поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.08.2019 Җәмгыять

"Нинди кабахәтлек бу кызлар? Бу шакшы кыз кемгә булса да кияүгә чыгачак инде"

Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйлмановны «Вконтакте» сәхифәсен кулланучылар яхшы беләдер. Сандугач псевдонимы белән шигырьләр дә яза ул, битендә үзенең төрле темаларга кагылышлы фикерләрен дә калдыра. 35 яшендәге, әлегә өйләнмәгән бу егетнең иң еш яза торган темасы – татар хатын кызларының азуы, яшьтән төрле егетләр белән йоклап йөрүләре.

«АЛЛАДАН ДА КУРЫКМЫЙЛАР!»
 
Сезгә аңлаешлы булсын өчен, «Вконтакте»да калдырган шундый язмаларының берничәсен китерәбез: «Язның беренче көне – 1нче март белән, дуслар! Менә яз аена кердек, инде хәзер урамнарда шәрә ботлы, кыска итәк кигән шакшы, бозык кызлар күренә башлар. Нигә болай бу, бу бит тәрбиясезлекнең беренче билгесе. Мәктәпләргә дә шулай оялмыйча баручылар бар. Ник кырыслык юк бу эшкә карата, түрәләр ни карый, күпме татар журналистлары бар, нигә бу тема буенча бер дә сөйләмиләр, язмыйлар?! Без бит милли Татарстаныбыз башкаласы мәркәзебез Казанда яшибез. Нигә пычрак, шакшы кызлар Татарстаныбызның дәрәҗәсен төшерә? Шәрә ботлар күрсәтеп, теләсә нинди ирләр белән йоклап йөреп… Нигә кыз балага, хатын-кызга акыл ягы әз бирелгән икән ул? Ә начарга, бозыклыкка башлары эшли! Хатын-кыз бит аш-су тирәсендә йөри торган зат, мондый шакшы юлда түгел. Аннары егетләр гаепле, диләр. Ничек егет гаепле булсын, ыштаныгызны үзегез төшерергә рөхсәт итмәсәгез, ир тартып төшерә алмый аны! Үзегез биреләсез. Әнә шул шәрә ботлар күрсәтеп йөрүче хатын-кыз үзе азындыра ирләрне. Пычрак кызлар! Бу теманы күтәрергә кирәк! Татарстан – татарның милли иле. Кызлар, азынмагыз, акыллы, дәрәҗәле булып кияүгә чыгыгыз! Саф кыз гомергә дәрәҗәле булган ул».
 
«Бу кызларның бозыклыгы бик авыр темага әверелеп бара. Сәхифәмдәге язмаларны күреп, күп кызлар язды. Кайберләре, «Афәрин, Рамил, синең кебек егетләр күбрәк булсын иде!» – ди. «Рамил, син импотент, җүләр!» – дип язучылары да булды. Тискәре фикер язучылар күбрәк булды кызлардан. Бозык булганнары шушылар икән инде, дип уйладым. Әле менә күптән түгел генә бер егет яза: «Рамил, син кызларны дөрес юлга этәрәсең», – ди. Шушы ир сөйли, 45 яшендә ул, Арчаныкы. «Бер атна бардыр, Компрессорный тукталышыннан Арчага кайтырга бер кыз кул күтәреп тора», – ди. «Бераз баргач, бу миңа: «Абый, минем сезгә түләргә акчам юк инде, сез ризамы, минем сезгә башкача түлисем килә», – ди. Шаккаттым! 21 яшьлек кыз. «Сеңлем, минем ике балам бар, мин намазда. Андый эшләр эшләмим», – дигән. «Кирәкми миңа синнән берни дә!» – дип, бушлай алып кайткан. Нинди кабахәтлек бу кызлар? Бу шакшы кыз кемгә булса да кияүгә чыгачак инде. Кияүгә чыккач та шулай хыянәт итәчәк. Алладан да курыкмыйлар ичмасам бу хатын-кыз дигәннәре. Егетләргә киңәш бирәсем килә – бозык кызларга өйләнмәгез, балалы хатыннарга да. Балалы хатынга өйләнеп, «ОЛЕНЬ» дигән атама алмагыз үзегезгә. Саф кыз АЛТЫН бу дөньяда. 8нче март бәйрәме бар бит. Кызларыгыз саф булмаса, аларга балага узудан саклый торган әйбер бүләк итегез. Саф булмаган кызлар бу бүләккә лаек!».
 
Рамил үзенең язмаларында хатын-кызларга ышанычы калмавы, аларның барысын да диярлек шакшы дип санавы, хәтта алар пешергән ризыкны ашарга җирәнүе турында да язды. Егетнең үзе белән бу темага тулырак әңгәмә кордык.
 
«ӨЙЛӘНЕРГӘ ҖЫЕНМЫЙМ!»
 
– Рамил, син кызларның тәртипсез тормыш рәвеше алып баруы турында беренче ел гына язмыйсың инде. Сиңа бу теманы күтәрергә нәрсә этәргеч бирде?
 
– Нәкъ ике ел элек йөргән кызым миңа хыянәт итте. Без аның белән өч ел буе очрашып йөрдек. Бер-беребезгә ышана идек, барысын да һәрвакыт уртага салып сөйләштек, серләр булмады. Хәер, шулай дип, мин генә уйлаганмындыр. Берсендә мин гадәттәгечә аның яшәгән тулай торагына юл тоттым. Урамда йөрербез, очрашып сөйләшербез, сагындым бит, дип уйладым. Ишек кыңгыравына күпме бассам да, чыкмады. Өйдә булмавын аңладым, ләкин кайтып китәргә теләмәдем. Тулай торак буйлап йөргән вакытта күзем бер машинага һәм анда утыручы яшьләргә төште. Бу – билгесез ир-егет һәм минем сөйгәнем иде. Мин тәрәзәдән килеп, карап тордым, алар үбешә башлаган иде инде. Шуннан борылып карады да бу, күзе шакмак булды. Бер сүз дә әйтмәдем, кайтып киттем. Нишләтим мин аны, мин хатын-кызга кул күтәрмим. «Миңа бүтән шалтыратма», – гына дидем. Ул миннән 4 яшькә яшь иде. Мин аны яраттым, өйләнешергә җыена идек. Бу хыянәт бик авыр булды, нишләп шулай килеп чыкты соң дип, хәзер дә уйланам. Икенчедән, хатын-кызларның азгынлыгын интернет аша күреп, белеп торам. Хәтта шундый хатын-кызлар бар: ирләре була торып, «Рамил, әйдә, очрашабыз, иремә белгертми генә», – диләр.
 
– Язмаларыңда хәзерге хатыннарны оятсыз дип атыйсың. Нигә?
 
– Әйе, оятсыз. Берни уйлап тормыйча, турысын язалар. Хәтта баласы булса да, оялмый, беренче булып танышу хаты яза. «Әйдә, очрашыйк әле, фатирда берүзем генә булам», – дип, тәкъдим ясаучылар бик күп. Мине ныклап белмичә торып, фатирга чакыралар. Кем булмас бит, белеп тә булмый. Ничек курыкмыйлардыр? Бәлки мин берәр маньяктыр? Аны да уйлап тормый бу хатын-кызлар. Миңа ник хаҗәт алар? Әле бер кыз белән шактый гына язышкан идек. Аның өч баласы бар. Аерылган. Бу миңа әйтә: «Миңа гаилә корырга кирәк. Мин синең белән беренче очрашуда ук йокларга әзер, ләкин минем белән генә булсаң гына», – ди. Аралашсам да, очрашмадым, үзалдыма уйланып яттым бер көнне. «Моның белән йөри башласам, миңа өч баласы белән ник хаҗәт инде бу?» – дим. Нәрсә әйтер икән дип, кызыксынып сорадым: «Карале, ничек оялмыйча өч балаңны күтәреп, минем бусагамны атлап керер идең?» – дим. «Мин нигә оялырга тиеш, син бит мине үз теләгең белән аласың», – ди. «Булса да, оялмыйсыңмы соң минем әнидән, әтидән?» – дим. «Юк, нәрсәсеннән оялыйм», – ди. Шаккаттым. Оят та юк. «Якын килмә минем өйгә, син миңа кирәк түгел», – дидем.
 
– Син балалы хатын-кызларны бик өнәп бетермисең, шикелле…
 
– Балалы хатын-кызлар йөкле арба кебек ул. Башта кем беләндер йөреп, җилдән бала таба да, аннан соң тагын кияүгә чыга. Элек матур итеп туйлар ясап, ак күлмәк киеп, саф килеш чыкканнар. Саф кызлар хәзер аз инде ул. Егетләрне дә бик мактамыйм, егетләр дә әшәке хәзер. Алар да бер нәрсә өчен генә йөри. Тик балага узгансың икән, аны үзең тәрбиялә, яки атасы белән тәрбиялә. Башка кешегә ияртеп килергә димәгән. Егетләр өйләнгәндә сафлыкка нык игътибар итсен иде. Әгәр дә саф кыз булмый икән, мин аны барыбер ире өстеннән йөриячәк, дип уйлыйм. Чөнки хатын-кызга беркайчан да җитми. «Ярар, саф килеш кияүгә чыкмадым инде, анысын гафу итте, хәзер хыянәт итәрмен, монысын да гафу итәр әле», – дип уйлаячак.
 
– Ә бит бар шундый гаиләләр – ире кыйнаган өчен аерылышалар. Яки ире үлгән хатын-кызлар бар… Соңыннан балалары белән кияүгә чыгалар. Андый хатын-кызларга да фикерең шундыймы?
 
– Тол хатын-кызлар турында фикерем андый түгел. Ә менә кыйнаган өчен аерылышкан дигәндә, кыйнагач, ни өчен ул аңа кияүгә чыга? Җиде кат үлчә бер кат кис ди безнең халык, башта кешенең кем булуын өйрән, бел. Әйе, бар андый хатын-кызлар, кыйнаса да, сукса да, барыбер кияүгә чыга. Ник чыккан соң? Башы белән уйласын. Кияүгә чыкканчы суккан ирдән нәрсә көтәсең инде…
 
– Ни өчен хатын-кызның кулыннан да ашарга җирәнәм дисең?
 
