поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.05.2010 Җәмгыять

БАБАЙ АЛМАСАҢ, КОЛАША ЮК

Җомга намазына ашыгучыларны кулларын сузып озатып калучыларга күнектек. Мин дә игътибар итмәскә өйрәндем. Ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышып кереп китәм. Тик бүген игътибар итәргә туры килде. Соңга калам, инде сөннәткә басканнар. Бер якта балалары белән сукбайлар тезелгән, ә капка янына ук 2 яклап әбиләр баскан. Гадәттәгечә үтеп китәм дигәндә, бер әби алдыма чыкты: “Балам, сәдака бирергә онытма!”...

Бу сүзләрне оныткан да булыр идем инде. Кеше рәтендә намаз укып, тагын кабаланып чыгып барганда, теге әби артымнан бәддога укып калды. “СӘДАКАҢНЫ ЖӘЛЛӘДЕҢ ИНДЕ, САРАН...” Борылып тормадым, барыбер аңламас. Аның өчен мин саран гына түгел, карактыр да әле. Аннан ашыгам да, соңга калам. Тик әнием, мин белгән әбиләр күз алдына килеп басты. Әниемнең туганнан туган апасы (мин аны Кызыл Утар авылында яшәгәнгә Утар апам дип үстем) Хәнифә әби гомер буе намазлы булган. Аларның сәдака алганын хәтерләмим. Укыйлар иде. Күрше-күлән “шифасы тия” дип, көйсезләнгән балаларын әниемә алып керә. Әнием өшкерә, аннан үзе кәефсезләнеп кала, ә кергәннәр сихәтләнеп чыга... Әйбер алынырга тиеш дип, башына да китерми... Юк, алар ачка үлсә дә, кулларын сузып монда килеп басмас иде. Шушы юлларны язганнан соң, кайберәүләр мине сүгәргә тотыныр, тиенен жәлли шул әбиләргә, дияр. Юк, жәлләмим. Хезмәт хакым кешенекеннән артык булмаса да, сәдакага да җиткерәм мин аны. Чөнки дөнья малына запас җыймыйм. Тыйнак тормыш итәм. Иң мөһиме, уңайлы, ипле, файдалы булсын. Ә купшылык әнә мал өчен җанын фида кылучыларга кирәк. Берәүгә дә ике гомер бирелмәгән, насыйбын яшибез. Тик ул хәерле булсын, муллыкка күз яшьләре кысылмасын. Ике яруслы каберләр юк бит, бар да стандарт. Затлы кием дә, хан сарайларыдай йортлар да монда кала. Әле син үстергән имансыз балаларың, мал бүлешеп, болай да гөнаһлы җаныңны тәмуг кисәвенә әверелдермәсә ярый... Сәдаканы җомга намазы вакытында, сәҗдагә китеп Аллаһыдан ярлыкауны сорар чакта, минем укыганымны урамда көтеп торып, кул сузып акча теләнеп торучыга түгел, ә бәлки мохтаҗга, сәдакага лаеклыга бирәседер. Мин дин белгече түгел, алар ни әйтер тагын?

 

Хәер, динилекне кәсеп итү ысулына әверелдерүчеләр дә юк түгел. Корьән уку мәҗлесләрендә акча алмашу уенына еш тап булам. Еш кына бу уенда катнашмаучы булып берүзем калам. Үзем өләшмим чөнки. Миңа бирелгән акчаны шунда ук я тастымал астына куям, яки: “Менә, бабай, монысын мәчеткә саласы”, – дип, укучы бабай кулына тоттырам. Алар аны гомуми сәдака белән буталмасын дип, аерып алып куя. Шунда: “Сәдака кемгә тиеш?” – дигән сорауны да кузгалтам. Күпчелек очракта сорауга җавап булмый. Ягъни “сәдаканы бирергә кирәк”, “40тан бер өлеш сәдакага китәргә тиеш” дигәнне генә ишетәсең. Ә нәрсәнең кырыктан бере, ул кемгә тиеш? Үзе дә фәкыйрь, даруга да акчасы булмаган әби юк кына пенсиясен кырыкка бүләргә тиешме? Әле наданлык шулкадәр котыра: ураза тота алмасаң, син фәкыйрьләрне туйдырырга тиеш... Тиеш... Һәм тагын тиеш... Үзен ашатырга да, 100 грамм өрек алырга акчасы җитмәгән, фатир һәм башка түләүләр өчен генә яшәүче пенсионер элек тә ач иде, бүген картлыгында да тук түгел. Өстәвенә, әнә сәламәтлеге дә ураза тотарга мөмкинлек бирми. Әле 1 көн калган уразасы өчен фәләнчә кешене туйдырырга тиеш икән... Югыйсә бу канунның дәвамы да бар: ягъни матди хәле җитәрлек булганда гына сәдака өләшәсе, фәкыйрьләрне ашатасы икәнен аңлату да кирәктер бит. Умырткалары комнан ишелгән хәйләкәр дин әһелләребез менә динебезне ничек тарката! Кәсеп итәсе бар ич...

