|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2019 Фаҗига
Гаиләсен балта белән тураклаган яшүсмернең әтисе фаҗиганең сәбәпләрен атаганУльяновск өлкәсенең Патрикеево авылында энесен һәм сеңлесен, әбисен һәм бабасын үтергән 16 яшьлек үсмернең әтисе журналистларга бу вакыйгага карата үз фикерен әйткән. Әтисе әйтүенчә, малай компьютер уеннары белән мавыккан. - Аңа мин дә, әбисе дә акча биреп килде, моны үземнең дә күргәнем булды. Мәрхүмә әнисе әйтүенчә, ул бөтен акчаларны атыш уеннарына күчереп барган. Бу минем генә фикер түгел, моны барысы да белә, - дигән ир.
Әти кеше улы белән соңгы тапкыр май аенда күрешкән булганнар. Августта тагын очрашырга сүз куешканнар.
Өлкәннәргә балаларның нинди сайтларда утыруы белән даими кызыксынырга, бу мәсьәләгә зур игътибар бирергә кирәк, дип яза Кызыл таң.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|