|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2019 Мәдәният
«Пятеро» төркеме казанлыларны ял итәргә дәшәИр-атлар вокалыннан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин? "Пятеро" а капель оркестры тамашачыларын "NanoAcappella. Иң яхшысы" дип исемләнгән яңа концерт программасын хозур кылырга чакыра. Артистларның "фишкасы" - уникаль вокаль аранжировкалар. Һәр уен коралының (тынлы, бәрмә, бас-гитара һ.б.) яңгырашын вокалчылар үз тавышлары ярдәмендә тапшыра.
11 октябрь көнне 18.30 да татар филармониясе тамашачылары "Калинка" рус халык җырының, Бах әсәрләренең, Майкл Джексон хитларының, «Я свободен» рок-балладларының, Фаррелл Уильямсның популяр "Because I m happy" җырын һәм башка көйләрнең заманча каверын ишетә алачак.
Концертка билетларны сайтта сатып ала аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|