|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2010 Дин
СОЦИАЛЬ ИПОТЕКА: ХӘЛӘЛМЕ, ХӘРАММЫ?Соңгы елларда дөньяда күп кенә танылган шәхесләр ислам диненә күчә дисәк, Татарстандагы милләттәшләребез турында күчә түгел, ә үз диннәренә кире кайта дию дөресрәк булыр. 70-80 ел имансызлыкта яшәп килгән ил шартларына, заманча базар мөнәсәбәтләре хөкем сөргән җәмгыятькә мөселманча яшәү рәвешен туры китерү кайчакта авырлыклар да тудыра. Бигрәк тә әле генә гаилә корган яки корырга җыенган мөселман егетләр һәм кызлар өчен бу мәсьәлә аеруча четерекле. Торакның кыйммәтлелеге аркасында, фатирга ия булу максатыннан күп кенә милләттәшләребез социаль ипотека программасына мөрәҗәгать итә¬ләр. Тик ипотеканың аңлатмасында ук кредит сүзе калкып чыга, ә аннан файдалану, билгеле булганча, ислам дине ягыннан хупланмый. Социаль ипотека программасында катнашу, шулай ук акчаны банкларда саклау, машина, аудио-видео техника, йорт җиһазлары кебек товарларны кредитка сатып алу шәригать тарафыннан рөхсәт ителәме? Әлеге сорауга җавап табу өчен ТРның үзәк төбәге казые Рөстәм хәзрәт Зиннуровка мөрәҗәгать иттек.
– Без бу мәсьәләгә казыйлар шурасы исеменнән җавап биргән идек. Социаль ипотека рөхсәт ителде, ләкин билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш. Беренчедән, әлеге программадан файдаланырга ниятләгән кешенең чынлап та торакка мохтаҗ булуы шарт; икенчедән, тораклы булу өчен башка ирешү юлларын тапмау; өченчедән, тору урынын һичшиксез киңәйтүе кирәк булса, әйтик, кечкенә фатирда 4-5 кешегә яшәргә туры килсә; дүртенчедән, түләү юллары мөмкин кадәр алдан ук уйланылган булса. Һәм соңгысы – кешенең күңелендә барыбер ризасызлык булырга тиеш, чөнки бу безнең динебезгә туры килеп бетми. Бигрәк тә беренче өч шартны үтәү зарури. Әлбәттә, болар барысы да социаль ипотекага гына кагыла, коммерциягә нигезләнгән ипотека программасында катнашу берничек тә рөхсәт ителми.
Шуны да әйтергә кирәк, әлеге мөмкинлектән бигрәк тә яшь гаиләләр файдаланырга тиеш. Соңгы елларда аларга әниләр капиталы бирелә иде, аны социаль ипотека бурычын түләү өчен кулланырга була.
Банкларга акча салуга килгәндә, бу хакта галимнәрнең фикерләре төрле. Бер төркем галимнәр моны катгый рәвештә тыя, чөнки, ничек кенә булса да, акча, банк системасында әйләнеп, риба белән кушыла. Икенче төркем исә, банк хезмәтеннән файдаланырга рөхсәт бирә, тик килгән рибаны, процент өстәмәсен файдаланырга ярамый, ди. Ягъни аны үз файдасы, гаиләсе өчен тоту хәрам була. Бу акчалар хәйрия максатында гына тотыла ала. Күптән түгел моңа кагылышлы сорау белән безгә бер мөслимә мөрәҗәгать иткән иде. Ул банкка акча салган булган. Килгән процент акчаларын үз мәнфәгатендә файдалану исламда тыелганлыгын яхшы белә. «Банкта җыелган акчаларны операциягә мохтаҗ булган бер мөселман хатын-кызның дәвалануы өчен куллана аламмы?» – дип сорады ул бездән. Без бу сорауны гарәп илләрендәге галимнәргә ирештердек, алар уңай җаваплы фәтва бирделәр, ягъни рибаны операция үткәрү өчен кулланырга ярый. Ләкин, без, галимнәр моны хуплый, дип әйтә алмыйбыз. Әйтеп киткәнемчә, беренче төркем галимнәр банкта җыелган процент акчаларын сарыф итүне катгый тыя.
Машина, аудио-видео техника кебек товарларны кредитка сатып алу шулай ук рөхсәт ителми. Чөнки техника, шул ук телевизор, иң кирәкле җиһазлар рәтенә керми. Машина мәсьәләсенә килсәк, кайбер галимнәр аны кредитка алырга була, ди. Ләкин монда машинаның хезмәт өчен, кәсеп итәр өчен генә кирәк булуы шарт. Мисал китерик: бер кешенең Россия машинасы бар, ә аның хәзер чит ил машинасын аласы килә, ди. Бу кеше аңа мохтаҗ түгел. Ә кешенең бөтен эше машина белән бәйле булса, ул шуның белән акча эшләсә, гаиләсен туендырса – бу инде икенче очрак. Ләкин кредитка машинамы яисә башка нәрсә алгандамы, бурычны мөмкин кадәр тизрәк түләп бетерергә кирәк.
Илдар ГАБИДУЛЛИН |
Иң күп укылган
|