поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.06.2008 Җәмгыять

КЕМ СИН МИҢА?

Татар телендә таныш булмаган кешеләргә эндәшү сүзләре шактый. Синнән өлкәнрәк булса – "абый", "апа", кечерәк икән – "сеңлем", "энем", хәтта "улым", "кызым" дип мөрәҗәгать итәргә була. Болардан башка да әле диалектларда күп төрле эндәш сүзләр, гыйбарәләр яшәп килә. Урамда чит кеше миңа мондый сүз белән мөрәҗәгать иткәндә, үземне аның туганы итеп хис итә башлыйм. Ничек инде мин "улым" дип эндәшкән әбинең гозерен тыңламыйча, аны күрмәмешкә салышып уза алыйм ди?!

Ләкин мондый мөрәҗәгать итү формалары авыл җирендә яшәсә яши, ә менә шәһәрдә алар бик сирәк кулланыла. Аның төп сәбәбе – алдыңда торган кешенең русмы, татармы икәнлеген аермау. Турысын әйтик, үзенә "апа" дип мөрәҗәгать итүчеләргә карата марҗаның реакциясен алдан белеп булмый. Шәхси тәҗрибәгә таянып әйтәм, шулай матур итеп дәшкәнне хәкарәт итеп кабул итүчеләр, тупас җавап кайтаручылар да еш очрый. Кыскасы, Казанга килдекме без, Мәскәүгәме – шәһәр халкы белән барыбер русча сүз башларга мәҗбүр булабыз.

 

Рус телендә исә "эндәшү мәсьәләсе" шактый катлаулы. Анда туганлык мөнәсәбәтләренә нигезләнгән формалар бар кебек. Әмма "дядя", "тетя" дип хәзер кечкенә балалар гына, "сынок", "дочка" дип исә карт әби-бабайлар гына эндәшә. Татар телендә андый чикләү юк бит. Бездә урта яшьләрдәге ир-ат та өлкән кешегә "абый" дип игътибарын җәлеп итсә гаҗәп түгел. Ә менә "дядя" дигән очракта, ул тупас яңгыраячак. (Мәгълүм бер кинода әзмәвердәй бер егетнең Юрий Никулин героена: "Дядя, закурить есть?" – дип бәйләнгәне күз алдына килә.) Мин урамдагы балага "сынок", "дочка" дип эндәшсәм дә, мине дөрес аңламау куркынычы зур булачак. "Брат", "братишка" дигән сүзләр исә "кореш", "земляк" кебек бүген криминаль даирәләрдә генә кулланыла башлады. Бу бит әле яшь аермалары булган кешеләр бер-берсенә эндәшкәндә ачыла торган кыенлыклар. Ә менә бер буын кешеләре очрашса, тагын да авыррак хәл килеп туа.

 

Совет җәмгыятендә бер-береңә "товарищ", "иптәш" дип эндәшү киң таралыш алды. Бу сүздә ул чордагы идеология дә чагыла иде: янәсе, безнең илдә бөтен кеше дә тигез, аның гражданнары арасында исә дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөрергә тиеш. Ләкин чорлар алмашу белән бер-беребезгә иптәш түгеллегебез, ягъни тигез булмавыбыз ачыкланды. "Гражданин" дигән сүз исә гражданнар җәмгыятендә яшәвебезне күз алдында тотарга тиеш, әмма хокукларыбызның тиешенчә якланмавы әлегә бу сүзне дә киң кулланырга мөмкинлек бирми. Руслар "господин", "госпожа" дигән иске формаларны торгызырга теләделәр, ләкин алар уңышлы булмады. "Господин, Бауман урамына ничек чыгып була?" – дип мөрәҗәгать иткәндә, үз-үзеңне ничектер кимсеткән кебек буласың: янәсе, ул – господин икән, мин – аның колы, димәк. Рәсми татар әдәби телендә кабул ителгән "әфәнде", "туташ", "ханым" дигән сүзләрдә мондый мәгънә хасиятләре күзәтелмәсә дә, бу рәвешле татарга да мөрәҗәгать итү урынсыз булырга мөмкин. Базарда, тыгыз автобусларда "әфәнде" дип дәшү әллә ничек бит ул.

 

Безнең сүз байлыгыбызда кешегә русча әдәпле эндәшүнең дүрт кенә формасы калып бара – "мужчина", "молодой человек", "женщина" һәм "девушка". Соңгысы, гадәттә, үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә (мәсәлән, сатучылардан нәрсәдер сораганда) һәм яшенә бәйсез рәвештә кулланыла. Бу хәл кайчак парадоксаль төс ала: хәтта 50 яшьлек юбилейларын әллә кайчан уздырган, симез гәүдәле, ямьсез хатыннарга "девушка" дип дәшү гадәткә керде. Янәсе, "женщина" дип дәшүгә караганда, "девушка" дип әйтсәң, аның күңеле була. Шул ук нәрсә чәчләренә ак бәс кунган ир-атларга карата кулланыла торган "молодый человек" гыйбарәсенә дә хас... Хәер, "мужчина", "женщина" дип кенә эндәшсәк тә, без фәкать бер-беребездәге җенси үзгәлекләрне генә билгелибез булып чыга түгелме соң, безнең өчен хәзер шул төп әһәмияткә ия булып калдымы?

 

Мин үзем мондый эндәшү формаларына каршы булганга, урамда үтеп баручыларга, сатучыларга, гозерем төшкән таныш булмаган кешеләргә эндәшкәндә: "Гафу итегез! Извините!" – дип сүз башлыйм. Белүемчә, хәзер күпләр әнә шулай ди. Бу гыйбарә үз эченә: "Борчыган өчен гафу итегез, сезгә йомышым бар",– дигән мәгънәне үз эченә ала. Төрле телләрдә сөйләшкәнебезгә, үзебезне башкаларга иптәш тә, господин итеп тә санамаганга, чын мәгънәсендә гражданнар дип саналырлык дәүләтебез өлгермәгәнгә, бер-беребезне бары тик җенси билгеләргә карап кына аерганга күрә, кешеләргә мөрәҗәгать иткән вакытта алардан әнә шулай итеп гафу үтенергә мәҗбүрбез икән бит.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 103 | 31.05.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»