поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.08.2019 Ана теле

"Нигә шулай: төшенчә үзе бар, гамәлдә без аны кулланабыз, ә исемен атамыйбыз?"

Сүзтезмәләр тезелә – җөмлә хасыйл була. Аны җөмлә нәхүе (синтаксисы) өйрәнә. Без дә керешик.

Моңарчыгы бәяныбызда максаты уй-фикерне белдерү өчен сөйләм оештырганда сөйләмнең асылын төп-төгәл аңлау, аның оешу нечкәлекләрен ап-ачык күзаллау булса да, моңа тәмам ирешә алганыбыз юк бугай әле. Чөнки  сөйләмнең нәкъ үзенеке генә саналырлык, аның эчке асылына тач тәңгәл килгән мөстәкыйль бер берәмлеккә кагылганыбыз булмады. Моңа кадәр без менә шул берәмлекне барлыкка китерергә катнашкан ваграк күзәнәкләрне, ягъни аваз, иҗак, сүз, сүзтезмә кебек категорияләрне аерым-аерым барладык-анализладык.
   
Гәрчә ул берәмлекләр дә,– фикернең аерылгысыз кисәкчеге буларак, бер бөтен белдерсәләр дә, ягъни чагыштырмача мөстәкыйль төшенчә булсалар да,– алар әле  бер бөтен фикер берәмлеге хәленә җитмәгән иде. Дөрес, без аларны да сөйләмнән аермыйча, нәкь менә сөйләм оештыру өчен кирәкле материал – корал итеп анализладык. Шулай да аларның фикри бөтенлеге үзендә сөйләмнең күпчелек сыйфатын туплаган күзәнәк дип билгеләрлек түгел иде.
   
Менә, ниһаять, без тулаем сөйләм барлыкка китерү өчен фикри эчтәлеге чагыштырмача тәмамланганрак, мөстәкыйль булган бердәмлеккә килеп җиттек. Сүз җөмлә турында бара. Җөмлә сүз, сүзтезмәләрдән оешса, сөйләм үзе җөмләләрдән оеша. Менә авылдан бертуган сеңлем шылтырата: Иртән тышка чыксам, кыш килеп җиткән. Суыткан. Эре-эре кар ява. Балалар чаңгы эзләп, мәж килергә тотынды. Күңелле., ди.    Шылтыратуының максаты, ягъни сөйләменең эчтәлеге яңа вакыйганы хәбәр итү һәм аңа карата үзенең мөнәсәбәтен белдерү. Моның өчен ул үзенә мөстәкыйль мәгънәле берничә җөмлә тезеп китте. Димәк, җөмләләр аңарга хәбәр итү һәм мөнәсәбәтен белдерү өчен үзенә бер чара булып хезмәт итте.
   
Бер караганда, алар да сүзләрдән һәм сүзтезмәләрдән торган гадәти тезмәләр кебек тә, юк шул, җөмлә инде ул гади тезмә түгел, ә мәгънә бөтенлегенә барәбәр тын-сулыш бөтенлеге белән тезелгән, фәнчә әйтсәк, үзенә бер интонация белән әйтелгән тезмә.
   
Игътибарга алып китик әле: әлеге сөйләмдә хәбәр итү һәм мөнәсәбәт белдерүнең өлешләре мәгънә күләме ягыннан бер төрле булмаган кебек, шуңа нисбәтән, җөмләләрнең төзелеше дә төрледән-төрле. Әйтик, Иртән тышка чыксам, кыш килеп җиткән җөмләсе алты сүздән торган, мәктәптә өйрәткәнчә әйтсәк, ике җөмләдән торган, икесенең дә иясе дә, хәбәре дә булган кушма җөмлә, ике интонация өлешеннән тора. Ә менә Суыткан, Күңелле җөмләләре берәр генә сүздән тора, аларда ия – хәбәр мөнәсәбәте дә юк.
   
Туктале, менә шушы урында арагыздан тынгысызрак берәү болай дип куймасмы: “Туганыгыз әйткән әлеге уй-фикер аның аңында тулаем бербөтен диярлек хәлдә,– сүз, сүзтезмә, җөмләләрдән укмашып барлыкка килгән, ул бербөтен сөйләм рәвешендә белдерелгән дә; без аны шулай бербөтен хәлендә кабул иттек тә, ә нигә хәзер без аны ваграк өлешләргә – җөмләләргә бүлгәләп мәшәкатьләнәбез?” дияр.
   
Дөрес анысы, фикер аңда бербөтен булып барлыкка килә, ә менә аның сөйләм адресатына җиткерелүе бер караганда гына шулай ук бөтен хәлендә җиткерелә дип кабул ителә, дөресендә, аны бер бөтен хәлендә – тоташ кына җиткереп булмый. Кабул ителүе дә өлешләп, ягъни җөмләләп кенә мөмкин.
   
