итә. Шулай ук Казанның Кремль урамындагы Милли музеен да күрмичә калырга ярамас.
 
- Татарстанга баручылар анда олыларны хөрмәт итү гадәте булуын онытмасыннар иде. Яшьләрнең олы яшьтәге кешеләргә “апа”, “абый” дип мөрәҗәгать итүләрен ишетергә туры килер. Бу аларның тормыш тәҗрибәсен хөрмәт итү, дигән сүз, - дип таныштыра татар гореф-гадәтләре белән Самара өлкә татар “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров. - Төрле регионнарда яшәүче татарларның гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, тегү-чигүләре һәм киемнәре охшаш булсалар да, аермасы да булырга мөмкин. Ник алай булуын туристларга экскурсоводлар сөйләр. Ә үземнән шуны әйтә алам – татарларның гореф-гадәтләрендә һәм тормыш рәвешендә Идел буенда яшәүче төрле милләт халыкларының да йогынтысы сизелә.
 
Казан татарларының тарихы, көнкүреше, гореф-гадәтләрен беләсегез килсә, Иске Казан урынында урнашкан дәүләт тарихи-мәдәни музее һәм Камаево авылы янындагы табигый музей-тыюлыкны күрергә киңәш итәр идем. Урта гасыр чорында нигез салынган ташландык шәһәр, озын гомерле булмаса да, аның турында риваятьләр калган. Бу шәһәрне Иске Казан болгар кабиләләре төзегәннәр, һәм ул бер гасыр буе Казан ханлыгы башкаласы булып хезмәт иткән. Хәзер шәһәр музей-тыюлык булып тора. Анда каланчалы-манаралы урта гасыр ныгытмасы калкып чыккан. Эчендә сугыш кораллары, таш аткычлар, ныгытма диварларын вату өчен тараннар күрергә була. Шулай ук тыныч тормыш өчен кирәк булган остаханәләре, тегермәне, коесы, лапаслары һәм башка борынгы корылмалары, җайланмалары бар. Казыну эшләре вакытында табылган тәңкәләр, бакыр көзгеләр, бизәнү әйберләре, чүлмәкләр дә күргәзмәгә куелган. Һәр татар өендә булган туку станоклары, йон эрләү һәм язу җайланмалары, татар миче, савыт-саба, музыка һәм эш кораллары борынгы татар тормышы нык һәм бай булуы турында сөйли.
 
Вакытлары күбрәк булган сәяхәтчеләр, әлбәттә, борынгы Болгарга да барып кайтырлар. Ул да заманында Идел болгарлары башкаласы булган, 922 елда биредә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән. Хәзер ул ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән тарихи урын. Соңгы утыз елда борынгы хәрәбәләр өстендә Урта гасыр тарихи-архитектура комплексы төзелде. Комплекста Болгар цивилизациясе музее, архитектура истәлекләре, Ислам университеты бар. Биредә дөньядагы иң зур Коръән китабы саклана.
 
Татарстан бүген искиткеч төзек, матур ил. Шул ук вакытта үзенең тарихына да игътибарлы. Шуңа туризм белән кызыксынучылар аны урап узмый. Шуны гына әйтеп үтәсем килә: Татарстанга барганда хатын-кызлар яулыкларын, озын итәкләрен алып барырга онытмасыннар иде. Истәлекле урыннар, мәчетләр һәм чиркәүләрне карап йөргәндә андый кием бик тә урынлы булыр, һәм сез үзегезне тәрбияле, татар һәм рус гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче кешеләр итеп күрсәтер идегез. Ә татар өенә кунакка чакырылган булсагыз, күчтәнәч алып барырга онытмагыз.
 
 

Ирина ШАБАЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 31.08.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»