поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.05.2010 Җәмгыять

ЯШӘСЕН ТИРЕС!

Барып җиттек, инде менә тирескә дә мәдхия укый башладык. Ә укымый хәл юк, чөнки ул да, ягулык чималы буларак, тиздән нефть белән бер рәткә басарга мөмкин.

«Хәер, безнең галимнәр, анысы, тирестән генә түгел, теләсә нәрсәдән, хәтта грипптан үлгән тавыклардан да бензин ясый алалар», – ди Россия Фәннәр академиясенең Энергетика өлкәсендә инновацияләр куллану үзәге җитәкчесе Руслан Бевов.

 

Бәрәч! Соң, нефть беткәнмени, тавык үләксәләреннән ягулык алабыз дип шул рәвешле баш катырмасак?

 

Бетүен бетмәгән, Аллага шөкер, әлегә нефтьне чыгарабыз анысы. Күп итеп чыгарабыз. Тик аның запаслары мәңгелек түгел. Иртәме-соңмы барыбер бетәчәк. Ә аннан соң нишләрбез? Килеп терәлгәч кенә каравыл кычкыра башларбызмы? Нәкъ менә шуңа күрә дә бит инде бүген бөтен дөнья альтернатив ягулык табу юлларын эзләү белән мәш килә.

 

Альтернатив ягулык дигәннән, ул, проблема буларак, хәзер генә туган нәрсә түгел. Россиядә бу өлкәдә эзләнүләр инде узган гасырның 30 нчы елларында ук башланган иде. Николай Зелинский, Андрей Башкиров кебек күренекле галимнәр синтетик ягулык алу буенча шактый гына ачышлар да ясарга өлгерделәр. Тик аларны гамәлгә кертү генә мактанырлык булмады.

 

Мәгълүм ки, синтетик ягулык ясау өлкәсендә, бер үк вакытта Германиядә дә киң эшчәнлек җәелдереп җибәргәннәр иде. Тора-бара алар безне узып та китте. Сәбәбе шул – Германия икенче бөтендөнья сугышын башлый. Ягъни хәрби техника өчен бик күп ягулык кирәк. Ә Германиянең үзенең нефте юк. Илнең галимнәре эшкә тотына. Нәтиҗәдә алар тиз арада синтетик ягулык җитештерүне җайга салалар.

 

Ә бездә хәл башка. Без Баку нефтендә коенабыз. Ләкин фашистлар безне Бакудан аергач, бу чыганак корый. Һәм 1943 елда Совет хөкүмәте ашыгыч рәвештә СССРда ясалма сыек ягулык җитештерүне җайга салу турында карар чыгара. Альтернатив ягулык чималы буларак, күмер һәм утын тәкъдим ителә.

 

Сугыштан соң Совет хөкүмәте күрсәтмәсе белән Германиянең өч заводын СССРга күчерәләр. Ләкин аларның бары тик берсе – Новочеркасск шәһәрендәгесе генә синтетик ягулык җитештерә башлый. Калган икесе – Салават һәм Ангарск шәһәрләренә урнашканнары эшләп китә алмый. Чөнки Себердә зур нефть ятмалары табыла. Һәм безгә инде синтетик ягулык ясап мәшәкатьләнүнең кирәге калмый.

 

Моннан әле берничә еллар элек кенә Новочеркасск заводында да бу эшне туктаттылар. Янәсе, ул отышлы түгел. Ә нефтькә кытлыкның әлегә алай артык сизелгәне юк. Шулай да заводны альтернатив ягулык җитештерү буенча үзенә күрә фәнни-тәҗрибә полигоны итү буенча тәкъдимнәр бар. Ягъни галимнәргә анда инновацияле технологияләргә сынаулар үткәрергә мөмкинлек тудырырга була.

 

Сер түгел, бу эш белән инде бөтен дөнья шөгыльләнә. Гомумән, киләчәкне биотехнологияләрдән башка хәзер күз алдына да китерүе кыен. Шуңа да бу нәрсәгә, теләсә-теләмәсә дә, Россия дә алынырга мәҗбүр. Бүгенге кебек нефтькә генә табыну ахыр чиктә безгә киләчәктә бик кыйммәткә төшүе ихтимал.

