|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2019 Җәмгыять
Айгөл Фазылованың хәле начарланган (ФОТО)Яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыловага өченче тапкыр үпкәсеннән сыеклыкны суыртып алырга туры киләчәк. Моңарчы ике тапкыр паллиатив ярдәм бригадасы медиклары берничә пакет – барлыгы 3 литрга якын сыеклык суыртып алганнар. "Сыеклык күп, иртәгә үк суыртып алырга кирәк, диделәр", - дип уртаклаша Айгөл. Ул мораль һәм матди ярдәм өчен барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерә. Атна башында Айгөл хәленең начараюы турында сөйләде: "Бу көннәрдә нидер язарга көч һәм теләк булмады", - ди кыз, үпкәдәге сыеклык проблемасы хәл ителмәүгә ишарәләп. "Атна буе көчле тын буылу борчый. Ике үпкәдән дә сыеклыкны суыртып алдылар, әмма нәтиҗәсе юк, хәлем тагын да начаррак», - ди ул. Тулырак: http://www.tatpressa.ru/news/345343.html
--- |
Иң күп укылган
|