поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.08.2019 Ана теле

Телбизәк (фразеологик) тезмәләр сөйләмне тасвирлы итә. Кулланасыңмы?

Фразеологизм рәвешендәге тезмәләрне куллану зур осталык сорый. Фраза сүзеннән үк аңлашылганча, бу берәмлек берничә сүздән тора, шул ук вакытта ул, гади тезмәләр дә түгел, аның мәгънәсе дә үзенә берләшкән сүзләрнең мәгънә суммасын гына тәшкил итми, фразеологизм ул ... Нәкый Исәнбәт билгеләгәнчә: “бербөтен мәгънә белдерүче, чынбарлыктагы күренешләрне тәэсирле, сүрәтле һәм сәнгатьле итеп чагылдыручы, семантик һәм синтаксик яктан таркалмый торган тотрыклы сүз тезмәсе...”.

Ә бит берәмлекнең башлангычы бик тә гади:  телебезнең күпчелек берәмлеге телбизәк төзүдә катнаша ала – төп шарты  – ул күчерелмә мәгънәдә (сурәтле, тасвирлы) булырга тиеш.  Мәсәлән, “”каршылыклы фикер” – туры мәгънәле төшенчәне белдергән тезмә, сөйләм иясенә карап, сөйләмдә “керделе-чыктылы”, “килделе-киттеле фикер” һ.б. рәвештә булуы ихтимал. Ул кешенең табигый тел тоемлау сәләтенә бәйле. Мондый сәләтне бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Интернетчыларыбыз арасында да бу кыйблада иҗади эзләнүче  милләттәшләребез очрап тора. Чаллыдан Г.Әнүрбәк шушы язмалар тәкъдим ителгәч, безнең электрон почтага берничә “фикер” җибәрде (мәсәлән, “йөреп кайту”, “карап килү” кебек тезмәләрне уңай һәм тискәре мәгънәдә куллану). Рәхмәт аңарга.
   
Тик бу төр лексик-грамматик берәмлекне артык гадиләштерергә ярамый. Ул фәнни-нәзәри тирәнлектә өйрәнелергә тиеш. Шөкер, бу берәмлекләрне өйрәнүче махсус фән тармагы фразеология булуы да, аларны тел гыйлеменең мәшһүр галимнәре Латыйф Җәләй, Нәкый Исәнбәт, Галимҗан Ахунҗанов, Габделхәй Әхәтев, Зиннур Ураксин һ.б. шөгыльләнүе дә бу категориянең тел фәнендә шактый төпле өйрәнелүе турында сөйли.
   
Шулай да фразеологик тезмәләрне сөйләмдә куллану үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре әлегә тиешенчә барланмаган. Заманында без матбугат сөйләмен өйрәнгәндә газетта фразеологизмнарның ничек-ничек  кулланылуына игътибар итеп, кайбер тикшеренүләр үткәреп, нәтиҗәләрен бәян да иткән идек, “Матбугатның тәэсирле сүзе” китабында (Казан, 1981, 97–102 б.). Соңгы елларда радио. телевидение сөйләмендә һәм башка төр сөйләм өлкәләрендә фраза булып береккән берәмлекләргә игътибар итәргә туры килде. Соңгы вакытта “Җурналист текстында троплар” темасына җитди өйрәнү үткәреп, фразеологизмнарны куллану үзенчәлегенә дә тукталырга мөмкинлек булды. Моңа махсус чыгышлар, язмалар багышланды.
   
Фразеологизм – һәртөр сүзтезмә кебек үк сөйләмдә төшенчәнең төгәл мәгънәлелегенә, конкретлыгына ирешү чарасы. Аерым сүздә төгәллек җитмәсә, ул фразеологизм белән дә тулыландырылырга мөмкин. Мәсәлән:  Ул сугыш башланган елны туган, ягъни кырык беренче ел баласы.
   
