поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.08.2019 Ир белән хатын

"Күз алдымда упкынга тәгәрәде, ә мин, күрә торып, берничек тә булыша алмадым"

Санаторийга юллама алып, сәламәтлегемне ныгыту артыннан йөргән көннәрем иде. Анда барганчы, иң элек больницада тикшеренү узарга кирәк икән. Нарколог-психиатрга чират торучылар күп иде. Ирле-хатынлы бер пардан соң, табибка күренергә дип мин дә чиратка бастым. Әллә табиб бик җентекләп карый торган белгеч булып чыкты, чират бик акрын кыймылдый.

Минем алдагы парның да хатыны түзмәде: «Кеше больницага язмыш юллаган чирен дәваларга йөри, без менә үзебез сатып алган чирне дәвалап булмасмы дип йөрибез», – дип әйтеп куйды. Мин кешеләрне тыңларга яратам. Бу юлы да кызыксынуымны күреп, ханым сүзен дәвам итте: «Ирем белән бер-беребезне белә башлаганнан бирле бергә без. Яшәвебез дә бер өй аркылы гына иде безнең. Бала чактан бергә уйнап үстек. Мин кыз кеше булсам да, сугыша башласак, җиңә идем аны. Ул, елап, әти-әнисенә кереп әләкли иде. Унбер классны бер парта артында утырып тәмамладык. Мин үзем бик әйбәт укыдым, ә ул миннән күчереп булса да әйбәт укучылар арасында саналды. Укып бетергәч, башкалага шәфкать туташлары әзерли торган уку йортына укырга киттем. Атна саен кайтып йөрдем, чөнки бер-беребездән башка яши алмый идек. Шулкадәр бер-беребезгә ияләшкән идек инде, яшьлек дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. Ул беркая да укырга бармады, төрле эшләрдә йөрде. Кайчак аракы исе дә килгәли иде үзеннән. Аңа ул вакытларда ук әйткәли идем: «Авызыңа алма». Аннан соң ул ике елга армиягә китте, ә мин: «Синсез нишләрмен, ике елымны ничек түзәрмен?» – диеп, күз яшьләремне түгеп калдым.
 
Раиф хезмәт итеп кайтканда минем әле укуымны тәмамламаган иде. Шул ук көнне яныма килде. Аның «кәефләнгәнен» шунда ук сиздем.
 
