• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

20.05.2010 Мәдәният

“АЙГӨЛ ИЛЕ” ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШЫЙК

Кичә Кәрим Тинчурин театрында озакка сузылган реконструкциядән соң беренче тапкыр спектакль куелды.

Тамашачыларга Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Айгөл иле” премьера спектакле тәкъдим ителде. Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин куйды. Биредә сүз сугыш афәтеннән соң булган фаҗига тасфирлана. Төп герой – ятим Айгөлнең (ул әти-әнисен сугышта югалта) эчке кичерешләре, түзә алмаслык сынаулар каршысында да югалып калмаган кыз бала хакында яңа спектакль. Айгөл ролен театрның яшь артисткасы Лия Вилданова башкара.

 

 Спектакль рәссамы – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Роман Моров, композиторы – Чыңгыз Абызов, костюмнар буенча рәссамы – Наилә Кумысникова. Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Тимер Зиннуров, Илгизәр Хәсәнов, Җәмилә Әсфәндиярова, атказанган артистлары – Илсөяр Сәфиуллина, Гүзәл Гарәпшина, Лилия Мәхмүтова, Ринат Шәмсетдинов, яшь актерлар - Илфак Хафизов, Артем Пискуновлар катнаша.

 

 “Айгөл иле” романтик драмасы тамашачыларыбызда нинди тәэсирләр калдырды икән? Сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим.

 

Спектакльне карый алмаган тамашачыларыбызны бүген кичке сәгать җиденче яртыда театрда көтеп калабыз.

 

 

 

 


Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№23 (64500) / 13.12.2010 11:02:52

Мин дэ бу спектакльны карадым, жэмэгать! Доросен эйткэндэ беренче пэрдэсе бик озын тоелды, бер нинди развитие юк... Дорстэндэ \\\\\\\" аю тырналган малай \\\\\\\" ни очен кергэне анлашылмады... Айголнен 1 мэхэббэтен курсэту оченме, эллэ мылтыкны калдырып чыгар оченме? Ул бит пьесада бик эйбэт язылган. Айголне уйнаган артисткага романтизм житмэде,сойлэвендэ бугенге кон сойлэме чагыла, э бу бит сэхнэ... мин заманында Хэжэр апагыз Шакурованын уйнавын кургэн кеше, менэ ул Айгол иде!!! зур кузле, чэчен 2 толымын уреп куйган, чибэр... Лияне мин чибэр димэс иде, молэем кыз, эммэ чибэр тугел...Пискунов та хаман бер тональностьтэ сойли, дорестэн дэ тавышы туйдыра... Мин спектакльны 3 хатын чыккач кына башланып китте дисэм ялгышмам дип уйлыйм... эзерэк ниндидер жан кереп китте спектакльгэ... Асфандиярова бик салкын, йомшаклык, жылылык житмэде ул артистка тарафыннан...Ул бит ананы уйный... баласын 13 ел курмэгэн ул... ул мина ботенлэй ошамады...Монологларын салкын сойлэде...Музыка кунелгэ ятты.. Яшьлэрне устерергэ кирэк элбэттэ, лэкин олы, тэжрибэле артистлар белэн аларны чагыштыру... анын очен алар кебек 20-30-40 ел эшлэргэ кирэк... 1 роль уйнап кына эллэ кем булып булмый эле ул... Э менэ классиканы сэхнэгэ кую, элбэттэ бик яхшы... Тинчурин театры артистларына бары тик унышлар телисе килэ!!!!!!!! Безгэ матур-матур спектакльлэр курсэтсеннэр!!!!!!!!!!

№22 (64481) / 12.12.2010 23:38:16

күзлек 3-Д идеме? борыныңа исе дә бәрелмәдеме?

№21 (64475) / 12.12.2010 23:24:43

жэмэгать, кузлек киеп карадым... эмма ни курэм, култык асты тирлэгэн героинядан гайрэтем чигеп кайттым. олкэн артистлар, суз дэ юк, шэп уйныйлар. яшьлэргэ алардан бераз урнэк алсалар, шэп булыр иде. пискуновка да сузем бар. -энем, тавышын тиз туйдыра. ботен спектакльлэрдэ дэ бертосле, чинак...разный булырга кирэк.

№20 (49892) / 22.07.2010 11:50:04

Слишком наивно всё.Но в целом качественная работа. Сухая, но качественная.
Камал/Тинчурина= два разных театра. А вы все делите чего-то...