Конкретлыкка фразеологизм нинди дә булса өстәмә мәгълүмәт бирүдән бигрәк, төшенчәгә карата образлылык, сурәтләү, тасвирлау төсмере бирү белән ирешә. Язмада, мәсәлән, күмәк хуҗалыктагы кимчелекләр конкрет санала да йомгакта болай диелә: “Күренә ки, хәл ителергә тиешле эшләр өелеп ята”. Өелеп ята фразеологизмы хәлне тагын да сурәтлерәк күзалларга мөмкинлек бирә.
   
Гадәти сөйләмдә без фразеологизмны да, сүзләр кебек үк, аңыбыздагы төшенчәгә тәңгәл килгәнен табып алабыз да куябыз. Бу – дөрес тә. Шул ук вакытта фразеологизмның, сүздән аермалы буларак, мәгълүм бер өстәмә мәгънәгә ия булуын истә тотарга кирәк. Бу өстәмә мәгънә фразеологизмның сөйләм мотивларына бәйле рәвештә, ягъни кемнең сөйләвенә, кемгә, нинди нияттән, нинди шартларда сөйләвенә бәйле рәвештә,– сайлап алына.  Димәк ки, телбизәкне (фразеологизмны) сөйләмгә сайлап алуга, аны ничек әйтүгә, ничек язуга игътибарлырак, таләпчәнрәк булырга кирәк. Икенче төрле әйткәндә, халыкның төрле катлам, даирәләрендә гасырлар буе шомарып укмашкан, гомумиләштерелгән әзер сүзтезмәне ниндидер рәвештә үзгәртергә мөмкинме. ярыймы-юкмы?
   
Күпчелек очракта фразеологизм үзгәртелми: мәгънә төсмере дә, форма–рәвеше дә, сөйләмеңне аңлаешлы үтемле, дөрес яңгырашлы итә икән,  әңгәмәдәшеңдә ризасызлык тудырмый икән, нигә аны үзгәртергә?
   
Шулай да үзгәрткән очракларга юлыгып торабыз: һәм әйтмә сөйләмдә, һәм язмада. Бар сөйләм сыйфатына тискәре тәэсир итә торган үзгәрешләр, бар уңай тәэсир итә торганнары.
   
Уңышсыз үзгәртүгә фразеологизмның күчерелмә мәгънәлелек асылын туры мәгънәсенә кайтаруны санарга кирәк. Мәсәлән, җиң сызгану ул эшкә алдан әзерлек мәгънәсендә; тәвәккәллек, кыюлык төсмере белән. “Кайту белән, күңелемне эшкә бирдем, җиңемне сызганып сыер фермасына төшеп киттем”, мисалында аның бу күчерелмә төсмере җуелган, конкрет хәрәкәт мәгънәсе алга чыккан. Кул җитешмине куллар җитешми дип үзгәртү урынлы дисезме? Ә бер радиотапшыруда төкле аягың белән әйтеме  төкле аякларыгыз белән кайтыгыз  дип үзгәртелгән иде. Бу инде фразеологизмны ирекле сүзтезмә рәтенә кайтарып, аның конкретлаштыру сәләтенә өстен караудан килә. Бер язмада лаеш шулпасы, ягъни михнәт күрү мәгънәсендәге сүзтезмәдә җөмлә уртасында Лаеш сүзе баш хәрефтән язылган иде.
   
Вакыт-вакыт фразеологизм сүз уйнату, каламбар сыйфатында да бозыла. Мәсәлән, үз теңкәмне үзем корытам нәрсә аңлата? Билгесез, гәрчә теңкә корту фразеологизмы һәркемгә аңлаешлы. Менә уңышсыз үзгәртүләргә матбугаттан янә берничә мисал: Савучыларга ял итәргә билгеләнгән бүлмәне дә ташка үлчәрлек. Чыны: ташка үлчим; Эшче куллар табу мәсьәләсе дә көн кадагыннан төшми иде. Чыны: көн кадагына сугу.
   