Көннәр, айлар узды. Мин укуымны тәмамлап, район үзәгендәге хастаханәгә эшкә урнаштым, ә Раифның кайтканына шактый булса да, эшкә урнашмыйча, өй тирәләрендә, чакырган кешеләргә барып, «тамак төбен чылатып», төрле эшләрен эшләп йөрде. Мин аңа әйткәләп карасам да, ул эчүен ташламады. Көзләр җитеп, басудагы, бакчадагы уңышлар җыелып беткәч, Раиф өйләнү турында сүз кузгатты. Мин: «Азрак көтик, без тормыш кору өчен яшьрәк», – дисәм дә, ул кызулатты. Кызулатуының сәбәбе шул: уллары аракы эчеп «бозылып беткәнче», Раифның әти-әниләренең безне тизрәк кавыштырасылары килгән. Үз әти-әнием: «Әллә кияүгә чыгуны кичектереп торасыңмы соң, кызым?» – дип әйтеп карады. Мин бер-беребезне яшьтән белгәнлектән, гел бергә диярлек булганлыктан, икебезне бербөтен диеп уйладым. Никах укытып, Раифларда яши башладык. Аның армиядән соң бик нык үзгәргәнен сизә идем инде анысы. Әллә сагынуым көчле булганмы, әллә күрергә теләмәдемме, сизенсәм дә, әллә ни игътибарга алмадым. Мин хастаханәдә эшләдем, ә Раиф төзелеш эшләрендә йөрде. Эшләсә, кулына акча әйбәт керә иде аның, ләкин эшенең авырлыгына сылтап, күпчелек көннәрне әйбәт үк «кызмача» кайта иде. Безнең ике арада яшерен сөйләшә торган сүзебез юк иде, шуңа да андый көннәрендә яки иртән-иртүк эчмәскә кирәклеген колагына «тукый» идем. Аңа минем әйтүем әллә бар, әллә юк иде. Кисәк-кисәк салмыш вакытларында миңа кул күтәргәли башлады, ә үзе авызын ера иде: «Малай вакытта мине күп кыйнап керттең, шуның өчен болар», – дия иде. Ә икенче көнне: «Миңа кул күтәрдең», – дисәң, хәтерләми, гафу үтенә иде. Гафу итмичә нишлисең инде. Берсендә шулай күз кырыйларым каралып чыккач, аерылышу турында сүз кузгалттым. Ул вакытта балабыз юк иде әле. Елый-елый гафу үтенде. Уйлашып, бала алып кайтырга булдык. Раифым бәлки эчүеннән туктар диеп уйладым. Кызыбыз туды, ә ул, киресенчә, күбрәк эчә башлады. Иптәшләре белән кызыбызны атна-ун көнләп «юып» йөрделәр. Ә мин аны һаман да оялтырга теләдем. Үземдә дә гаеп зур, катырак әйтәсе, корырак торасы булган. Ул бит инде әти-әни, апа-абыйлар сүзен тыңлый торган бала-чага түгел иде. Ә аракы аны баткаклыкка тирәнрәк сөйрәде. Ул элекке кебек, иртән торгач чәй эчеп, ашап эшкә чыгып китә алмый башлады. Кайбер көннәрне уятып-уятып та торгызып булмады аны. Бу аракы чире иде. Эшкә бара алмагач, иптәшләре дә санламый башлады. Менә шулай итеп гаиләне тарту бер минем өскә калды. Җитмәсә бар булган акчаларыбызны җыеп, кредитка чумып, ике гаиләгә салынган йортның бер ягын сатып алган булган идек. Ул торакның игелеген күрергә насыйп булмады, чөнки Раифның салган вакыты булса, безне куып чыгара иде. Мин ике якның әти-әниләре белән дә киңәшләшеп карадым, алар да нәрсә дисеннәр инде, ир белән хатын арасына кысыласылары килмәде. Атнаның бер көнен үз йортыбызда куна алсак, бик әйбәт иде инде. Кызыбыз үсеп килә, күреп үсә бит.
 
Кеше шундый чиккә барып җитә икән, кайбер көннәрне миңа кул күтәрсә, әйтә идем: «Синең булуыңнан булмавың хәерлерәк. Син дә ир заты диеп аталасың», – диеп. Ә аңа нәрсә, иртән-иртүк эзләнеп чыгып китә дә, йә көндезен, йә кичен чак-чак кайтып ава яки кайтарып ыргыталар. Без кызым белән ул йоклаганда тавышланмаска, сөйләшмәскә тырыша идек. Әгәр дә уянса, миңа йодрык эләгә, кызым куркудан елый башлый.
 
Раиф кисәк-кисәк үз алдына кемнәр беләндер сөйләшеп йөри башлады, берничә мәртәбә өйдә янгын чыгара язды. Күршеләребез генә күреп сүндереп калдылар. Күршеләргә дә тынычлык юк. Алар эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә куша, ләкин ничек үз кулларым белән Раифны полициягә тапшырыйм? Дуласа, авырдан тынычлана. Менә шулай итеп Раифым күз алдымда упкынга тәгәрәде, ә мин, күрә торып, берничек тә булыша алмадым. Шуннан, уйландым да, кызымны алып, бер ун көнгә эштән ял сорап, Раифны тормыш кочагына берүзен калдырып, китеп бардык без бик ерак булмаган бер шифаханәгә. Анда киткәнне әнием генә белә иде. Килешенгәнчә, ул моны сер итеп сакларга, алай-болай Раиф сораса, синнән аерылып киттеләр, дияргә тиеш иде. Шулай ук әнием Раифка күз-колак булырга сүз бирде. Минем планым бик гади: шушы юл белән иремне аракыдан ваз кичтерү иде.
 