№19 (49144) / 05.07.2010 12:12:42

Иптэш хатыннар белэн без дэ барган идек \\\\\\\"Айгол иле\\\\\\\"н карарга,шул хэтле ошады тъэсирлэнеп,онытылып,эченэ кереп карап утырдык.Барлык артистларнын да уйнавы ошады,аеруча Айгол ролендэге Лия Вильданованын уйнавы ошады.Ботен барлыгы белэн,самими итеп,ышандырып уйнады.Энергиясе ташып тора.Салып таптарга тырышучылар белэн берничек тэ килешмибез.Ботен жире килгэн,молэем,чибэр кыз.Курмэучелэргэ кинэшем шул:икенче юлы беренче рэткэ утырып,кузлек киеп карагыз.

№18 (48107) / 22.06.2010 14:41:02

Ильнур, сез монда талашмагыз хэм куркытмагыз кешелэрне. Лия очен чисто сугышырлар идегез бугай

№17 (48105) / 22.06.2010 14:35:45

Ай-яй, бигрэк нык мактагансын! Одногрупнигыдыр эле син аларнын. Алай димэс идем элеге яшьлэрне. Камаллар лучше уйный:))

№16 (48037) / 21.06.2010 23:00:08

Илфак Хафизов, Артем Пискунов, Лия, Резедә - иң өметле артистлар!!! Афәрин генә аларга! Күз тимәсен!

№15 (48032) / 21.06.2010 22:41:18

"исемсез", уз-узенне чибэрлэрдэн саныйсын ахыры? Уз хыял-ометлэренэ баткансындыр могаен?! Беренчедэн, Айгол ролен уйнаган актриса - Лия Вилданова бик чибэр хэм сойкемле кыз, синен сукыр булганына анын бер тамчы гаебе юк, шуна курэ дэ оятсыз теленне авызынны ачмыйча гына теш арасына кстырып куйган бул (эгэр дэ минем сузне тынламасан, тешсез калуын бик тэ ихтимал).
Лия, сезгэ морэжэгать итэм,"исемсез" кебек хайваннар сузенэ карап та тормагыз, алар сезнен чэнти бармак бэсенэн дэ ким!!! Унышлар сезгэ!!!

№14 (47980) / 21.06.2010 16:36:21

жылы сузлэр ишеткэч,пьесаны укып, спектакль карарга бардым.героиня ботенлэй ошамады.айгыр булып сикереп йори,тавышыда матур тугел,э романтикага килгэндэ ботенлэй юк.тагын пьеса буенча Айгол бик матур кыз,шул хакта сузлэр дэ бар,э актриса? кузлэре куренми,бары тик куреп калган эйбер ул зур тешлэр,гэрчэ зрением начар булганга курэдер инде...тинчурин театрында чибэр актрисалар эшли дигэннэре белэн хэзер инде килешептэ бетмэскэ момкин...э оч хатын ошадылар-шэп уйныйлар,эфэрин!

№13 (44600) / 21.05.2010 20:02:56

Мин дә Тинчурин театры артистларын Камал театрында күрергә хыялланам. Утопия...

№12 (44558) / 21.05.2010 14:13:03

аю имгђткђн егетнећ нигђ кирђклеге аћлашылмыймы? Спектакль Айгљл иле дип аталы. Айгљл илендђ дуслык та, мђхђббђт тђ, хыянђт тђ, сугыш ачысы да, табышлар да, югалтулар да бар да бар. Бу кеше язмышы. Яшь кыз кљтђ. ђнисен дђ, мђхђббђтен дђ. ђ алар килђлђр дђ китђлђр...
Мостай ага искиткеч ђсђр язган џђм Заџидуллин аны ђйбђт итеп куйган. башкаларга контраст булсын љчен мљгаен банат та кирђктер. Бђлки...
Премьерага карап фикер йљртњ бик дљрес тђ тњгелдер. Телђсђ кайсы спектакль турында фикер йљртњ љчен аныћ бераз шомаруы кирђк. Бу бљтен театрда да шулай. Ђ тинчуриннарга яћа сђхнђлђренђ иялђшергђ вакыт кирђк. Шућа спектакльлђрне сњкмђсђк хђерлерђк.
исемсез килеш язып ятканчы германиядђн кайткан келђмнђрнећ кайдалыгын ђйтегез инде зинџар

№11 (44538) / 21.05.2010 10:50:05

Чын дөресен әйткәндә,спектакльгә караганда, ремонт камильрәк ясалган. Кемгә ничектер,миңа спекткль ашык-пошык куелгандай тоелды. Образларның күбесе ачылмаган. Хәтта Җәмилә дә коры, салкын. Аю имгәткән егетнең ни өчен кирәклеге бөтенләй аңлашылмады, бабайның кәләпүше ник чигүле, чигүле кәләпүш гади халык арасында модага кергәнгә 15-20 ел гына бит әле. Банатны уйнаучы артистка белән:"йокламасаң, менә бу апа килә", дп куркытып бала йоклатырга була. Тиеш нәрсәләр өчен генә мактагыз артист, режиссер, драматургларны. Алар азарга гына тора болай да.Ә героиня чынлап та бар. Монысы белән килешми булмый, Пискунов та шәп. Шәле итальяны гына бераз сәеррәк...