Һәрхәлдә телбизәкне (фразеологизмны, шулай ук халык теленең тиңдәшсез, мәңгелек энҗеләре – әйтем, мәкальләрне, канатлы гыйбарәләрне) урынсыз, зәвыксыз үзгәртү, теләсә ничек куллану тыңлаучыда, укучыда ризасызлык тудыра, чөнки трансформация үз максатына ирешмәгән булып чыга. Менә бу мисалда үзгәртү изге максаттан, конкретлаштыру максатыннан да бит, әмма ул, фразеологизмның чикләрен тарайту сәбәпле, канәгатьсезлек кенә тудыра: ”Минем өчен зинһар борчылма, әнием, юлыма таш яуса да укуымны тәмамлыйм...”. Халык гыйбарәсе ташның кая, кайда явуы белән конкретлаштырылмаган бит, шуның белән ул тәэсирле дә. Икенче бер авторның урын өстенә аву (арып йокларга яту мәгънәсендә) белән урын өстендә ятуны (авырып ятуны) бутавы да тыңлаучыга тискәре тәэсир ясый.
   
Беренче карашка бик гади, гөнаһсыз тоелган үзгәреш тә халыкның иҗади казанышына сәер тап булып төшә. Бер журналист, мәсәлән, йөзе – ак гыйбарәсенә “ак йөз” тәңгәл дип санаган; икенчесе күз дә йоммыйча күсәк ягъни таяк бит ике яклы дип язуга барып җитә алган.
   
Шулай да фразеологизмны максатчан куллану аңа иҗади карарга, ягъни тегеләйме-болаймы аны үзгәртергә мөмкинлек бирә. Нәрсә дигән сүз ул иҗади карау? Беренчедән, ул фразеологизмнарны, гомумән дә образлы-сурәтле берәмлекләрне, канатлы гыйбарә, әйтем, мәкальләрне мөмкин кадәр күбрәк куллану дигән сүз. Бүген сөйләмендә бер генә телбизәк, образлы гыйбарәләр кулланмаган, шул сәбәпле сөйләмен конкрет, үтемле, аһәңле, үзенчәлекле итә алмаган кешеләр, аеруча яшьләр, аеруча иҗат кешеләре ишәеп бара. Район күләмендә җиңеп, республика тел олимпиадасына килгән укучыларның күпчелегенең язма эшләрендә образлы-сурәтле гыйбарәләр, сүзләр бик тә аз. Еш очракта фразеологизмны, мәкаль, әйтемнәрне  үзгәртмичә, мәсәлән, язманың баш исемендә куллану күзәтелә: Хөрмәт төбе – хезмәт; Кулларыннан гөл тама һ.б.
   
Икенчедән, иҗади карау – ул телдә инде тәмам береккән берәмлекләрне сөйләм максатында үзгәртә алу. Моның төрледән-төрле юллары бар. Аеруча журналистлар язмаларына баш исеме куйганда (яисә редакцияләгәндә) моннан оста файдалана. Менә берничә генә баш исеме: Чыгырыннан бер чыкса... (Чыгырдан чыгу фразеологизмы файдаланылган); Яисә“Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың” мәкале хәтта ике язманың баш исеменә чыганак була алган: Сайрашыр чак җитә...; Ындырда ыңгырашырлык булмасын...
   
Кабатлап әйтәбез, фразеологизмнар – халыкның гасырлар буе камилләштергән хәзинәсе, аны үзгәртү, вату, кагыйдә буларак, хупланмый. Шулай да телнең тәмен белеп, нечкә тоемлап эш иткәндә уңышлы да килеп чыккалый. Менә Фәнис Яруллин эчпошу фразеологизмын “Эчләрем нигә поша” дип үзгәртеп, җырга әверелерлек шигырь язган.
   
Фразеологизмнарны текст эчендә, сөйләм барышында үзгәртүнең дә төрле юл, алымнары бар. Менә кайбер мисаллар: Акча җитмәү турындагы чыгышында җитәкче: “Аякны бөкләргәме, әллә юрганны озынайтабызмы”? ди. Җор телле бер терлекче хәбәрчегә: “–Минем сәгать сукты, фермага барасы бар”, ди. “Сулар кире акмаган кебек, үткәнне дә кайтару мөмкин түгел шул”,– ди өлкән апа. “Сабан сөрергә оста булу гына җитми, гомер сөрергә осталык кирәк”, дип сүз уйната бер остаз.
   
