|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2019 Шоу-бизнес
"Барс-Медиа" татарча белмәүче Павел Волонихин җитәкчелегенә тапшырыла"Барс-Медиа" медиа төркеме башлыгы итеп Айдар Галимов студиясенең элекке җитәкчесе Павел Волонихин куелырга мөмкин. "Азатлык" чыганаклары белдерүенчә, "Барс-Медиа"ның яңа җитәкчесе итеп Павел Волонихин билгеләнергә мөмкин. Аңа 40 яшь, Уфада туган. Татар телен белмәсә дә, Башкортстанда татар эстрадасы өчен ят кеше түгел. 2000 елдан алып ул җырчы Айдар Галимовның “Айдар” театр-студиясендә эшли башлый һәм ике елдан студияне җитәкли башлый. Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Габделфәт Сафин, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөһрә Шәрифуллина кебек артистлар белән хезмәттәшлектә булуы мәгълүм, дип яза чыганак.
"Барс-Медиа"ны күп еллар буе җитәкләгән, ширкәтнең мөдирләр шурасы рәисе булган Марат Гәрәев август башында үзенең һәм кызы, соңгы елларда бу ширкәтне җитәкләгән Динә Гәрәеваның шоу бизнестан тулысынча китүен белдергән иде.
Шул ук вакытта Гәрәев үзенең китүен ширкәт акционерлары арасында булган аңлашылмаучанлык белән аңлатырга тырышкан һәм “баш мөдир итеп урысны куярга җыеналар” дигән иде.
--- |
Иң күп укылган
|