|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина: «Ул бит рәнҗергә мөмкин»Әтиесе кунакка килгәнен инстаграмга куйгач, Рафинә Ганиуллинаның тамашачылары, язылучылары бик күп негатив комментарийлар калдырган. Бу уңайдан җырчы үз фикерен белдерде. - Без аны кире какмыйбыз. Безне үстерешергә ярдәм итмәсә дә, ул бит әти! Әйе, бәлки бер караганда ул безнең тарафтан булган хөрмәткә лаек та түгелдер, әмма безнең үпкәләшеп яшисебез килми. Аның болай да беркеме дә юк, ә хәзер без дә - балалары кире каксак, ул бит рәнҗиячәк. Ничек бар - без аны шулай кабул итәбез, - дип аңлаткан җырчы Шәһри Казан хәбәрчесе Зоя Солошинага.
- Әни дә безне шулай дип үстерде. "Нишлисең инде, ул шундый кеше, ул үзенә шундый тормыш сайлаган", - дип әйтә иде. Кеше булып каласың килсә, түбәнчелеккә төшәргә ярамый. Бу тормышта һәр кеше бер-берсенә ихтирамлы һәм миһербанлы булса иде, - ди Рафинә Ганиуллина.
--- |
Иң күп укылган
|