поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.08.2019 Җәмгыять

Казанның Универсиада проспектында яшәүчеләр чаң суга

Күп катлы йортлар тирәсендәге гауга исенә барсаң, күп очракта социаль ипотекачыларга юлыгасың. Бушлай сыр капкында гына, диләрме әле? Бу фатирлар бюджет хезмәткәрләренә бушлай ук эләкми, әлбәттә. Әмма базар бәясеннән арзангарак тәтегәч, сыйфаты да шул чама инде...

Әнә, Казанның Универсиада проспектында яшәүчеләр дә чаң суга, аларның да зарлары җыелган. Универсиада проспекты – Казан уртасында, менә дигән җирдә утыра, югыйсә. “Салават күпере”нә – дөнья читенә сөрелүчеләр болардан көнләшеп туя алмый, мондый урыннан фатир алу аларның ике ятып бер төшенә дә кермәгәндер. Тик күрәсең, социаль ипотекага кайда да бер чама мөнәсәбәт – мондагылар да түрәләр ишеген шакырга мәҗбүр.“Балаларыбыз тимер юлда уйнап үсә”
 
– Универсида проспектындагы дүрт йортны 2013 елда тапшырдылар, без дә фатирны шул вакытта алдык, – ди 10нчы йортта яшәүче Алсу Галимова. – Әмма фатирлы булдык дигәч тә, бирегә ярты еллап күченә алмыйча тордык. Чөнки 10, 12, 14 һәм 16 йортлар ишегалдындагы җир асты парковкасы, аның өстендәге балалар мәйданчыгы эшләнеп бетмәгән иде. Йорт тирәсе әзер булмыйча, күченергә рөхсәт итмиләр. Вакыт һаман сузылгач, тавыш чыкты, аннан Президент Рөстәм Миңнеханов эшне тизрәк тотарга дип команда бирде... Инде монда тора башлагач, яңа өемә кайтып киләм бервакыт, карасам, җир асты парковкасын ясап яталар. Саламлы, пычрак бетон бушаттылар аның өстенә. Әллә аның сыйфаты шул дәрәҗәдә начар булган, әллә кипкәнен көтеп тормаганнар, балалар мәйданчыгында ком тигезләп маташканда, “бульдозер” астагы парковкага төшеп китте! Башта парковка өстендәге бер плитә киткән, аннан икенчесе... Нәтиҗәдә, җир асты парковкасының ике каты да ишелгән. Бәхеткә, аста кешеләр булмаган, “бульдозер” йөртүчесе дә исән калды. Шулай итеп, җир асты парковкасының да, балалар мәйданчыгының да рәхәтен күрә алмыйча калдык. Бу җитешсезлекне тиз арада төзәтерләр, парковканы ясап куярлар дип көткән идек, булыр сиңа! Инде дүрт ел көтәбез!
 
– Хәзер әлеге парковка урыны нинди хәлдә? Балалар кайда уйный? – дим.
 
– Бүген безнең тәрәзә каршыбызда ике проблема. Беренчесе – куркынычсызлык. Махсус парковка булмагач, машиналарны тыгыз итеп ишегалдына куябыз. Янгын-мазар чыга калса, янгын сүндерүчеләр ул машиналар аша мәңге кереп җитә алмаячак. Соң кайтып, биредә урын калмый икән, машинаны күрше ишегалларында ук калдырып кайтасың. Хәтта берәр чакрым ераклыкта калдырган бар. Аннан, әйткәнемчә, балалар мәйданчыгы һаман ясалмады. Кая барырга аптыраган балалар теләсә кайда уйный: тимер юл янында, юл буенда. Бер-бер хәл булмыйча, монысына да игътибар итмәсләр микәнни? Икенчедән, экологик проблема да бар әле. Мәйданчык булырга тиешле урында хәзер җир асты сулары җыелып ята, ул сазлыкка әйләнде. Биредә күселәр рәхәтләнеп йөри, чебен-черки яши, сасы ис аңкый. Казан уртасында шуны тәртипкә китерә алмыйлар! – дип гаҗәпләнә Алсу Галимова. 

