поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.08.2019 Мәдәният

"85 яшендә дә сәхнәдә иде!" - Наҗия Теркулова тууына 90 ел (ИСТӘЛЕК ФОТОЛАРЫ)

25 августта күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Теркулова Наҗия Абдрахман кызының тууына 90 ел тула.

Наҗия Теркулова 1957 елда ул Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Е. А. Абросимова классы) тәмамлый һәм Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә җибәрелә.1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты булып катнаша.1958 елда Мәскәүдә эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнашып дипломант исеменә лаек була һәм СССР мәдәният министрлыгының мактау гармотасы белән бүләкләнә.  
 
 
1959 елдаяшь җырчыАбай исемендәге Казах дәүләт академия опера һәм балет театрында (Алма-Ата) солист итепчакырыла. Биредәул Н.Тлендиевның«Алтын таулар», Е.Брусиловский куйган«Кыз, җибек»операларын сәхнәләштерүдә катнаша. Шулайук казах радиосының эстрада оркестры беләнчыгышясый.
 
 
1962-1965 еллардаул Калинин өлкә академия филармониясенеңмузыкаль-әдәбилекториясе солисты була, 1964-1965 елларда–  Москонцерт оештырган концертларда чыгыш ясый.
 
1966 елдаул Татарстан мәдәният министрлыгы чакыруы буенча Казанга әйләнеп кайта,үз эшчәнлеген  филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә дәвам итә. Җырчыны гастрольләр белән бай, иҗади тормыш үзенә тарта.Ул Татарстан сәнгать осталарының Мәскәү, Ленинград, Уфа һәм башка шәһәрләрдә узган концертларында җырлый. Татар сәнгате эшлеклеләре делегациясе составында Монголиядә гастрольдә була.
 
 
Югары башкару осталыгына ия булуы Наҗия Абдрахман кызына  данлыклы дирижерлар: Натан Рахлин, Олег Лундстрем, Георгий Гаранян  җитәкчелегендәге оркестрларбелән бергә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.
 
 
Җырчы кайда гына булмасын, ул һәр җирлекнең нечкәлекләрен, зәвыген, рухын тоеп, отып ала. Аның репертуарын башка бик күп милләт композиторларының әсәрләре бизи. Ә  татар композиторларының җырларын ул аеруча бер җылылык, эчкерсезлек белән башкарды. «Беренче мәхәббәт» (С.Садыйкова көе,Ә.Рәшит сүз.), «Йолдызлы кичтә» (Җ.Фәйзи көе, Ф.Яруллин сүз.), «Оныта алмыйм» (Р.Яхин көе, М.Ногман сүз.),  Яшьлек вальсы (З.Хәбибуллин көе, М.Хөсәен сүз.), «Җырлама син, иркәм» (М. Мозафаров көе, А.Пушкин сүз.), «Былбыл» (Л.Хәмиди көе, Г.Әхмәтҗанов сүз.), «Өзелгәнсең сиреньнән»(Н.Җиһанов көе, С.Хәким сүз.) һәм башка  җырларның беренче башкаручысы була ул.Аның башкаруында яңгыраган бик күп җырлар татар музыкасының алтын фондына керәләр.
 
 
Филармониядә озак еллар эшләп 1991 елда лаеклы ялга чыккач та, Наҗия Абдрахман кызы Теркулова иҗади эшчәнлеген туктатмады.Төрле мәдәни чараларда, концертларда җырлады.  2015 елда ул филармониядә «Илһамият» клубы сәхнә ветераннары концертында (85 яшендә!) чыгыш ясады, әле алга таба да үзенең юбилей концертын зур сәхнәдә үткәрү нияте белән яшәде.
 
Җырчы 2016 елның 14 октябрендә арабыздан китеп бакыйлыкка күчте, Казанда Киндери зиаратында җирләнде.
 
 
 
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»