Өченчедән, халык телендә йөргән фразеологизмнардан үрнәк алып, шуларга охшатып яңаларын ясау яисә яңача сурәт, образлар тудыру. “Сызлаган теш – язылмый калган поэма, коелмый калган корыч”, ди бер табиб. Менә журналистлар иҗатыннан кайбер табышлар. Утызынчы елларда ук әле күренекле журналист Абруй Сәйфи “Хөкүмәтнең икътыйсадый яктан йөгереп аяк баса башлавы...” дип язган. Икенче бер газет: “алдыңгы тәҗрибә турында язмаларны алар, кем әйтмешли, иҗекләп укыйлар”, ди.
   
Гомумән дә, сөйләм оештыру өчен фразеологизм, кемнең кем булуына карамастан, бик кулай берәмлек. Ул, фәнчә әйтсәк, бик ситуатив, ягъни сөйләмдә һәр төрле ситуациядә, һәр төрле бүтән берәмлек белән килә ала, теләсә кайсы җөмлә кисәген белдергән төшенчәне аныклый, конкретлаштыра, аңа экспрессивлык-хиссилек төсмере бирә ала, үзе дә җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала. Моңа әле генә китерелгән мисаллар да дәлил. Өстәп, менә тагын бер-ике генә мисал: Аның үкчәсенә басып килүчеләр дә шактый; Үкчәгә басып килүчеләр – ия. 2–3 сәгать вакытны җилгә очырабыз; Җилгә очырабыз – хәбәр; Кечкенә дә төш кенә коллективның матур эшләре күп. Кечкенә дә төш кенә – аергыч. Эндәш сүз, кереш сүз, тиңдәш кисәк, аерымланган хәл, чагыштырулы яисә аналитик конструкция, парцелляция сыйфатында килгән фразеологизмнар да сөйләмнең тәэсирен көчәйтә.
   
Инде кисәткәнебезчә, фразеологизмнарны сөйләмгә җәлеп итү чын-чыннан иҗадый булырга, ягъни аның җимеше телебезне баетырлык, сөйләмне тәэсирле, үтемле итеп, тыңлаучыга канәгатьлек бирерлек булырга тиеш. Менә шәхсән үзем тыңлаганда йә укыганда төртелеп, сөйләмеңне  нигә болай бозарга, дип уфтанган тагын берничә генә очрак: ... Хәйранга калганнар иде... Дөресе: хәйран калу бит. Администрация безгә кырын күз белән карамаса, безнең эшләр алга китәр иде... Дөресе: кырын күз. Җептән үрелгән ваза-салфеткаларны күреп, исең, ә өстәлдәге тәм-томнарга авыз сулары китәр. Монда ике фразеологизм бик тә урынсыз, уңышсыз “ватылган”.  Исең китү –аерылмаска тиешле берәмлек аерылып, мәгънәсезлек барлыкка килгән: авыз суы килү фразеологизмы авыз суы китү кебек урынсыз тезмәгә әйләнгән.
   
Иренең “ –Улыбыз ялга кайтамы?” дигән соравына хатыны ике төрле җавап бирә ала: “Белмим!” яисә “Каян белим!” Мәгънә күләме ягыннан болар – синоним. Тик абсолют түгел, икенче лексемада пара-экстралингвистик чаралар (тон, караш, ым-ишарә) белән хис төсмере дә өстәлә. Бу аерманың үзеннән-үзе дә, махсус та белдерелүе ихтимал.
   
Телбизәкне “вату” үзенә бер чир. Бу хакта  күп сөйләдек инде. Гел юлыгып торабыз шул. Менә әле генә “Безнең гәҗит”не керттеләр. Баш мөхәррир язмасы: “Тарих шаһит, күсәк ике яклы” (7 авг., 2019). Күсәк ул таяк, ә телбизәк “таяк ике башлы”, ди.
   
Мондый кытыршылыклар матбугатыбызда күп димәс идем. Фразеологизм өстендә җитди, җентекле эшләү журналистка, язучыга, гомумән, сөйләменә игътибарлы, җаваплы караган һәркемгә чын мәгънәсендә иҗади казанышларга киң юл ача.
                                          Илдар Низамов,
                                        филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 22.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»