 

Кышын бер хәсрәтле гаиләгә ярдәм итәргә туры килде. Тумыштан гарип бала үлеп киткән. Үзләре дә яшьләр, өлкәннәре юк. Нишләргә белмиләр. Мәчеткә шалтыраткач, андагы бабай шул ярты метрлы сабыйны юып, кәфенләп җиренә җиткерү өчен, 7 мең сум сораган. “Каян алыйк ул акчаны?”– диләр, инде ничә еллар кашыктан ашатып хәрәкәтсез бала караган гаиләдә.

 

Өстә сөйләгәннәрем мине аяктан ега язган, аптыраткан бер вакыйганы бәян итәр алдыннан бер кереш кенә иде. Монысы да сәдака белән бәйле булганга шулай уратып киләм...

 

Беркөн танышым шалтырата:

 

– Илфат, дустымның туганы вафат.

 

Үлем хәбәре – авыр хәбәр, таныш кеше булса бигрәк тә. Соңгы бер ел эчендә күп ишетергә, күрергә язды. Өстә сөйләгәннәрдән чыгып, СӘДАКАҢ ГЫНА ҖИТСЕН, дип тә куярлык... Әмма кеше югалтудан зуррак мәшәкатьле хәсрәте бар икән дустымның: моргтан алып чыгарга колаша (мәет юа торган тагарак) каян табасы?

 

– Болгар мәчетенә барган идек, анда колашаны бабай белән генә бирәбез, диләр. Безнең үз юучыбыз бар бит. Юучы да, укучы да кирәкми. Колаша өчен акча түлибез, дип ялынып карадым. Күнмиләр, сөйләшеп тә тормыйлар.

 

Сөйләшеп тормауларына аптырамадым, ә менә колаша бирмәүләренә ышанмадым. “Булмас, сорый белмәгәнсеңдер”, – дим һаман. Чөнки көзлектә генә хатынымның әтисен шушы мәчеттән алган колаша белән соңгы юлга озаткан идек. Проблема булмады. Аптырап, шушы мәчетнең баш имамына шалтыраттым.

 

– Ул мәет юа торган әйбер. Носилка түгел. Аңа салып авылга алып кайталар. Ватылып бетә. Һәр авылда бар ул, авылларыннан алсыннар.

 

– Ватылса, баш бәясе түгел ич. Арендага акча алып калыгыз. Берсе ватылганчы, 10 тагараклык акча җыелыр, яңаны ясатырсыз.

 

– Минем дә әни үлгәч, юрганга төрдек тә машинага салып алып кайттык.

 

– Әниең шулай машинада аунап кайттымы?

 

– Без «Ритуальные услуги» түгел ич. Бу карарны мин чыгармаган, бабайлар шулай хәл итте.

 

– Сез, Казан хәзрәтләре, мәчет тирәсендә йөрүчеләр тәмам маемлаган инде. Мәчет ул, кирәк чакта ритауль хезмәт күрсәтергә дә тиештер. Авыр чакта кеше кая барсын?! – дидем дә сөйләшүнең мәгънәсезлеген күреп, трубканы ташладым. Югыйсә мин үземнең бик яхшы танышым белән сөйләштем.

 

Дорфалыкка килгәндә, никтер, чамасыз ул Корьән мәҗлесләренә, җеназаларга барырга чират торучы мәчет картларында. Шул ук “Болгар”да берничә тапкыр шаһит булдым, кайчак түзми эндәшеп ризасызлык белдерергә дә туры килгәли.

 

Шулай бер танышларым мәчеттә никах укытырга теләде. Мәчеткә йөргән кешеләр түгел. Сөйләштем, җомга намазыннан соң үткәрергә килештек. Соңга калмагаек дип, намаз беткәнче үк килеп басканнар. Мин каршы алырга чыксам, бер бабай чат ябышкан тегеләргә, урамга куа. Чыгып тордылар. Кеше китеп беткәч, тагын кереп бастылар. Теге бабай тагын котыра. Мәчет эчендә генә түгел, гомумән, үзара да гөнаһ саналган тон, дорфалык... Шунда түзмәдем:

 

– Бабай, сез Сталиннан өйрәнеп калдыгызмы мондый тупаслыкны? Бу мәчеттә надзиратель түгелсездер ич?

 

– Кеше чыгып бетмәгән ич әле, нәрсә дип монда акаеп торалар?!

