|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2019 Фаҗига
Татарстанда зур авариядә кешеләр гомере өзелгәнТатарстанда Казан-Оренбург трассасында ике кеше җитди авариянең корбаны булган. Бу хакта "Татар-информ"га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте. "Бүген иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Чистай районында ике "Лада" машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның берсе юл читенә төште һәм янды", – дип сөйләделәр авария шаһитлары.
Ике машина шоферы да юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Күпсанлы имгәнүләр белән ике җиңел машинаның пассажиры хастаханәгә китерелде.
--- |
Иң күп укылган
|