– Мин хәзер барган шакшылыкны күреп әйтәм. Теләсә кем белән йөри кызлар. Мин бер кызны белә идем, мәсәлән. Пешекче булып эшли иде ул. Ашханәдән юкка чыга бер-ике сәгатькә. Ак халаттан аш бүлеп яткан вакытында, минем егетем килде, дип, чыгып китә. «Эше беткәч», кайта, соңыннан бер генә егет килми бит аның янына, төрле егетләр килә. Менә шул пешекче кулыннан ашарга тиешме без? Саф булмаган хатынның да кемнәр белән йөргәнен белеп бетерә алмыйсың. Аның кулыннан ничек ашарга, ди…

– Син баласы булган, яки саф булмаган хатын-кызга өйләнә алыр идеңме?
 
– Миңа саф кыз гына кирәк, башкаларына ышана алмыйм мин хәзер. Без йөри башлаганда минем кыз саф түгел иде. Саф кыз алган дусларым бар, аларны беләм, алар барыбер тугрылыклы була. Ләкин андый кызлар бик аз ул хәзер, шуңа күрә мин өйләнмәскә карар бирдем дә. Танышу сайтларында күзәткәнем бар, андагы кызлар берсе дә лаеклы, әйбәт кыз түгел. Нормаль кыз интернетта утырмый ул, танышам дип тә беренче язмый. Азгын кызлар яза танышам дип, беренче булып. Хәзер танышу сайтларында да күп утыра хатын-кыз, 40тан өстәгеләр, бигрәк тә. Алар үзләре беренче булып яза да инде. «Абау, хатын-кызга җитмәсә җитми икән», – дисең инде.

– Ир-атларга хатын сайлаганда нинди киңәшләрең бар?
 
– Ирләрнең күбесе начар хәзер. Үзләре гаилә корганда әйбәт кыз эзлиләр, ә үзләре кызларны бозалар. Әгәр йоклыйсың килсә, гаилә кор инде. Саф кызны бозып, соңыннан ташлау – үз өстеңә гөнаһ алу гына. Гаилә кормый шундый эш эшләмиләр. Хатын-кызлар да әзрәк үзләрен кулда тотсыннар иде. Кайбер кызлар егетләрнең муенына үзе асылына. Байлыгына кызыгып, матурлыкка алданып. Яки яшем җитте, дип, борчылып. Юньле кыз егет муенына асылынмый, ир үзе яуларга тиеш хатын-кызны. Ирләргә асылыну ул җилбәзәкләр эше. Тәрбиялерәк булсыннар иде, аш-су янында да йөриләр, алардан балалары да күреп үсә. Анасы нинди баласы шундый була.

– Әниең өйлән дип, башыңны катырмыймы?
 
– Миңа әни бер сүз дә әйтми. Мин аңа аңлатып күрсәтәм дә, «Үз башың үзеңдә, үзең кара», – гына ди. Туганнарым да әйтә: «Ник өйләнмисең инде, Рамил?» – дип. Аларга әйттем: «Үз балаларыгыз, оныкларыгыз бар, шуларга тәрбия бирегез, миңа бирмәгез, сез әйтеп кенә мин өйләнмим», – дидем. Өйләнмим дигән фикерем бер ел элек барлыкка килде. Кирәк түгел. Бер өйләнәм дигән идем инде мин – планнар да бар иде: Казанда яшәү, балалар табу…
 
– 8нче март бәйрәме алдыннан син: «Ир-атлар, хатын-кызларны котламагыз, алар фахишә», – дип язган идең. Ник болай яңгыравыклы сүз язарга булдың?
 
– Бу сүзне миңа хыянәт иткән кыз һаман саен искә төшкәч яздым. Танышу сайтларындагы хатын-кызларның үз-үзләрен тотышыннан чыгып яздым. Ничек котлыйсың инде шундый хатын-кызны. Ачудан язылган сүзләр… Барлык хатын-кызларга кагылмый, билгеле… Тәрбияле хатын кызларга хөрмәтем бар, хатыннарның барысы да азгын һәм бозык димим, бар араларында әйбәтләре дә. Ләкин барыбер, 70 проценты бозык.
 
– Татар хатын-кызлары ник бозылды соң, синең бу хакта уйланганың бармы?
 
– Барысына да интернет гаепле. Күбесе интернетта утыра. Кайбер хатыннар шәрә киенеп видеога төшә, аны бәләкәйләр күреп үсә дигән сүз бит инде. Балаларны интернеттан азат итәргә кирәк дип уйлыйм. Менә – без бәләкәй чакта интернетта утырмадык, бияләйләр катып беткәнче чана шуа идек. Хәзер исә, алты яшьлек бала интернетны синнән күбрәк белә. Баланы интернет белән түгел, тәрбияләп, аңа әдәпле булырга кушып, акыллылыкка өндәп үстерергә кирәк. Шул чакта гына тәрбияле буын җитешер.
 
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»