|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2019 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә үзенчәлекле һәм әһәмиятле вакыйга үзәгендә булачак4 сентябрь көнне Мәскәүдә үзенчәлекле һәм әһәмиятле вакыйга көтелә - Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе. Татарстан китап нәшрияты стендына 300дән артык исемдә китап булачак. Ярминкәгә килүчеләр татар һәм рус телләрендә матур әдәбият, балалар әдәбияты, сүзлекләр, белешмәләр, сувенир һәм бүләккә дигән басмалар белән таныша ала. Кунакларны шулай ук танылган авторлар белән очрашулар, автограф-сессияләр, мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар көтә. Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе - Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эре һәм бай тарихлы китап форумы. Россия халкы, кунаклар, гомумән китап сөючеләр өчен дәрәҗәле, мәртәбәле мәдәни чара һәм мөһим социаль проект. Күргәзмә "ВДНХ" комплексының 75 нче павильонында үтә. Татарстан китап нәшриятына "А" залының Q-11 урыны билгеләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|