 

– Мәчеттә бер кеше калмады бит инде. Сез, киресенчә, кешене үсендереп, тагын килерлек итеп елмаеп каршы алырга тиешсез. Бу бит сезнең өегез түгел, мәчеткә хуҗа булмагыз!

 

Шунда танышларымның да берсе сүзгә кушылды:

 

– Мәчеткэ сәдака кертергә куркырсын билләһи!

 

– Кертмәгез, нигә кирәк сезнең сәдакагыз!

 

Әнә шундый тарткалаш. Кайберәүләр: “Нәрсә, никах көнендә генә булса да, бу кешеләр шунда алданрак килеп намазга бассалар”, – дияр. Әйе, бәлкем, шундагы матур, ягымлы бабайларны күреп, алар иртәгә үк килер иде. Шуңа күрә: “Мин сәдаканы мәчеткә салмыйм, анда аны урлыйлар...”, “Мәчеткә юньле кеше йөрми...” кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә. Алар менә шушы “кунакчыллык”ны күреп шулай уйлый бит. Миңа андыйлар белән: “Ялгышасыз”, – дип бәхәсләшергә туры килә. Ә алар мин өстә сөйләгәндәй вакыйгаларны бәян итә...

 

Нәрсә әйтим, колашаларын бабайга бәйләп кую – шул сәдака кирәклеге турында сөйләүче фактор инде. Бәлки, үзем укыймдыр, якыныңа үзең укудан да саваплысы юк бит. Әмма тагын бер укучыны чакырасым килми икән, кирәге чыгар дип, өемдә колаша ясатып куярга кирәк булыр... Соңыннан колашага өстәп тагын бер бабай бирмәсеннәр өчен. Кәсеп шундый әрсез була инде ул.

 

ИХЛАСЛЫК ҖИТМИ ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕНДӘ

 

Бик тиз таптык без ул колашаны. Бар мәчетләр дә “Болгар” кебек бабайларын шулай “эш” белән тәэмин итми бит. Әнә “Ихлас” мәчете имамы Рөстәм хәзрәткә Аллаһының бар рәхмәте барып ирешсен иде. Хак Тәгаләнең аның белән таныштыруына мең рәхмәт. Гаиләбезгә узган ел кайгы артыннан кайгы килде. Ничек түзәсе. Ярты ел эчендә дүртенче якын туганыбызны урнаштырабыз. Бер танышымның әтисе җеназасында күрдем дә, кечкенә абыем кинәт үлеп киткәч, шушы Рөстәм хәзрәткә мөрәҗәгать иттем. Берсүзсез риза булды. Хәсрәттән аңнарыбыз томаланган. Шундый хәлдәге туганнарыбызны айнытырлык вәгазь сөйләнде. Рөстәм хәзрәтнең үтемле акыллы сүзләреннән соң, тынычлап калгандай булдык, хәтта үрсәләнгән әнием дә. Шулай олылап, зурлап, тиешенчә укып, җиренә җиткереп озаттык Радик абыемны. Үзләренең дә авыр чорлар кичергәнен искә алып тынычландырды ул безне, сабыр булырга кирәклегенә төшендерде. Һәм тагын шул сәдака. Ул баштан ук кисәткән иде: безгә сәдака тиеш түгел. “Уйлагансыз икән, әнә мохтаҗларга, ятимнәргә бирегез”, – диде дә үзе бездән сорап куйды:

 

– Сезнең кыенлыкларыгыз юкмы, әниегезгә ярдәм кирәкмиме? Без мәхәлләбездәге кешеләргә ярдәм итәргә бурычлы. Әгәр мәетне соңгы юлга озатырга чамалары юк икән, мәчет булышырга тиеш. Бу безнең өстебездәге бурыч...

 

Теге танышларым да колашаны “Болгар” мәчетендә бирмәгәч, шушы “Ихлас” мәчетеннән барып алды. Миңа шалтыратып, Аллаһы рәхмәтен теләделәр аннан. “Кара, мәчет белән мәчет аерыла икән. Хәтта паспортларны да сорамадылар, акча да алмадылар”, – дип аптыраган иде алар.

 

ЙОМГАК ӨЧЕН: мине еш кына тәнкыйтьлиләр. Үземдә дә, Такташ әйтмешли, ике мин яши. Берсен яклаучылар нигә чүпне тышка чыгарасың, безнең мәчетләребезне хурлыйсың, ди. Ә икенче мин, хаталарга нигә күз йомарга, адәм баласы гөнаһлардан хали түгел бит, бергәләшеп төзәлик, төзәтик, ди. Кайсы хаклыдыр, мин бәя бирә алмыйм. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, кайсы яклы соң?


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»