 

Һәм менә, әйтергә кирәк, ниһаять, бу юнәлештә боз кузгалды бугай. Шунысы үзенчәлекле, монда да әйдәп баручы ролен тагын безнең республика башкара. Әле күптән түгел генә, төгәлрәге 22 мартта, Татарстанда Россиядә беренчеләрдән булып «Биотехнологияләрне үстерү программасы» кабул ителде. Әлеге программа 10 елга исәпләнгән. Россия Биотехнологлар җәмгыяте президенты Раиф Василов сүзләренә караганда, шушы вакыт эчендә республикада биотехнологияләргә нигезләнгән икътисад барлыкка килергә тиеш. Ягъни аны сәнәгатьнең бөтен тармакларына да кертү күздә тотыла. Биотехнология ярдәмендә медицина, авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате, химия, энергетика һәм башка тармаклар өчен продукцияләр җитештереләчәк.

 

Иң беренче эш итеп, республикада 1 миллион тонна бөртекне тирәнтен эшкәртергә сәләтле биотехнология комплекслары төзү планлаштырыла. Шулай ук ике биофармация заводын төзү дә каралган. Анда төрле инфекцияләргә, кардиология, онкология һәм башка авыруларга каршы дару препаратлары җитештереләчәк. Елына ким дигәндә 100 миллион кап дару ясау күздә тотыла.

 

Татарстанда Биомедицина технологияләре үзәген булдыру да гаять зур әһәмияткә ия. Әлеге үзәктә биокүзәнәк технологияләре тирәнтен өйрәнеләчәк.

 

Программада шулай ук биочималдан химия промышленносте өчен төп компонентлар – органик кислоталар алу, органик калдыклардан, мәсәлән, тирестән елына 500 миллион куб метр биогаз һәм 100 мең тонна тирәсе биоягулык җитештерү буенча проектлар да бар.

 

Тагын бер кызыклы проектка аерым тукталып китәсе килә. Республикада бамбук сыман тиз үсә торган агачлар плантациясе булдырылачак. Ул биочимал өчен кирәк. Әлеге плантация барлык урман фондының ким дигәндә 10 процентын тәшкил итәчәк. Моның өстенә 20 процентка якын авыл хуҗалыгы җирләре дә биочимал культуралары өчен бүлеп бирелә. Әле аквокультуралар, микросуүсемнәр игә башларга да җыеналар. Югарыда без инде телгә алып үткән тирескә дә игътибар зур. Кыскасы, Татарстанда барлыкка килә торган органик калдыкларның 30 проценты биотехнология ысулы белән утильләштерелергә тиеш. Боларның барысы белән дә республикада төзеләчәк Биоресурслар үзәге идарә итә.

 

«Татнефтехим инвест-холдинг» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафинат Яруллин сүзләренә караганда, 10 елга исәпләнгән программаның беренче этабы (2010-2015 еллар) 100дән артык предприятие катнашында республиканың биотехнологик кластерын, ягъни бу өлкәдә мөмкинлекләрен формалаштыруны үз эченә алачак. Ә инде икенче этапта (2016-2020 еллар) әлеге биокластер базасында биорегионнар барлыкка киләчәк. Алар нәкъ менә программада каралган проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнәчәкләр дә инде. Бу эшкә республиканың барлык районнары да җәлеп ителәчәк.

 

Шунысын да әйтергә кирәк, программа Татарстанда 10 меңнән артык яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә. Аны тулаем тормышка ашыру өчен 30 миллиард сум чамасы акча кирәк. Бу сумманың 10 проценты федераль, 25 проценты республиканың консолидацияләнгән бюджетыннан алыначак. Ә 65 процентын исә бюджеттан тыш чыганаклар тәшкил итәргә тиеш.

 

Шулай итеп, җәмәгать, безгә хәзер, кем әйтмешли, тирес җыя башласак та була. Һич югы киләчәктә аны бензин ясау өчен сатып, акча эшләргә мөмкин ич.


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»