поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.05.2010 Мәдәният

«УМЫРЗАЯ»ГА СУ СИБҮЧЕ ГҮЗӘЛКӘЙ

Сугышның нәкъ уртасында, туплар гөрелтесе астында 18 яшьлек татар кызы күңелләрне җилкендереп җырлый. Яшәү һәм үлем кисешкән урында, татары, үзбәге, казахы, урысы, кыргызы – СССР дип аталучы илнең күпсанлы милләт уллары бу әкияттәгедәй гүзәл кыздан күзләрен дә ала алмыйча, әсәрләнеп җыр тыңлыйлар. Аларга җырның нинди телдә, бу кызның кайсы милләттән булуы мөһим түгел. Кызык, яхшы көйне теләсә кайсы милләт вәкиле дә аңлый, ә сугыш киресенчә, бер генә халыкка да аңлашылмый торган афәт. Менә шушы ике капма каршылык очрашкан урында кызның максаты – туган якларында газиз анасын, баласын, хатынын яисә сөйгән ярларын калдырып, кан коеш эченә ташланган, чираттагы бәрелештән, бәлки, исән дә калмаячак солдатларга бер генә сәгатькә булса да сугышны оныттырып тору.

Туплар ярты чакрым ераклыкта гына шартлый, ә тавышы якында гына кебек ишетелә. Янәшәдә генә йөзләгән кешенең гомере өзелә. Аяк табаннарына хәтле төшкән, тәннең һәр күзәнәген киеренкелектә торырга мәҗбүр иткән курку хисен ничек тә җиңеп җырларга, сугышчыларның күңелен күтәрергә кирәк. Сугышны туктатып булмаса да, һичьюгы оныттырып торырга кирәк.

 

Шомырттай кара күзле, кара чәчле бу чибәр кемгәдер сөйгән ярын, кемгәдер апасын хәтерләтә. Бу матуркайның алга таба татар халкының иң күренекле җырчысы булып китәчәк Җәвәһирә Сәләхова икәнен алар белми. Бу сылу кыз сугыш башланмаса, Казан музыка училищесында укуын ташлап, салкын окопларда җырлап йөрмәс иде. Дөрес, моның өчен аның күкрәгенә медаль тагарлар. Ә сугыш мәхшәрләре гомере буе төшләренә кереп йөдәтер.

 

«Иң куркынычы – сугышка ияләшү, туплар гөрелтесеннән курыкмыйча, чыгып җырлау булды» – дияр ул, яшьлек елларын искә төшергәндә.

 

Җәвәһирә Сәләхова узган гасырнын 40, 50, 60 нчы елларының иң популяр җырчысы иде. Ул сәхнәгә чыкса, халык, ах, итеп куя. Аның табигый, үзенчәлекле тавышын башка беркемнеке белән дә бутап булмый. Лирик сопрано аның зифа буй-сынына, нәфис кыяфәтенә килешеп, бербөтен булып тора.

 

Узган елның декабрь аенда Җәвәһирә Сәләхова 86 нчы яшендә вафат булды. Бу турыда күпләр белми дә калды. Белсә дә, аерым даирә кешеләре генә белгәндер.

 

2008 нче елның 16 нчы ноябрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Умырзая» (Р.Харис) спектакленең премьерасы булды. Әлеге сәхнә әсәре Р.Ваһаповның 100 еллыгына багышланган иде һәм бу постановка театр белгечләре, татар зыялылары тарафыннан югары бәяләнде, татар театры тормышында зур вакыйга булды. Спектакльне сәхнәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Ринат Әюпов куйды. Әлеге театр артистлары Фәнис Кәлимуллин Р.Ваһаповны, Халидә Сөнгатуллина Җәвәһирә Сәләхованың яшь чагын гәүдәләндерде. Ә Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулованы җырчының өлкән яшьтәге чагын уйнарга чакырдылар. Шулап итеп, үзе исән чагында Җәвәһирә Сәләхова турында документаль спектакль куелды! Төп фикер дә аның һәм авторның авызыннан сөйләнә.