Без китеп өч көн узгач, чыннан да, Раиф әниемнәргә килеп, безне эзләп йөргән. Үзе һаман да исерек, ә үзе елый иде, диеп сөйләде әни. Ә тагын берничә көннән ул үзенең әти-әнисе белән килгән һәм картлар барында мин кызым белән кире кайтсам, башка авызга грамм да аракы алмас идем, диеп ант иткән. Аракыдан нинди дә булса хастаханәгә барып дәваланырга теләге булуын белдергән. Шуларны безгә хәбәр иткәч, без кызым белән ял итеп бетермичә дә кайттык инде. Мин кечкенәдән Раифны белгәч, аңа бик ышанам. Менә шуңа да, икебез дә кешеләрдән оялсак та, киләчәгебез өчен диеп табибка килдек. Кая барырга кушса да, бергә барып, Раифка дәва алып кайтыр идек», – диеп тәмамлады ул сүзен.
 
Авыр тормыш юлы узып та бирешмәгән, үз киләчәкләре, балалары киләчәге өчен көрәшүче бу хатынга сокланып карадым. Әйе, сокланырлыгы бар иде аның. Ирем аракы эчә диеп, ул аны бу чире белән күзгә-күз үзен генә калдырмаган. Нинди авыр чир белән көрәшәчәген ул бик яхшы аңлый. Раифка сүз кушып карасам да, җавап кайтармады. Күзләрен яшерә, ояла иде. Ә ояла белү кешенең вөҗданын югалтмавын, киләчәккә өмете булуын күрсәтә. Бу ир-ат, оялса да, иң авыр беренче адымын ясаган. Мин аларга бу чирдән котылып, яшь вакытларында ничек бәхетле булганнар, кабат шулай бәхетле яшәүләрен теләдем. Өмет булгач, теләкнең үтәлүен юрап, яңадан бер сөйләшеп утырып булмас микән диеп, телефон номерларын сорап алдым.
 
Бу ир белән хатын истән чыкмады минем. Теге очрашудан соң бер ел булды дигән көннәрне, түзмәдем, телефоннан хәбәрләшеп карарга булдым. Наилә ханым мине үзләренә кунакка чакырды. Алар яши торган авыл бездән ун чакрым гына ераклыкта икән. Мин аларның өйләрен эзләп тапканда кич җитеп, көтү кайткан иде инде. Без күптәнге танышлар шикелле кочаклашып исәнләштек.
 
Ул көнге очрашудан соң табиб аларга башкаладагы хастаханәгә юллама биргән. Раиф ике атна шунда дәвалану курслары узган, ә Наилә аның яныннан бер адым да читкә китмичә, саклап, ярдәм иткән. Аннан кайткач та саклаган, гел ярдәм кулы сузган. Үзләренең әйтүләре буенча, аракы чиреннән котылу бик авыр булган билгеле. Үзенең кыскычларыннан тиз генә җибәрергә теләмәгән. Ә хәзерге көндә алар бәхетле гаилә булып яшәп яталар. Шатлыкларының иге-чиге күренми. Тагын бәби көтәләр икән. Ә Раиф үзенең аракы сөреме белән үткән гомерен жәлләп, беркемнең дә бу чир белән авырмавын теләде. Аны кеше үзе сатып ала. Ә котылуы бик авыр.
 
Раифның чирне җиңүендә Наиләнең дә ярдәме зур булган. Чыннан да хатын-кызның гаиләдәге, тормыштагы роле бик зур шул. Теләге булгач, яраткач, нинди авырлыкларга да бирешмичә, газиз кешеләреннән өметләрен өзми алар.
 
Муса АБДУЛЛИН,
 
Саба районы, Байлар Сабасы, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»