Бу – кешенең табигый-физиологик үзенчәлегеннән – тын-сулыш алу, тыңлау-ишетү, карау-күрү үзенчәлекләре белән бәйле күренеш. Әйтик, кеше бер тын алуда 7–8 сүз әйтә ала; колакның ишетү-кабул итүе дә шулай чикләнгән. Карау-күрү белән дә шундый ук хәл: бик киң колачлы, панорама дип аталган рәсем-сурәтләр булса да, аларны барыбер өлешләп-кисәкләп кенә карап-күреп була.
   
Һәрхәлдә сөйләмнең аерым өлешләргә, шул исәптән җөмләләргә бүленүе табигый – законлы күренештер. Алай гына да түгел, һәр тере организм күзәнәкләрдән тәшкил булган кебек, җөмлә дә сөйләмнең котылгысыз бер күзәнәгедер, сөйләмне җөмләдән башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Шуңа күрә дә җөмләне төпле белү, аны куллану нечкәлекләрен үзләштерү, хәтердә тоту һәркайсыбызга зарурдыр.
   
Тик көндәлек тормышта без бу заруриятны тойсак та ул ихтыяҗны канәгатьләндерергә омтылмыйбыз, җөмлә турында мәктәп биргән мәгълүмәт һәм күнегүләр җитә дип уйлыйбыз. Шулай уйлап нык кына ялгышабыз.
   
Хәзер менә кереш рәвешендә бәян ителгән фикерләребезне гомумиләштереп, фәнни-нәзәри нигезләмә сыйфатында хәтердә калдырыйк: аралашу максатында сөйләм оештырганда сөйләмнең эчтәлек-фикри күләменә барәбәр форма-рәвеше дә сайлана; тулаем фикер аерым өлешләрдән торганга, аның формасы да төрлечә килеп чыга, төрлечә атала да. Бөтен бер әсәрнең эчтәлеге фикерләмә булса, формасы текстны тәшкил итсә, фикерләмәнең өлешләре микротекст, макротекст дигән тел берәмлекләре белән бәян ителә. Сүз, сүзтезмә, фраза дигән форма берәмлекләре төшенчә дигән аерым-аерым мәгънәви берәмлекләрен атау өчен яраклашкан. Менә шул аерым төшенчәләрдән чагыштырмача бербөтен, тәмамланган берәмлек җөмлә дип атала. Сөйләм менә шул җөмләләрдән оеша-укмаша башлый да. Берничә җөмләдән синтаксик бөтен (хәзерге грамматикада микротекст диләр) оеша, алардан инде – макротекст һәм текст.
 
Сөйләмияттә үз категория-атамалары булырга тиешлек исбат ителгәнгә без инде бербөтен, мөстәкыйль сөйләм берәмлеген хәбәрләмә дип атарга тәкъдим иткәнгә, телнең әле бәян ителгән барча берәмлекләре дә хәбәрләмә функциясен үтәргә сәләтле дип саныйбыз.
   
Шулар арасында сөйләм өчен җөмлә, сүз кебек үк, хәлиткеч әһәмиятле берәмлек, аннан башка сөйләм гомумән дә була алмый. Шул ук вакытта җөмләне сүз белән бәйләү мәҗбүри түгел. Гадәттә җөмләдә әллә күпме сүз, сүзтезмә була ала, бер үк вакытта, сөйләм чарасы буларак җөмлә, бер генә сүздән дә, бер генә аваздан (морфемадан), хәтта сүзсез – тавыш-өн-интонациядән, ым, ишарәдән дә тора ала. Чагыштырмача мөстәкыйль, төгәлләнгән бер фикерне (яисә аның аңлаешлы бер өлешен) генә белдерсен.
   
Җөмлә сөйләм төзер өчен генә яши, аның башка функциясе юк та; сөйләмнең дә иң үзәк, иң төп коралы – җөмлә; җөмләдән башка сөйләм була алмый. Тел гыйлемендә нәхү (синтаксис) дигән фән булып, аның иң төп бурычы җөмләне өйрәнү икән (сүзтезмә, микро,-макротекст, текст кебек төшенчәләрне дә ул җөмләгә бәйләп кенә өйрәнә ала), димәк, синтаксис та тулысы белән сөйләмгә хезмәт итә булып чыга. Һәрхәлдә хезмәт итәргә тиеш була.
   
Бәс шулай булгач, безнең яшәешне сөйләмсез бер генә мизгелгә дә күз алдына китерү мөмкин булмагач, нигә соң безнең аралашуда җөмлә дигән атама-сүз бөтенләй диярлек әйтелми – кулланылмый!? Мисалга, шул ук “сүз”, “тел”, “сөйләү” сүзләрен без атлаган саен әйтеп торабыз, аларның да  җөмләдән әлләни өстенлеге юк лабаса. Тик “җөмлә” сүзен мәктәктә синтаксисны өйрәнгәндә тел төзелешенең бер өлеше буларак өйрәнеп алабыз да, шуннан инде аны истә тотуга, аны сүз-төшенчә буларак куллануга ихтыяҗ тоймыйбыз, кулланмыйбыз. Нигә шулай: төшенчә үзе бар, гамәлдә без аны кулланабыз, ә исемен атамыйбыз?  Тел фәнендә үз исеме белән кулланыла бит. Димәк, көндәлек кулланышта башкача атыйбыз булып чыга.
   
Чыннан да, бик күп очракта аны, мәсәлән, “сүз” сүзе алыштыра. Менә Гомәр Бәширев әсәреннән: “Әмма безнең колакларга Мулланур Вахитов чыгарган “Кызыл Байрак” газетасында гади сүзләр ятышлырак иде. “Җир-су игенчегә!”, “Бетсен изүчеләр, бетсен залим алпавытлар!”, “Халыкның азатлыгы – аның үз кулында”, “Күтәрел, хезмәт иясе!”, Болар бит сүз түгел, ә сүзтезмә һәм җөмлә.
   
Яисә шул ук әсәрдән янә бер мисал: “Мин шомланып, баш асларын актара башлаган идем, шул ук Әхмәт мине тынычландырырга да сүз тапты: – Син курыкма, керсә чыгарып та була аны,– (авызга кергән еланны), диде. Монысы да сүз түгел, ә бөтен бер җөмлә. Гади генә дә җөмлә түгел, мәктәптә башны кашып анализларлык иярченле кушма җөмлә. Ә хөрмәтле язучыбыз аны гади генә итеп “сүз” дип тәгаенләгән.
   
Хәер, җөмлә термины сөйләмгә бәйле рәвештә бөтенләй кулланылмый дию дөрес үк булмас. Кайбер журналист, язучылар аны куллангалый. Урынлы кулланалармы, әллә урынсызмы – анысы икенче мәсьәлә, әмма ул сүзне сөйләмгә кыстыру очракларына юлыккалыйбыз. Менә Камил Кәримевнең “Сакау күке” романыннан: “Низамнан аермалы буларак, (Шәмсия) ни ишеткән, ни белгәнен бәйнә-бәйнә сөйли, җөмләләр арасына нокта куеп тормый, сулышы җиткәнче әйтәсен әйтеп кала (К.у., 2003, №7, 20 б.). Яисә “Куен дәфтәренең сыңар битенә язып калдырылган хушлашуда ике генә җөмлә иде: “Мин пенсиягә киттем. Агрегат кияү өстендә кала. Әмир бабай”. Күрәсез, язучыбыз җөмлә төшенчәсен үзенчә аңлый, “Сүз җөмлә”, “Атау җөмлә” , “Ким җөмлә” дигәннәрен бөтенләй танымый.
   
Ә менә шагыйрь Җәүдәт Сөләйман бу төшенчәне бүтәнчәрәк – нәкъ менә фикерне хәрәкәттә дип тоеп, шуны белдергән корал-җөмләне дә җанлы итеп үзенчә образлы, сынлы итеп күзаллый. Ул татар кешесенең сөйләмен нәкъ менә җөмләләрдән тора дип хис итә, җөмләләрне ул болай тасвирлый:
 
Җөмләләре сыгылмалы//ныклап үргән чыбыркыдай.//Салмак кына әйләнә дә// тел очында,//Әйтер сүзнең азагында көтмәгәндә//                 чатнап шартлый//йә тавышсыз кинәт кенә төшә сыртка,// йә булмаса йомшак кына сыйпап ала,//                  күп сорамый чеметкәләп алырга да...
   
Шулай булырга тиештер дә – һәр оста үзенең төп коралы-инструментын үзенчә якын аңлап, үзенчә белеп һәм иҗади якын төшенеп аның белән үзенчә иҗат иткән кебек, җөмлә дә, телебезнең төп инструментларыннан берсе буларак, сөйләм оештырырга алынган һәркем өчен, ягъни һәркайсыбызга үзенә бер сыйфаты- табигате белән ачылып, үзенчә – сиңа гына мәгълүм яклары – мөмкинлекләре белән ачылырга тиештер. Димәк, сөйләмдә кулланыла торган җөмлә ул гадәттә синтаксис өйрәтә торган төзү блогы-калып кына түгел. Анда да,– ягъни синтаксис фәнендә дә җөмләгә структур-калып буларак та иҗадыерак карарга, ягъни аны катып калган конструкция дип түгел, ә сөйләм оештыру мотивларына карап үзгәрүчән, сыгылмалы, шәхси иҗат белән бәйле берәмлек дип өйрәтергә мөмкиндер. Һәрхәлдә, безгә бүген җөмлә ул эчтәлекнең нинди булуына карап үзгәрә торган форма чагылышы дип аңлау һәм шулай күзалларга күнегү бик мөһим. Гап-гади суны тәкъдим итү өчен дә ничәме-ничә төрле форма-савыт сайлап була бит: ул чиләк йә шешә, стакан йә касә була ала, төренә карап ашны да нинди генә рәвешле тәлинкә-җамаяк-мискиләргә салып бирмиләр. Ә фикернең бихисап төсмерләре җөмләнең нинди генә формалы-рәвешләрендә була алмас икән! Аларга инде үзенә аерым язмалар багышларга зарурдыр.
                                        Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 29.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»