 

«Эстрада сәнгатендә булсынмы, театр сәнгатендәме, рухи азык, муза бирә торган кайбер шәхесләр читтәрәк калып югалалар, – ди Ренат Әюпов. – Рәшит Ваһаповны сәхнә партнеры Җәвәһирә Сәләховадан башка күз алдына да китерү кыен. Алар бер бригадада эшләгәннәр. Дуэтлары бик күп булган. Әмма бу җырчы ханым турында озак еллар әлләни телгә дә алынмый. Чөнки төп йолдыз булып Ваһапов алгы планга чыга. Җәвәһирә Сәләхова да зур йолдыз, югыйсә! Ләкин сәнгатьтә күп җырчылар фон функциясен үтәп, телдән, хәтердән юкка чыгалар. Җәвәһирә Сәләхованың да фон гына булып калуында, миңа калса, гаделсезлек бар.

 

Мин Җәвәһирә апаны күреп белми идем. Премьерасына кадәр үзем дә алданмас, тамашачыны да алдамас өчен аның белән күрешү бик кирәк иде. Бер көнне спектакльнең прогонын яздырган дискны алдым да, Мәскәүгә киттем. Ул вакытта инде Җәвәһирә апа Мәскәүдә, кызы Лола белән кияве тәрбиясендә яши иде. Бик җылы кабул иттеләр. Җәвәһирә апаның хәтере әйбәт иде. Спектакль турында бик кызыксынып сорады, программа проекты белән танышып чыкты. «Ничек минем хакта спектакль куясыз, мин бит Рәшит Ваһаповның сәхнә партнеры гына, энем» – диде.

 

Гадәттә, артистлар горур һәм тәккәбер, дан-шөһрәт яратучан кешеләр. Ә Җәвәһирә Сәләхова, киресенчә. Мин аннан үзе турында сораштырып карыйм. Ә ул һаман Ваһапов, репертуарлары турында сөйләде һәм үзенең читтәрәк калуына беркемгә дә үпкәсе юк иде. «Шундый йолдызлар бар, алар балкырга тиеш», – диде. Ул үзен корбан иткән кебек иде. Ленинградта концерт вакытында Рәшит Ваһаповка әнисенең үлеме турында хәбәр итәләр. Авыр вакытларда аның янәшәсендә гел ул була. «Умырзая»ның салкын, карлы җирдә шытып чыгуына сәбәпче кеше Җәвәһирә Сәләхова булгандыр. Гәрчә Ваһаповтан 15 яшькә кечерәк булса да аңа руһи терәк була алган. Дуэт җырлау өчен бер-береңне тоя белергә кирәк. Ике кеше арасында гармония, энергетик якынлык булса – дуэт яңгырый. Әгәр шунда берсе мин генә күренергә тиеш, дип, алга чыкса, дуэт ертыла, таркала. Ә бездә, кызганычка каршы, андый мин-минлек бик зур. Яхшы дуэтлар йөз елга бер генә туа торгандыр. Дөрес, ирле-хатынлы җырчылар бар, аларны гаилә итеп кенә кабул итәсең. Җырның мәгънәсен югары тотып, халык күңеленә җиткезүче дуэтлар хәзер җыр сәнгатендә юк.

 

Ринат Әюповның бу фикерен Җәвәһирә Сәләхованың замандашы, дусты, «Татарстан» радиосының ветеран дикторы Әминә Сафиуллина да хуплый. «Күп кенә җырчылар радиога язылырга килгәч, кат-кат яздыралар иде. Ә Җәвәһирә, бер генә репетиция ясап ала да, җырлый. Кеше буларак та бик әйбәт, кешелекле иде. Җырлаганда бөтен хисләре күзләрендә чагыла иде аның. Мәскәүгә кызына яшәргә киткәч тә гел шалтыратышып тордык. Узган ел кызым белән кунакка да барып кайттык. Лоласы бик ана җанлы иде. Әмма Җәвәһирәнең Казанга кайтасы, Казанда үләсе килде,» ди – Әминә апа.

 

Мәрхүмәне Казанга алып кайтып, Татар зиратында җир куенына иңдерделәр. Мәңгелек тынычлыкны Казанда тапты ул.


Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА
Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»