“Чокырга сакчы куйдылар”
 
– Торак шартларын яхшыртуга 2008-09 елларда ук чиратка баскан идек, озак көтеп алган фатирлар бу, – дип дәвам итә Светлана Русалкина. – Парковка җимерелгәннән соң судлар да булды, тик барыбер җитәкчеләрнең безгә мәйданчык ясыйсылары килми. Эт – эткә, эт – койрыкка... 
 
– Бу проблема белән кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек! “Халык контроле” дә калмады, Путин белән туры элемтәгә дә чыгып карадык... Бөтен җирдән бер төрле җавап килә: суд карарын көтәргә кушалар, – ди Наталья Свиридова.
 
– Чокырга берәрсе төшеп китеп имгәнмәсен диптер инде, бу урынны койма белән уратып алып, аны көн-төн сакларга бер кеше дә куйдылар. Аңа еллар дәвамында хезмәт хакын кайсы оешма түлидер, анысына акча табылган... Ул койма дигәннәре дә җил искән саен селкенеп тора, машина өсләренә аумаса ярар иде дип куркып торабыз. Бүтән җимерелмәслек итеп, җиренә җиткереп ясап куйсыннар иде ишегалдыбызны, – ди Алсу Галимова. 
 
Эт – эткә, эт – койрыкка...
 
Универсиада проспектында яшәүчеләргә бу шартларга күпме түзәсе булыр? Аларның балаларына хәзерге вакытта кайда уйнарга? Машиналарын кайларга тезеп бетерергә? Бу сорауны социаль ипотека программасы хуҗаларына, йортны сафка бастырган оешмага – Татарстанның дәүләт торак фондына юлладык.
 
– Бу проблеманы беләбез, – диделәр торак фондында. Ишегалдындагы парковканы оештыру максатыннан, дәүләт торак фонды ике катлы җир асты парковкасы төзү чыгымнарын алдан уйлады. Әлеге эш Казан башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсенә тапшырылган иде, алар – техник заказчы, ике арада килешү төзелде. Подрядчы оешма итеп “Камгэсэнергострой” сайланды. Бу проект дәүләт экспертизасын да үтте. Әмма төзелеш эшләнеп бетмәде, фондка тапшырылмады. Сезгә бу объектның техник заказчысына мөрәҗәгать итәргә кирәк...
Техник заказчы, ягъни Казанның башкарма комитеты да безгә җавапны озак эзләп маташмады. Алар хәзерге вакытта подрядчы оешма белән суд сукмагын таптап йөри икән. Кыскасы, “бульдозер”ның ни өчен җир асты парковкасына төшеп китүен, бу чыгымнарны кем күтәрергә тиеш икәнен ачыклап маташалар. Әлбәттә, ыгы-зыгыдан дәүләт торак фонды да читтә калмаган, алар судта “өченче зат” буларак катанаша. 
 
– Без бары тик техник заказчы гына. Финанс мәсьәләсе бездә түгел, барысы да дәүләт торак фонды җаваплылыгында. Суд карары чыкмыйча, берни дә әйтә алмыйбыз, – диделәр башкарма комитетның матбугат хезмәтендә, бөтен укларны дәүләт торак фондына күчерергә теләп.
 
Судлар еллар буе гаеплене эзләгән арада 15-17 катлы йортлардагы балалар үсә тора. Биредә яшәүчеләр көнкүрешләрен бераз булса да яхшырту максатыннан, үзләре кечкенә генә балалар мәйданчыгы да ясап куйган. Бу эшкә 100-200 сум акча җыешканнар, шуңа таган белән калкулык сатып алганнар, ирләр үз куллары белән комлык ясаган. Бер түгел, әллә ничә буын менә шушында үсеп буйга җитәргә мөмкин әле...
Лилия Заһидуллина, Акчарлак 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»