№10 (44508) / 20.05.2010 21:42:35

Бэлки Тинчуринлылар менэ шулай сэхнэдэ татар хатын-кызынын гузэл образларын тудырып халык кунеленэ утеп керерлэр. Камаллар проституткаларны куккэ чою хисабына тамашачы жыеп кон курергэ маташкан заманда.
Тинчуриннын юлы авырырак элбэттэ.

№9 (44498) / 20.05.2010 19:50:16

Миңа спектакль бик ошады: беренче 15 минутыннан соң инде елый башладым - төп героиня шулкадәр яхшы уйнады!!! Айгөлне кызганып еладым. Без булган әниләребезнең кайчак кадерен белмибез, ә ул туганнан бирле әнисен күрү хыялы белән яши. Сәхнә бизәлеше минимализм булса да, спектакль бер сулышта каралды. Азактан атынчык - бик образлы булды!!! Пискунов дигән егеткә ботенләй гашыйк булдым - бөтен егетләр дә кызларны шулай нык яратсыннар иде!!! Афәрин яшьләргә!!! Теге авыл хатыннарының каты бәгырьле булулары гына ачуны чыгарды. Айгөлнең туган ягында калуы белән ризамын.
Театрга килгәндә - шул ук схема калган, ләкин мең тапкырга затлырак хәзер анда. Ул Чех люстраларыннан күзне дә алырлык түгел - 10 минут карап тордым, шулкадәр затлылар!!! Теге ясалма балконнан карап торган ясалма тамашачыларны гына алып ташлап дөрес эшләмәгәннәр - ул Тинчуриннын фишкасы иде - бәлки кайтарыргадыр? Гомумән алганда, 3 ел юкка узмаган, СУПЕР, СУПЕР, СУПЕР!!! БУЛДЫРГАНСЫЗ!!! Афәрин!!!

№8 (44497) / 20.05.2010 19:36:15

мин, Камал театрыннан Дания Нуруллина каршымда утырды - башкаларны күрмәдем.

№7 (44476) / 20.05.2010 14:43:50

Режиссер журналистларга спектакльне тошерергэ рохсэт итмэгэн дип ишеттем. Нэрсэ инде бу?! Анарчы театр хезмэткэре Рэдиф Сэгди бер журналистны театрдан куып чыгарган (анысын гэзиттэн укыдым):((((

№6 (44468) / 20.05.2010 14:14:39

Тамашачылар арасында камаллыларны күрермен дигән идем...

№5 (44464) / 20.05.2010 13:46:18

Рузилә! "Айгөл иленең" куелганы булды.

№4 (44460) / 20.05.2010 13:23:33

Кайдадыр Тинчуринга ңурналистларны кертмэгэннэр дип укыган идем. Кертэлэрмени? Германия паласы таптырып йорсэгез кертмэслэр дэ эле.

№3 (44458) / 20.05.2010 13:19:22

Германия паласларын мин дә курмэдем. Лия Вилданованын уйнавы ошады. Италиягә китмәгәненә генә җен ачуларым чыгып утырды. Мостай Кэрим ңибэрмэгэн булсада, РэшитЗахидуллин аны анда ңибэрергэ тиеш иде. Италиядэ ул зур табиб булып эйлэнеп катса, эйбэт булыр иде. Чонки хэзерге кузлектэн караганда чит илгэ киту ул туган иленне сату дигэн суз тугел эле.Ричард анлаган булыр иде дип уйлыйм. Вэт шул. Куелыш чыннан да миңа ошады. Идеясе генэ азрак....

№2 (44455) / 20.05.2010 12:39:18

Мостай ага искиткеч ђсђр язган. Гаќђп, аны безнекелђр ничек куймадылар икђн? Заџидуллин онытылып барган ђсђрлђрне табып сђхнђгђ књтђрђ белђ. Яшьлђр дђ шђп уйный. Тик аларны љлкђн артистлар белђн "разбавить" иткђндђ отышлырак икђн. икенче бњлектђ бу ачык књренде.
Татар матбугаты кљнендђ премьерага ќыеп Тинчурин театрыныћ ђдђби бњлеге журналистларга зур бњлђк ясады. Рђхмђт. "Айгљл иле" театрныћ озын гомерле ђсђре булыр дип уйлыйм. Спектакль карап, танышлар–дуслар белђн аралашып "Чехиядән кайткане 36 искиткеч матур люстра џђм Германиядән кайтарылып җәелгђн яңа паласлар" књрмђгђнмен дђ. фойеда ламинат иде шикелле, залдагы паласлар да гади иде кебек.

№1 (44453) / 20.05.2010 11:26:48

Класс, не то что артисты Камала.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar