поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.08.2019 Җәмгыять

"Улым, сине Герой исеме бирелү белән котлыйм!" - хәбәрчеләр Дамир Йосыповның туган йортында булды (ВИДЕО)

ТНВда чыгып килүче "Адымнар" тапшыруы хәбәрчеләре бөтен дөньяны таң калдырган очучы Дамир Йосыповның туган йортында булып кайтты. Тапшыру шимбә, якшәмбе көннәрендә эфирга чыкты. "Ул үзен батыр дип санамаса да, батырлыгына баш имичә булмый. Горурланабыз", - ди журналистлар.

Бу фикерне дәвам итеп, әлеге видео астында бик күп комментарий калдырганнар.
 
"Батырлыкны сорап алмыйлар. Аны алдан уйлап куеп та булмый! Аллаһы Тәгалә әлеге самолеттагы 230 кешенең гомерен шушы мөселман егете ярдәме белән саклап калдырган. Аллаһ икенче тапкыр гомер бүләк итсә, Дамир Йосыпов монда сәбәпче ролен башкарган кеше. Димәк, ул штурвал артына утырганда ук бисмилләсен әйтеп, Аллаһка тапшырып, күккә күтәрелгән! Ул бит Корьәнне оригиналдан укыган егет! Сөбханаллаһ! Гомер бирсен, сәламәтлек бирсен Аллаһыбыз!"
 
"Олимпиададагыларга яхшы машиналар бирделәр, кая бу геройга? Матди яктан да бүләк бирсеннәр" 
 
"Күпме кеше гомерен саклап калган батыр кеше!" - дип язалар.
 
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да 16 август көнне Президент Владимир Путин Мәскәү өлкәсендә кукуруз кырына самолет утырткан "Урал авиалинияләре" пилотларына Россия Геройлары исемнәрен бирде, дип хәбәр иткән идек.
 
"Жуковский аэропортында штаттан тыш утыртылган һава судносы экипажын бүләкләү турындагы указга кул куйдым", - дип белдергән дәүләт башлыгы, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән киңәшмәне  ачканда.   
 
Президент һава судносы командиры Дамир Юсупов һәм икенче пилот Георгий Мурзинның Россия Геройлары исемнәре, экипажның калган әгъзалары Батырлык орденнары белән бүләкләнүен билгеләп үткән.   
 
Путин шулай ук мондый һәлакәтләрнең мөмкин кадәр азрак булачагына ышаныч белдерде. "Мондый хәл бөтенләй булмасын иде", - ди ул. "Әмма әлеге компаниянең очучылар составын әзерләү сыйфаты <...> канәгатьләнерлек", - ди Путин.
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 19.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»